Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам.
12 соток, ИЖС
Кадастровый номер
16:50:240650:256
Бәясе 3.700.000 сум
Гүзәл 89375255146
Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ)
Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Ул соңгы вакытта мөселманнарның төрлечә эзәрлекләнүенә нык борчылуын да әйтә.
"Ни генә кылынмасын, барсын да мөселманнарга китереп бәйләү – ул бер дә әйбәт эш түгел", ди Нәбирә ханым. Язучылар үзара очрашкан вакытта бу хакта гел сөйләшеп торуларын да белдерә.
Нәбирә ханым бу әсәрен моннан 30 ел элек язгач та озак кына бастыра алмаган. Бары тик 2000 елда гына китабына керткән.
"Әсәрдә Ленинга каршы сүзләр дә бар. Дини мохит белән безнең заман мохитының бәрелеше дип тә әйтеп була аны. Мәчет манарасын кискәндә мәктәп балаларын куып чыгаралар, киләчәккә карагыз, коммунизмга искелек калдыклары белән барырга тиеш түгел дигән сүзләр дә бар. Мәчеттә клуб ясыйбыз, без анда биибез дип тә әйтелгән. Миңа болай язмагыз, бу турыда әйтмәгез диючеләр дә булды. Мин заманы җиткәч басылыр дип көттем", ди Нәбирә ханым.
КФУ студентлары куйган спектакльне ул Ислам институты, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучыларның да күрүен тели.
"Әйтәсе рәхмәтләрем соңлады" спектаклендә барлыгы тугыз кеше уйный. Араларында педагог-оештыручылар һәм укытучылар да бар. Күмәк күренешләргә беренче курс студентларын чакырганнар. Репетицияләр җиде ай элек башланган.
"Өйрәнә башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр шушы спектакль белән яшәдек", ди Вагыйзь ролен башкаручы Ришат Миңнемуллин. Татар филологиясе бүлегенең дүртенче курс студенты характеры ягыннан бик юаш, әмма кирәк чакта үзенең ир-атлыгын белгертә торган егетне уйный. Спектакльдә үз хисләрен яшереп йөрүче Вагыйзь исеменнән Ришатның тамашачыга әйтәсе килгән фикере шул: "Үзеңнең яратуыңны беркайчан да яшермәскә, куркак булмаска кирәк. Татар егетләренә бигрәк тә", дип өстәп куйды ул.