поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.05.2017 Ана теле

«Ана теле»: филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамов «Матбугат.ру»да кызыклы һәм актуаль рубрика башлап җибәрә

Редакциябезгә тел белгече, олуг галим Илдар Мәлик улы Низамов мөрәҗәгать итте. Бүгенге татар телендә еш очрый торган хаталарга ул битараф кала алмый. «Матбугат.ру»да «Ана теле» дигән махсус сәхифә эшләргә тәкъдим итте.

Илдар абый сайтыбыз өчен даими рәвештә язмалар бирергә ниятли. Аларның һәркайсы берәр мәcьәләгә багышланачак. Әйтик, "кайда" һәм "кая" сүзләрен бутауга. Хаталарны ул телевидение һәм радио эфирыннан, басма матбугаттан, интернеттан таба. «Матбугат.ру» да ялгышлардан хали түгел. Илдар абыйга үзебезнең сайттан да хаталар табарга "заказ" бирдек. Әгәр дә сезнең дә теге яки бу сүзгә, әйтемгә карата сорауларыгыз булса, бик теләп филология фәннәре докторыннан шәрехләү алырбыз. Безгә языгыз: matbugat@mail.ru (Илдар Низамовка). Ә әлегә беренче язманы тәкъдим итәбез.

“Ана теле”. Бер сүзгә бер кәлимә.

Тукайга тимәгез! 
 
17 май көнне (2017 ел) Яңа гасыр каналының “Башваткыч” тапшыруында КФУ ның студент кызы Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйләде. Әйе, әйе, китапка карамыйча, яттан, саф татарча, хисләнеп, тәэсирле сөйләде. Рәхмәт! Тик Тукайның “кая барсаң” дигән сүзен “кайда барсаң” дип мәгънә хатасы белән әйтте.
 
Бу һәркайсы мөстәкыйль мәгънәле ике сүзне сөйләмдә  бутау соңгы елларда гомумсөйләм хатасына әверелеп бара. Бигрәк тә зыялыларга, хәтта татар телендә эш йөртүче сәнгать әһелләре, язучылар, укытучылар, җурналистлар, гуманитар юнәлештә белем алучы студентларга хас кимчелек.
 
Әлеге очракта бәлә икеләтә хәвефлерәк саналырга тиеш: ни кызганыч, хатаны искәртүче,  төзәтүче булмады! Ә бит тамашада аны төзәтергә тиешле затлар иде: авыл мәктәпләреннән килгән, университетның үзенең укытучылары, тапшыруны оештыручы, аны алып баручы җурналистлар татар телен, сөйләм нормаларын төгәл үтәргә тиешле иҗатчылар иде. Башваткыч – үзе үк ана теле дәресе бурычларын үти торган чара түгелме соң?!
 
Бу каза янә бер фаҗигаи уйлануга сәбәп булды: шушы ук каналның “Манзара” тапшыруында язучы Батулланың сөйләм кимчелекләрен искәртә торган чыгышларының берсе атна-ун көн генә элек нәкъ шушы хата турында булган иде. Кая белән кайданы бутамау өчен уңай үрнәк-мисал итеп ул нәкъ менә Тукайның шушы шигыреннән әлеге юлны китергән иде. 
 
Телебезне саклау, аны тулырак куллану, дөрес сөйләшү хакында сүз боткасы пешереп тә аны беркем ашамавына борчулы, хәвефле мисал нәкъ шушы инде ул!
 
Илдар Низамов, 
филология фәннәре докторы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»