поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.05.2017 Матбугат

«Тамашачы, сиңа әйтәм, дәүләт – син тыңла» – ТНВда күп балалы гаиләләргә багышланган яңа проект старт ала

Татарстанда бүген күп балалы 31 меңнән артык гаилә бар. 3 бала булса, гаилә инде күп балалы санала. Әмма ТНВ каналында 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр турында махсус проект башлап җибәрделәр. Каналның 15 еллыгы уңаеннан эшләнә бу.

Балалар гаиләләре белән Казанга кунакка киләчәкләр, экскурсияләр булачак, аша-эчү, аквапарк-фәлән һ.б. Шул ук вакытта әлеге гаиләләрнең тормышын, андагы хәлләрне дә күрсәтәчәкләр. “Бар да ал да гөл, дип күрсәтүне максат итеп куймыйбыз. Күп балалы гаиләләрдә проблемалар бик күп: cоциаль, матди мәсьәләләр, медицина ярдәме күрсәтү, торак – барысына да урын биреләчәк,” – дип сөйләде ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов бүген матбугат-конференциясенә җыелган журналистларга.

 
Проект «В объективе ТНВ – большая семья» дип атала. Аның анонслары эфирда инде бер-ике атналап бара. Бу – аерым бер тапшыру түгел. Күпбалалы гаиләләр темасы берьюлы “7 дней”, “Адымнар”, “Манзара”, “Народный будильник”, “Таяну ноктасы”, “Трибуна Нового века” кебек тапшыруларда яктыртылачак. Сентябрь-октябрь айларында проект зур телешоу белән тәмамланырга тиеш. Гадәттә, телевизион сезон сентябрьдән башлана. Проект авторлары исә җәйгә каршы зур эш башлаганнар. “Матбугат.ру” хәбәрчесе бу турыда оештыручыларга сорау бирде: “Җәйге сезонда телевизор караучылар әз булганда бу проект түбән рейтинглы булып чыкмасмы?”. Ильшат Әминовның урынбасары Мәдинә Тимерҗанова болай дип җавап бирде: “Бу рейтинг өчен эшләнелә торган проект түгел. Без рейтинг артыннан кумыйбыз”. Шунысы да бар икән, җәй айларында балаларны Казанга алып килү уңайлырак: каникул вакыты, җылы киендерәсе юк, юллар ачык.
 
Проектта ТНВ гына түгел, ә шушы өлкәгә катнашы булган дәүләт оешмалары да актив катнашачак. “Безнең проект тәмамлангач, бәлки, күп балалы гаиләләргә караган ниндидер кануннар да кабул ителер, бәлки”, - диде Илшат Юныс улы. Бу проект бер яктан тамашачылар өчен булса, икенче яктан дәүләт органнары өчен булып чыга. 
 
Кызык деталь:
Берзаман Мәдинә Тимерҗанова үзенең кызыннан сорап куя: “Гаиләдә ничә бала булса кулайрак?”. “Өч”, - дип җавап бирә кызы. “Ни өчен?” “Чөнки машинага шуннан артыгы сыймый”. Менә шулай. Бүген күпбалалыкны менә шундый факторлар хәл итә. 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»