поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.05.2017 Әдәбият

“Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк!” дигән кешегә Эльмира Җәлилова үз җавабын бирде

Шушы көннәрдә Эльмира Җәлилованың инстаграм битендә сәер сүзләр пәйда булды. Кемдер аңа “Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк”, дип әйткән, булса кирәк. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен “Матбугат.ру” хәбәрчесе Эльмираның үзенә мөрәҗәгать итте.

Инстаграмда болай дип язылган иде:
 
 “Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк!" – дигән сүзгә ни диим?!. Шушы көнгәчә минем үземне язучы дип игълан иткәнем булдымы?! Остазым, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф ага Гаташ инде ничәмә-ничә тапкыр язучылар берлегенә керергә өндәсә дә... Җаным берләшмәләргә берләшү дауламый! Дөресен-ялганын бергә укмаштырып, үзара чиратка салып алынган берәр премиягә дәгъвә кылдыммы әллә?!. Үзен татар язучысы дип санаганнар әйткән әлеге сүзгә мин битараф калырга тиештер, беләм. Акыл аңлый. Тик минем ул язучыларның татар әдәбиятының барлыгын исбатлавын сорыйсым килә. Телләре матур, җаннары тулы иҗат булган язучыларыбыз заманннан бик еракта калуларын аңламау сәбәпле үсеп килүче буынга тәкъдим итәрлек әдәби әсәрләребез юк икәнен тануларына өметләнмим...”   
 
Эльмира Җәлилова “Матбугат.ру” хәбәрчесенә менә нәрсә диде:
 
 - Кем икәнен әйтәсем килми, аннары гайбәткә китә,  ләкин танышларым аша шушы сүзләр килеп иреште. Ни өчен шулай дип әйткән, нигә? Бу турыда әллә ни уйланмыйм, димәк үз сәбәпләре булган. Тик мин җавап буларак үз сүземне әйтергә кирәк дип таптым. Беркайчан да “Мин – шагыйрь!” дип, күкрәк сугып йөргәнем булмады, китапларым алай күп түгел дип, язучылар берлегенә керүдән дә баш тарттым. Мин тыныч кына җаныма тулганны, үзем тойганны язам. Бәлки күбрәк үз әрнүләремне, үз кичерешләремне тасвирлыймдыр, таныйм. Олы буын язучылар арасындагы мөнәсәбәтне бик аңлап җиткермим. Әмма шуны әйтә алам, без яшь язучылар бер-беребезнең уңышлары өчен, киресенчә, сөенеп торабыз, ярдәмләшеп яшибез.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»