|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2008 Матбугат
ФЛЮРА НИЗАМОВАГА БҮГЕН 55!Бәйрәмнәр белән буталып сизми дә калганбыз: хезмәттәшебез Флюра Низамованың туган көне килеп тә җиткән икән. Хәер, туган көннәр ел да шулай эш, төрле мәшәкатьләр белән узып та китә ул, әмма монысы игътибардан читтә кала торган түгел. Бүген 6 май көнне Флюра Низамова ике бишле иясе булды, ягъни аңа 55 яшь тулды. Хатын-кызның яшен сорамыйлар дисәләр дә, Флюрабыз яшен яшереп торучылардан түгел. Гомумән, ул бернәрсәне дә яшерми, ни уйлаганын турыдан ярып сала, шикләнми-нитми һәрнәрсәгә үз фикерен әйтә. Ярата икән – ярата, яратмый икән, кешегә ярар өчен генә, аның белән төчеләнеп тормый. Әмма күңеленә хуш килсәң, сиңа якты караш, тәмле чәй, урыс әйтмешли, “обеспечены”. Эштә дә шулай Флюра апа: теләсә эшли, телмәсә, ярылып үлсәң дә, селкенми. Аың эшкә килүе үзе бер вакыйга. Ул “иртән-иртүк”, сәгать 8-9 ларда йокысыннан торып, ашыга-ашыга нәшрияткә килеп җиткәнче төшке аш вакыты җитә. Сүз уңаеннан, элегрәк хезмәттәшебез үзен үзенә ярату җитмәүдә гаепли иде. Ул, үзе әйтмешли, бу кимчелекне төзәтте: үзен-үзе ярата башлады, үзенә иътибар артты. Хәзер аның өендә бер генә мәчесе дә юк! ...Шуңа күрә ул хәзер иртән өендә бер кәстрүл ризык пешереп, эшкә килешли урам эт-мәчеләрен сыйлый. Эшкә килеп җиткәч үзе тамак ягын кайгырта, салатлар ясап ашый, чәй пешерә, бүлмәдән-бүлмәгә йөреп өчпочмак, пирог кебек камыр ризыкларыннан авыз иттерә. Ул арада вакыт инде 3-4ләр тирәсе җиткән була. Шуннан соң эшкә керешсәң дә була. Ә юк, әле безгә, ягъни бер кабинетта утыручы Эльза Хамматова белән миңа кичә кич яки бүген иртән булган берәр вакыйга сөйләнми, бүгенге сәяси вәзгыятькә бәя бирелми, артык күп пассажир төягән автобус йөртүчесе сүгелми, кичә юл уңаеннан кибеткә кереп алынган яңа кием белән мактанылмый калган икән бит. Ул хикәятләрне тыңларга күрше бүлмә кызлары да җыела... Ә инде ул эшкә керешсә... Хәер, бу хакта сөйләп торырга да кирәкми, Флюра Низамова, Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева исемнәре үзе үк ияләре турында сөйләп тора. Аның эше – сезнең күз алдында. Мактанып әйтү түгел, әмма мәдәният турында Зөләйха Кыдашева, ә бу инде “Татарстан яшьләре” дигән сүз, кебек тәмләп, тәсфилләп язучы тагын кем бар икән?! Чөнки бу тема аның үзенә якын, аны бит Казанга нәкъ менә сәхнә, ә төгәлрәк әйткәндә Илһам Шакиров тартып китергән. Илһам абыйга гашыйк булып йөргәннәрен, 1974 елда булган беренче очрашуда ук аны “Җәй айлары” җырын бозып җырлауда җиңелчә генә тәнкыйтҗләп алуын Флюра апа хәзер сагыну катыш шаяру белән искә ала. Үзенең барыбер татар башкаласына китәсен, мәдәният дөньясында кайнаячагын сизә торып, мәктәптән соң Уфа нефть институтына барып кергән еллары, мәктәптә гел “5”легә генә укыган кызның беренче “3”лесен алуы, матди бөтенлек, яхшы эш вәгүдә итеп торган һөнәр бирүче уку йортын икенче курстан соң ташлап китеп, Чаллы төзелешенә барып керүләре, Казан дәүләт университетында укый йөргән еллар, “Татарстан яшьләре”ндә эшли башлаган, Гадел Низам (иҗади псевдоним) исемле ир-атны эзләп килүчеләрнең Флюра исемле чибәр туташка юлыгулары -- шулай ук еламеп искә ала торган хатирәләр генә. Сәхнә тоткан, җыр-моң белән Русияне айкаган, радиодан җырчы Флюра Низамова җырлары төшми әйләнгән вакытлар да үткәндә калган инде. Флюра апа җай чыкканда бүген дә җырлый, ә инде редакөия бәйрәмнәре Кырым татар, халык җырлары яңгыравыннан башка үтми. Шулай ук бездә ул шигырь багышламаган бер генә хезмәткәр дә юк. Аларны ул эшкә килешли автобуста яза. Хатлары да шулай ук автобуста эшкәртә. Кайбер көннәрдә эшкә илеп җиткәнче берәр тозлы-борычлы, үтемле мәкаләсе дә әзер була. Шулай ук юлда туган әйбер ул. Чөнки аңа махсус эш урыннары, заманча компьютерлар кирәкми. Күңелдән түгелә башлаган әйбер вакыт та, урын да көтеп тормый. Ә ул күңелдән түгелеп ташка басылганнары... Бу вакыт эчендә күңел дөньясында кунак булып киткән күпме вакыйга мәкаләгә әйләнгән, күпме хис шигырь юлларына тезелгән, моң булып дөньяга чәчелгән... Менә шулай итеп, вакыт 55 яшьне дә суккан. Бүген бездә бәйрәм. Сез бу юлларны укыганда без “Татарстан яшьләре”нең визит карточкасы саналган хезмәттәшебезгә изге теләкләребезне юллый торган булырбыз. Сез дә безгә кушылыгыз!
Гөлнара САБИРОВА |
Иң күп укылган
|