поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.12.2009 Могҗиза

БҮГЕН – ХЫЯЛ, ИРТӘГӘ – ЧЫНБАРЛЫК

Үлемсезлек өчен бүләк

 

Узып баручы елның иң әһәмиятле фәнни ачышы – ул да булса күзәнәкләрнең картаюы өчен җавап бирүче һәм кешенең "биологик сәгатьләренә", теломерларга (ДНК күзәнәкләренең хромосомалар очында урнашкан өлеше) йогынты ясаучы "P16" дигән генны ачыклау. Теломер дигәне теләсә нинди җан иясенең тормышында аеруча зур роль уйный. Эш шунда: күзәнәк бүленгән саен теломер кыскарганнан-кыскара. Һәм ул кыскаруның соңгы чигенә килеп җиткәч, күзәнәкнең үлеменә китерүче механизм эшкә җигелә дә (күзәнәктә) организм "таркала" башлый. Теломерларның кыскару механизмын ачкан өчен быел хәтта өч галимгә Нобель премиясе дә бирелгән. Менә хәзер белгечләр зарыгып көтелгән "яшьлек эликсиры"н уйлап табуга керешмәкче булып йөри.

 

Галимнәр киләсе 2010 елда нанороботлар ярдәмендә "P16" гены эшенә "киртә куеп", әлеге операциянең күзәнәк гомерен озайту-озайтмавын һәм теломерларның кыскару тизлегенә "аяк чалу-чалмавын" белергә ниятли. Бу эш барып чыккан тәкъдирдә бүгенге буын кешеләренең бик озын гомерлегә әйләнү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, ди.

 

Моннан тыш 2010 елда кешенең беренче клоны да пәйда булырга мөмкин әле. Әлеге күренекле вакыйганың Австралиядә булуы көтелә. Биредә экстракорпораль орлыкландыру ("пробирка" балалары) белән шөгыльләнүче бер компаниягә 2008 елда дөньяда беренче тапкыр кеше клоны булдыруга лицензия бирелгән.

 

Боларның, бик зур өметләр баглау мөмкинлеге бирсә дә, барыбер ничектер ышанычсызрак фараз булуы белән килешәсездер, мөгаен. Кешелеккә даһилар яңа елда чынбарлыкка якынрак торучы нәрсәләр бүләк итәчәк? Алар үзләренең фәнни лабораторияләрендә нәрсәләрне үстерәчәк дисезме?

 

Яңа йөрәк

 

Галимнәр ышандыруынча, авыруларның күкрәк читлегенә урнаштырылып, кан­ны йөрәктән тамырларга куучы баш бармак зурлыгындагы ясалма йөрәкнең кирәге бетәчәк. Бу җайланма бик уңайсыз, чөнки зур гына тышкы аккумулятордан, дүрт сәгать узган саен, "зарядка" сорап тора ул.

 

Нинди яңалык пәйда булачак? Франция галимнәре асылда мөстәкыйль эшли торган ясалма йөрәк уйлап тапкан. Әлеге яңа җайланма чын йөрәк кебек үк диярлек тибә, ди. Ясалма йөрәк, авыруның нәрсә эшләвенә бәйле рәвештә йөрәк ритмын һәм кан йөрешен җайга салу өчен, моңа кадәр идарә ителешле ракеталарда кулланылган электрон датчиклардан файдаланачак. Әйтик, авыру йөргән вакытта ритм көчәячәк, утырып яки ятып торганда кимеячәк.

 

Яңа йөрәк дуңгыз кимерчәгеннән эшләнгән тукыма белән капланачак. Бу, галимнәр раславынча, сырхауның иммун системасын тынычлыкта калдыру мөмкинлеге бирәчәк, ә иң мөһиме, тромблар хасил иттермәячәк. Галимнәр озакка сузмыйча гына җайланманың энергия белән "туклану" проблемасын да хәл итәргә җыена икән. Һәрхәлдә яңа йөрәк, искесе кебек, даими рәвештә "зарядка" сорап аптыратмаячак.

 

Аяк-куллар үстереләчәк

 

Галимнәр ышандырып әйтүенчә, ясалма аяк-куллар юкка чыгачак.

 

Нинди яңалык пәйда булачак? Американың Джорджия штаты институты инженерлары травматология өлкәсендә революция вәгъдә итә. Баксаң, алар организмның башка тукымалары – сеңерләр һәм мускулларга кушылып үсүче ясалма сөяк модельләре уйлап табуга ирешкән. Ясалма сөяк үстерүдә ген инженериясе кулланылган: полимер материал тән тиресе күзәнәкләре белән катнаштырылган. Шул рәвешле чыныннан аерып булмый торган бармак, борын-колакларның да пәйда булуы көтелә икән.

 

Эчүдән биздерәчәкләр

 

Галимнәр вәгъдә иткәнчә, эчкечелектән кодлаштыру, тән тиресе астына имплантантлар урнаштыру, эчкечелеккә каршы дарулар эчү ихтыяҗы юкка чыгачак.

 

Нинди яңалык пәйда булачак? Кешенең эчкече булып китү-китмәвен авызына хәмер алганчы ук ачыклаячаклар. Чөнки Нью-Йоркның эчкечелек институты каршындагы медицина мәктәбе галимнәре эчкечелек генын (Grm7 дип атала) тапкан. Баксаң, мондый геннары азрак булган кешеләрнең хәмер белән дуслашып китү куркынычы зуррак икән. Хәзер геннар дәрәҗәсендә шушы начар гадәткә ияләшү ихтималын ачыклау мөмкинлеге бирердәй тестлар эшләнелә. Булачак сәрхушләрне, әйтик, диспансер тикшерүе вакытында ачыклап, ген инженериясе ярдәмендә генетик "ялгышны" төзәтәчәкләр, ди.

 

Силикон күкрәкләр бетә

 

Гәүдәнең "тулып" бетмәгән өлешләренә силикон тутыру, биттәге җыерчыкларны бетерү өчен ботокс уколлары ясау тарихта калачак. Бигрәк тә гүзәл затлар арасында киң таралган мондый яшәрү ысулларының сәламәтлек өчен зыянлы булуы ачыкланган чөнки. Матурлык процедураларының кеше тәнен һәм битен ямьсезләү генә түгел, аллергия, тын кысылу һәм хәтта яман шеш авырулары китереп чыгара алуы да беленгән.

 

Нинди яңалык пәйда булачак? Британия галимнәре хатын-кыз күкрәген ничек кирәк шулай матурайтырдай һәм зурайтырдай өр-яңа технология уйлап тапкан. Аның ярдәмендә хәтта ки операция аркасында "югалтылган"күкрәк урынына яңасын да үстереп була икән.

 

Бу эшкә нибары 8 ай таләп ителә. Табиблар башта пациенттан май тукымалары ала да лабораториядә алардагы кәүсә күзәнәкләр санын арттыра. Шуннан соң пациентның тән тиресе астына кирәкле органның, әйтик, күкрәкнең "өлгесен" урнаштыра. Аннары шуңа кәүсә күзәнәкләр белән "мыжгып" торган май тутыра. Күзәнәкләрнең үрчүе нәтиҗәсендә "өлге" куышлыгы әкренләп тула.

 

Тешләр үсә

 

Озакламый ясалма тешләр һәм коронкаларның да кирәге бетәчәк.

 

Нинди яңалык пәйда булачак? Авыз куышлыгында чын мәгънәсендә яңа тешләр үстерелә башлаячак. Токио университеты галимнәренең тәүге тәҗрибәләре бик уңышлы килеп чыккан да инде. Дөрес, бу яңа технология әле тычканнарда гына кулланып каралган каралуын. Тикшеренүчеләр тычкан яралгыларыннан, яңа тешләр барлыкка китерү өчен, 50 мең кәүсә күзәнәк алган. Шуннан соң аларны берничә атна дәвамында желе рәвешендәге матдәгә салып үстергән. Нәтиҗәдә ярты миллиметр чамасы зурлыгында теш яралгысы үсеп чыккан. Тычканның суырып алынган казык теше урынына күчереп утыртканнан соң 37 көн узгач, теш уртны тишеп чыккан бит! Ә инде 50 көн узганнан соң тычкан яңа теше белән чәйнәп ашый башлаган. Киләсе елда тычкан тәҗрибәсен галимнәр инде кешедә сынап караячак икән.

 

Оча башлыйбыз

 

Транспорт "бөке"сендә" утырганда: "Эх, очып кына китсәң иде шуннан", – дип уйлап куймаган кеше, булса да, бик аздыр, мөгаен. Шушы хыялны да тормышка ашырырга әзер кешеләр табылган бит!

 

Нинди яңалык пәйда булачак? Гадәти автомобильне канатлысы алмаштырачак. Мондый машина, бүгенге гадәттән тыш җиңел самолетларга охшап, бәясе яңа "BMW"ныкыннан артмаячак (50 мең доллар чамасы). Конструкторлар, мини-самолетлардан аермалы буларак, бу аппарат салонында җылыткыч һәм магнитола урнаштырырга да вәгъдә итә. Бер тапкыр "заправка" ясаганнан соң берничә йөз километр юлны уза торган "канатлы" машиналар теләсә кайсы кырдан очып китә алачак. Кирәкле тукталышка килеп җитәрәк, очкыч-машина җиргә төшеп, соңгы чакрымнарын гадәти автомобиль юлыннан үтәчәк ди.



Ватаным Татарстан
№ 247-248 | 11.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»