13.05.2017 Хатлар
Өй сорамыйм, ярдәм сорыйм (РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ)
– Әтием – I төркем инвалид, ә әнием тыл ветераны иде. Ул гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Бүген алар вафат инде. Әни исән вакытта өй мәсьәләсе буенча авыл җирлеге, район хакимияте бусагасын таптый башлаган идем инде. Әни үлгәнгә сигез ел вакыт узды. Тик әле дә үзгәреш юк.
Авыл советы башлыгы йортны, әбинең гомеренә җитә, диде. 2011 елда язган гариза буенча районнан Рамил Шакиров һәм хәзерге авыл советы башлыгы Азат әфәнде килделәр. Рамил Илдусович, моны өй дип әйтеп булмый, дип китте. Шуның белән шул. Барысы да тынычланды. Безнең йорт 1951 елны Киров өлкәсеннән бер урысның келәтеннән салынган. Бүген түбәнең бәпкәләре урыныннан купкан, кыш көне стеналарыннан су агып, бөтен әйбер күгәреп бетә. Яңгыр яуганда веранда буйлап чиләкләр, ләгәннәр тезәбез. Йортта 13 яшьлек оныгым белән торам. Үзем гомер буе бакчада тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Күз авырулары буенча II төркем инвалид.
Сугыш кырында булмаган, мохтаҗлык кичермәгән ветераннарга күпме йортлар салдылар. Бүген күбесе оныкларының күчемсез милеге булып тора. Әтиебез Мотыйгулла сугыштан яраланып кайткан. Кул бармаклары өзелгән иде. Тракторчы-бригадир булып эшләде. Сигез ай урын өстендә ятып, 59 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул бер әйбергә дә лаек түгел идемени? Шулай ук әни дә сугыш вакытында эвакуацияләнгән балаларны тәрбияләгән. Әтинең бертуган абыйсы сугыш кырында ятып калган. Кайда соң дөреслек?
Гөлзадә Кәримова.
Балтач районының Чепья авылы
Балтач районында яшәүче Гөлзадә апа редакциябезгә мөрәҗәгать иткәч, андагы шартларны барып карарга булдык. Без килгәндә, аның капка төбендә колонкадан су алып торган чагы иде. Өйләренә су кертелмәгән икән.
Янгын чыккач, соң булыр!
Йортның эченә үттек, 25 квадрат метрлы кечкенә генә өй ул. Ашау һәм йокы бүлмәсе бар. Тәрәзәләр черегән. Йортка җылылык кертелмәгән. Карават янында диварлар күгәреп беткән. Оныгы Муса шунда йоклый. Гөлзадә апа кызының 13 яшьлек улын тәрбияли. Күгәрек урыннар ямьсез булып тормасын өчен матрас белән каплап куелган. Кыш көне диварларына биш литрлы шешәләргә кайнар су тутырып куя икән. Кат-кат киенеп йокламыйча булмый. Муса бронхит авыруыннан интегә. “Яшь әби, минем кайчан йокы бүлмәм булыр инде?” – дип сорый икән оныгы.
Йортны газга кирпеч, шуның өстенә чиләккә су куеп җылыталар икән. Идән тулы буш табаклар. Түбәдән яңгыр үткәч, шуларны тезәргә туры килә. Гөлзадә апа әйтүенчә, электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килә. Бу йортта көннәрдән бер көнне янгын чыкмас дип кем әйтә ала? Онык үстерүче Гөлзадә ханым моң-зарын күп җитәкчеләргә сөйләгән. Ләкин аңа үзенең ике бүлмәле фатирына барып торырга кушалар икән.
Ана күңеле – балада...
Бу очракта без дә фатир мәсьәләсен кузгатмыйча кала алмадык. “Мин иремнән аерылган килеш ике бала үстердем. Ирем мәрхүм инде. Дөрестән дә, фатир минем исемгә язылган. Ләкин ул улым Эльбруска дип ниятләнгән. Улым гаиләсе белән Казанда яши. Бар тапкан акчасы фатир арендаларга, гаиләсенә китә. Күптән түгел икенче сыйныфта укучы оныгымның башында авыру тапканнар. Хәзер хастаханәгә йөртәләр. Операция өчен акча кирәк. Хәтере начар, нинди билге алганын да оныта, – дип сөйли Гөлзадә апа. – Эльбрус Чепьядагы балалар бакчасында мичкә ягучы булып эшләде. Кеше фатирында торабыз, хәлебез җиңел түгел. Әни, теләсә кайсы вакытта кайтып керә алабыз, кеше кертмә, диде”.
Ике баласының да кеше фатирын арендалап торуына эче поша ананың. Кызы ике тапкыр гаилә корса да, тормышы барып чыкмаган. Өстәвенә авылда кибеттә эшләгәндә өстеннән әҗәте чыккан. Хәзер Гөлзадә апа инде җиденче ел ай саен аның өчен 6 мең сум акча түли. Кызы узган ел Казанга кибеткә эшкә урнашкан. Студент кызы белән яши икән. Ул да акча кирәк булгач, эшләп укырга мәҗбүр булган. Кыскасы, ике баласы да әнисенә матди яктан булыша алмый. Улы әнисе күзенә операция ясаткан чакта 180 мең сум акча биргән. Хәзер үз хәле хәл. Гөлзадә апа бер күзен җиде ел элек алдырткан, икенчесе дә начар күрә. Икенче төркем инвалид. Тезенә операция ясатырга җыена. Бүген ул 7 мең сум акчага яши. Кызы коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, азык-төлек белән булыша икән.
Күршедә йорт бар
Ишегалдында егерме ел элек буралган нарат бура тора. Чепьядагы иске балалар бакчасының бүрәнәләре дә су буенда ята. Аны тавыкларны ябарга урын кирәк дип элеккеге район мәгариф бүлеге башлыгы Гөлнара Габдрахмановадан сораган булган. Ләкин аны төзер өчен акча кирәк. Күршеләрендә агачтан төзелгән йорт бар. Хуҗасы 650 мең сум тирәсенә сатарга җыена икән. Бер дә булмаса, шуны дәүләт программасы буенча сатып алырга риза Гөлзадә апа. Һич югы өемнең түбәсен ябып, тәрәзәләрен алыштырырга ярдәм итсеннәр иде, ди.
Авыл җирлеге башлыгы рәисе Азат Нотфуллин белән элемтәгә кердек. “Әлеге проблеманы беләбез. Авыл җирлеге казнасында матди мөмкинлекләребез юк”, – диде ул. Социаль яклау бүлегендә исә ремонтка акча каралмавын, бары кыйммәтле операцияләр ясаганда булыша алуларын әйттеләр. Бу проблема белән төзелеш-архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев та таныш. “Әлеге йортны без дә карап кайттык. Чыннан да, анда яшәү өчен шартлар юк. Бары җәй көне генә яшәргә була. Йортны төзекләндерүдән файда юк. Без аңа вакытлыча фатирында яшәп торырга киңәш иткән идек. Йортка килгәндә, ул аның исеменә теркәлмәгән. Беренче чиратта, шушы мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Торак шартларын яхшырту буенча программалар бар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яки инвалидлар өчен махсус программалар буенча ярдәм итү җаен эзләрбез. Гөлзадә апа безгә килсен, аңа барлык программалар турында аңлатырбыз”, – диде белгеч.
P.S. Без Гөлзадә апага шалтыратып, белгечкә барырга киңәш иттек. “Нотариуска документларны тапшырган идем инде. Тик тукталып калдым. Шушы көннәрдә үз исемемә күчертермен. Программага бастырсалар, бик яхшы булыр иде. Юл күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә!” – дип сөенде.