поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
12.12.2009 Җәмгыять

КЫШ БАБАЙГА ХАТ

Хөрмәтле Кыш бабай!

Халык арасында, Сезнең мөмкинлекләрегез бик зур, дигән сүзләр йөри. Шул дәрәҗәдә зур икән, Сезне хәтта бу илдә өченче иң зур кеше дип тә әйтергә мөмкин. Әмма ни кадәр генә көтсәм дә, телевизордан бер генә дә юлламагыз күренмәде. Югыйсә: "Бөтен нәрсә яхшы булырга тиеш, начар нәрсәләргә урын калмасын!" – дип берәр тантаналы чыгыш ясасагыз, үзегезгә хөрмәт вә соклану бермә-бер артыр иде.

 

Турыдан-туры эфирда дүрт сәгать дәвамында ватандашларыгыз белән аралашу турында да уйлап карагыз. "Туры элемтә" эшләүнең берние дә юк бит аның. Бирелергә тиешле сорауларны кар бабайларыгыз, куяннарыгыз, башка ярдәмчеләрегез өләшеп кенә чыксын. Ә җавапларын Сез инде белгән буласыз. Үз эшегезне зурлап күрсәтә белмәсәгез, халыктан ераклашу куркынычы бар, ягъни рейтинг төшүне көт тә тор. Матбугат хезмәтегез эшләп бетермиме, әллә үзегезне гел шушы җылы урында гына утырырмын дип уйлыйсызмы? Халык арасында абруем зур дип үзегезне үзегез алдалыйсызмы?

 

Сезгә ышанычыбыз бик зур, әлбәттә. Тагын бер срокка Кыш бабай булып калуыгызга да каршы түгелбез. Ләкин хәзер законы шундый: язмышыгызны халык түгел, ә халык партиясе хәл итә. Без бары тик аның өчен тавыш кына бирәбез, ә калган бөтен мәшәкатьләрне халык партиясе үз өстенә ала, рәхмәт төшкере.

 

Мәсәлән, Сезгә, Кыш бабай, вәкаләтләрегез чыкты, дип әйтсәләр, Сезнең урынга кем буласын без түгел, ә "Илдә беренче иң зур кеше" һәм "Илдә икенче иң зур кеше" хәл итә. Итсеннәр. Алар аның өчен акча ала бит, без түгел. Үз эшләрен үзләре эшләсеннәр, безне генә бимазалап тормасыннар.

 

Халык партиясенә аеруча зур рәхмәт. Беләсезме, Кыш бабай, вәкаләтләрегез чыкканчы өч ай алдан халык партиясе Сезнең урында эшләрлек өч кандидатны күрсәтергә тиеш. Бу өчлекне сайлаганда да халык партиясе: "Сезгә кемнәр кирәк соң?" – дип халыкка ахмак сораулар биреп, киңәшләшеп тормый. Үзебезгә кем кирәген без каян белик инде, иеме Кыш бабай? Үзләренә кем кирәк, шуларны билгеләсеннәр. Без аларны шуның өчен сайладык та бит инде. Безне бу авыр эшкә катнаштырмасыннар.

 

Аның каравы хәзер бик кызык заманнар җитте. Безнең белән кем идарә итәр дип фараз кылабыз, баш ватабыз. "Мин хәзер нәрсә турында уйлыйм?" уенындагы кебек, җавапны табарга тырышабыз. "Тегесе булырдыр шәт", "тегесе дә сайланырга мөмкин бит" дип гөманлыйбыз, бәхәсләшәбез. Тормыш нәкъ сериалдагыча – иртәгә күрсәтеләчәк сериядә нәрсә буласын бүген белмибез. Ә халык партиясе, безгә кызык булсын дип, дәшми, сер саклый, рәхмәт төшкере. Әллә сериалның сценариен алар үзләре язмаганга күрә дәшмиләрме? Без берни дә белмибез, шуның белән бик бәхетле.

 

Кыскасы, синең, Кыш бабай, киләсе елда да Кыш бабай булып, балаларны сөендереп, бүләкләр өләшеп йөриячәгеңә ышаныч элеккечә зур түгел. Инде югарыда аңлатканымча, халык сине яратса да, сине якларлык хәлдә түгел. Үз-үзеңә пиар ясап, мактатып та йөрмисең. Җитмәсә, халык партиясенә дә әгъза булып кермәгәнсең.

 

Уйла, Кыш бабай, уйла!

 

P.S. Үзегезгә мөрәҗәгать итүчеләрне беркайчан да буш калдырмыйсыз дип беләм. Яңа елда безгә карлы кыш китер, дип сорамакчы идем үзегездән. Илдә иң зур ике кешегә мөрәҗәгать итүнең барыбер мәгънәсе булмас, шуңа күрә Сезгә генә хат язуым.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 249 | 12.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»