поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.05.2017 Мәдәният

Пашатта «Бишек туе» узды

Авылларда мәктәпләр, бакчалар ябылган чорда милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телне саклау мәсьәләсе бигрәк кискенләшә бара, чөнки бу бәяләрне кешедә бала чактан тәрбияләсәң, мәхәббәт уятсаң гына, ул аларны гомер буе онытмас дигән өмет бар. Менә шуларны истә тотып, Пашат башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында милли тәрбиягә зур әһәмият бирелә, барлык мәдәни чаралар милли төсмер белән ана телендә уздырыла.

Үткән атнада биредә татар халкының иң матур йолаларының берсе булган “Бишек туе”н күрсәттеләр. Мәктәп мөдире Сәрия ханым Аймалетдинова өлкә делега¬циясе составында апрельдә Казан¬да узган татар хатын-кызларының V Бөтендөнья форумында булып кайт¬кан иде. Форум программасы кы¬саларында Яшел Үзән шәһәренең бер балалар бакчасында “Бишек туе” йоласын күрсәттеләр. Сәрия Сайрулловна шунда ук: “Без дә, һичшиксез, бу чараны уздырачак¬быз”, - диде һәм сүзендә торды – бакча коллективы белән бергәләп һәм районара “Ак калфак” оешма¬сы ярдәмендә искиткеч матур һәм эчтәлекле чара әзерләделәр.

Бу бәйрәмгә Кызыл Октябрь рай¬он администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә методистлар, бакча мөдирләре кил¬де, Сергач, Пильна районнарының да кайбер татар авылларыннан бакча мөдирләре чакырылган иде.

Матур итеп бизәлгән бүлмәдә әти-әниләр эшләгән бишекләр, милли ашлардан төзелгән само¬варлы өстәл урнаштырылган. Ча¬раны Сәрия искиткеч матур, моңлы тавышы белән бишек җырын баш¬карудан башлады. Аннары яшь әни ролен башкаручы, тәрбияче ярдәмчесе Әминә Үмәрова бала¬сын бишектә тирбәтеп йоклатты. Аны әни булуы белән котларга Әби (тәрбияче Гүзәл Алиәкбәрова) белән Бабай (Абдулла Алиәкбәров) килделәр, догалар кылып теләкләр теләделәр. Балага Сөләйман дигән чын мөселман исеме бирелүе дә аларны шатландырды. Чараның бу мизгеле шулай ук зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки бүген мода ар¬тыннан куып, балаларына бернинди мәгънәгә ия булмаган ни татар, ни урыс исемнәре бирүчеләр байтак.

Элек-электән бәби тугач, аны карарга күрше-күлән балалары йөри булган. Шуны искә төшереп, биредә дә бер төркем балалар килеп, нәнигә матур теләкләр теләделәр, бүләкләр бирделәр, бишек җыры җырладылар. Анна¬ры инде алмайлар килеп котла¬дылар һәм бүләкләрен тапшыр¬дылар. Әлбәттә, болар барысы да матур итеп сәхнәләштерелгән формада күрсәтелде. Ахырда мәктәп, бакча һәм җирле мәдәният йорты хезмәткәрләреннән торган “Пашатбикә” төркеме һәм мәктәп-бакча балалары составындагы “Шатыр-ботыр” төркеме башкару¬ындагы “Тал бишек” музыкаль ком¬позициясе искиткеч матур, дулкын¬ландыргыч күренеш булды.

Биредә барлык чаралар зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә уздырыла, бу юлы да шулай бул-ды – балаларның, “Пашатбикә” төркеменең уйнавы сокландыр¬гыч иде, ә инде төп рольләрнең берсе булган Әби ролен Гүзәл Алиәкбәрова, һәрвакыттагыча, чын артистларча башкарды. Әлфия Хайдаровна, район мәгариф комитетының бакчалар буенча белгече Равилә Каюмова, район методберләшмә җитәкчесе, Салган балалар бакчасы мөдире Надежда Емелина, “Җәясу” районара фоль¬клор фестивале җитәкчесе Тәнзилә Паламарчук бу чарага югары бәя биреп, аның мөһим тәрбияви ролен билгеләп үттеләр.

“Бишек туе” коллектив әзерләгән милли ашлардан төзелгән чәй та¬быны артында җылы аралашу, фи¬кер алышу белән тәмамланды.

Бу бакча-мәктәп коллекти¬вы бердәм булып эшләгәнгә, нәтиҗәләре дә югары, барлык уздырылган чаралары да ма¬тур, район чараларында да алар һәрчак беренче сафта. Алда да шу¬лай бер сүздә, бер киңәштә булып, бергәләшеп эшләргә язсын, укыту-тәрбия йорты ябылмасын иде.


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 26.05.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»