поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.05.2017 Хәйрия

Яшәү көчен каян аласы? - Бик тә яшисем, авыруны җиңеп, улымны үстерәсем килә

Нурлат районының Әхмәт авылында яшәүче Айгөл Фазылова турында моннан берничә ел элек яздык. Ул вакытта Айгөлнең газиз әнисен югалтып, бөтенләй төшенке­лек­кә бирелгән чагы иде. “Әнием авырыйм дип бер дә зарланмады. Табибка баргач, күк­рәгендә ниндидер шеш барлыгын күреп алганнар. Әнә шул көннән борчу-хәсрәтебез башланды инде”, – дип искә ала Айгөл әнисе турында.

Шешне күрүгә үк табиблар Айгөлнең әнисен Казанга җибәрә. Тикшеренү узгач, анда яман авыру табалар. “Әнием химия терапиясе узасы көнне авырып китеп, урынга егылды. Баш авыртуыннан зарланды. Казанда башына томография ясаттык. Анда да яман шеш таптылар. Бу хәбәр аны бөтенләй аяктан екты. Әни тиз бетеренде. Озак тормады, үлеп тә китте”, – дип искә ала 28 яшьлек Айгөл.

Кызның әтисе моннан 15 ел элек чыгып югалган. Шуннан соң әнисе кызын үзе генә аякка бас­тырган. Ялгыз үскән Айгөлнең үз сабые да әнисе язмышын кабатлый. Ул да әтиле килеш ялгыз үсә. Авырлы икәнен белүгә, Айгөлне ташлап чыгып китә. Әнисе үлеп киткәч, икенче ире Айгөлне өен­нән куып чыгара. Шулай итеп яшь хатын кечкенә улы белән урамда кала. Ярый әле юлларында мәр­хәмәтле кешеләр очрый. Казанга килгәч, башта аларны авыр хәлдә калган кешеләр яши торган махсус фатирга кертәләр.

Кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетми әле. “Күкрәкләрем авырт­кач, табибка күренергә барган идем. Тикшерү нәтиҗәсе сөен­дермәде – миндә дә яман шеш таптылар. Ул хәбәрне ишеткәч, бөтен­ләй югалып калдым. Аяк астымда җир убылдымыни?! Иң элек балам турында уйладым. Шуңа да ничек тә яшәргә кирәк дип үземдә көч таптым. Шөкер, химия курслары узып, күкрәкләремә операция ясатып, яши башладым. Балама бакчада урын бирделәр. Әниемнең туганнары ярдәм итеп тора башлады. Сөенеп кенә яшәгән чагым иде. Тик мин узасы сынаулар бетмәгән икән әле. Күптән түгел чирем яңадан баш калкытты. Үпкәләремә һәм башыма метастазлар киткән. Тагын хаста­ханә юлын таптый, яңадан дәвалана башладым, – дип сөйли Айгөл. – Бик тә яшисем килә. Шуңа да начар нәрсәләр турында уйламас­ка тырышам. Бу авыруны җиңеп, улымны үстерәсем килә. Әлегә дус кызым үз янына яшәргә чакырды. Бергә­ләшеп, ярдәмлә­шеп яшибез. Ярдәм кулы сузучылар шактый. Игелекле кешеләр тормышка башкача карарга өйрәтте. Авыруым аркасында эшли алмыйм. Ярдәм сорар кешем юк. Мөм­кин­ле­гем булса, арзанрак суммага фатир яллап торыр идем”.

Япь-яшь килеш зур сынаулар аша узып та, бирешмәгән Айгөлгә сокланырлык. “Хәлең ничек? Бе­рәр ярдәм кирәкмиме?” – дигәнгә дә кыенсынып кына җавап бирә ул. “Кешедән нәрсәдер сорарга уңай­сызланам. Тормышта төрле вакытлар булды. Авыр чаклар артта калды шикелле. Хәзер бер генә те­ләгем бар – ничек тә бу сынауны җиңеп чыгарга, авыруны онытып, баламның һәр адымына сөенеп яшисем килә”, – ди ул.

Ярдәм кулы сузарга теләү­че­ләр өчен Айгөлнең телефон номеры: 89867141521.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»