поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
13.12.2009 Җәмгыять

МӘЧЕТ САТАМ, КЕМ АЛА?

Моннан егерме ел элек Мәскәү эшкуары Фәиз Гыйльманов үзенең туган авылы Мәдинәдә (Түбән Новгород өлкәсе) гүзәл бер мәчет салдырган иде. Төзелеш өчен хәтта үзенең өр-яңа «Мерседес»ын сатып җибәргән, диделәр. Эшкуарның әнисе Рәшидә исемен йөртүче әлеге Аллаһ йорты кабатланмас архитектурасы белән үзенчәлекле. Ул биш таҗлы чәчкәне хәтерләтә. Бу вакыйга турында заманында хәтта Влад Листьев та «Караш» («Взгляд») тапшыруына сюжет төшергән булган. Менә шул мәчет декабрь башында аукционга куелды. Конкурс шартына сатып алучының объекттан файдалану кагыйдәләрен үтәргә тиешлеге турында да язылган. Лотның бәясе – 602,38 млн сум.

Бары тик изге ниятне генә күздә тотып төзелгән бина ничек бу язмышка тарыган соң? Фәиз Гыйльманов мәчетне «Мәдинә» ачык акционерлык җәмгыяте балансына тапшырган булган икән. Әлеге авыл хуҗалыгы оешмасының зур гына бурычы җыелып, узган ел ул банкротлык чигенә җиткән. Кредитлар алганда барлык мөлкәт, шул исәптән «Рәшидә» мәчете дә закладка салынган.

 

Рәсми затлар бәланең башын туксанынчы елларда мәчетләрнең беркем белән дә килештерелеп төзелмәвендә, кайбер мәчетләрнең Диния нәзарәте балансында булмавында күрәләр. 

 

Шушы хәл сискәндереп җибәрде әле. Бездә дә бит авыл саен мәчет төзелә хәзер, Казанда гына да аларның саны кырыктан артык. Мәчетләргә гыйбадәт йорты булудан бигрәк керем чыганагы итеп караучылар дин әһелләре арасында да хәттин ашкан, диләр. Соңгы араларда «фәлән мәчетне хәзрәт үз карамагына алган икән, төгән мәдрәсәне абыстай исеменә яздырган» дигән имеш-мимешләр дә йөри. Заманында бөтен ил белән торгызылган, халык акчасына төзелгән мәчетләребез «Рәшидә» язмышына дучар булмасмы? Алар кем балансында тора? Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте юристы Назыйм ГАЙНЕТДИНОВтан  шушы сорауларга җавап бирүен үтендек.

 

– Әгәр мәчет шәхси милек саналса, куркыныч бар, әлбәттә. Әмма безнең республикада мондый мәчетләр санаулы гына. Хәтерем ялгышмаса, Нурлат һәм тагын берничә районда гына бар. Калган мәчетләрнең күпчелеге мәхәллә милке булып санала. «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында»гы 125 нче федераль закон буенча мәчетләр мәхәлләләргә бушлай бирелергә яки түләүсез файдалануга тапшырылырга тиеш. Һәм бу очракта шушы ук закон буенча дини максаттагы милеккә (мәчетләргә, чиркәүләргә) арест салына  алмый.

 

Миңа еш кына башка мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, бер кеше үзенең җир кишәрлегендә авылдашлары ризалыгы белән мәчет төзетергә уйлый. Ул аны берүзе генә салмый бит инде, аңа бөтен авыл булыша. Ә мәчет шәхси кешенең җир кишәрлегендә кала бирә. Бу, әлбәттә, явыз нияттән чыгып эшләнми. Коммуналь хезмәтләргә түләүләргә ташлама алыр өчен кайберәүләр аңлы рәвештә мәчетне хосусый милек итеп калдырырга телиләр, бары шул гына. Бу очракта утка, суга, газга һ.б. түләүләр өчен тарифлар физик затларныкы кебек була. Әмма ел азагында яки бер елдан соң үзләрен бик зур җир салымы һәм бина өчен салым көтеп торганын алар аңлап җиткермиләр. Әгәр дә шул ук җир кишәрлеге һәм анда салынган мәчет дини оешма милке булып санала икән, Салым кодексы буенча алар бу төр салымнардан азат ителәләр. Мөлкәт тә югарыда телгә алынган федераль закон белән яклана. Коммуналь түләүләргә тарифлар, әйткәнемчә, юридик затныкы  кебек була. 

 

Мәчет төзергә җыенучыларга шуны киңәш итеп әйтәсе килә: теркәлү узып, мәхәллә исеменә документлар алуга җир кишәрлеген һәм бинаны мәхәллә милке итеп рәсмиләштерү хәерле булыр.

 

– Сез әңгәмә башында, республикада мәхәллә карамагында булмаган мәчетләр дә бар, дигән идегез. Димәк, аларның да язмышы куркыныч астына куелырга мөмкин булып чыга.

 

– Бездә авыл җирлеге балансындагы мәчетләр бар. Әмма алар котчыкмалы бурычларга батар дип уйламыйм мин. Бу уңайдан бер вакыйга искә төште. Моннан алты ел элек кайсыдыр районнан бер авыл хуҗалыгы предприятиесе безгә фәлән миллион сумга мәчет сатып алырга тәкъдим иткән иде. Без аңа гыйбадәт кылу биналары – мәчетләр дини оешмаларга бушлай бирелә дип җавап  хаты яздык.

 

Ә «Рәшидә» мәчетенә әйләнеп кайтсак, болай килеп чыгуы бик кызганыч, әлбәттә, аны сатып алучы табылыр дип уйламыйм


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»