поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.05.2017 Язмыш

Мин Хәмитме әллә Фәритме? (БУЛГАН ХӘЛ)

Безнең оешма 70нче елларда Уфа шәһәренең бер заводында яңа корпус төзеде. Миңа да ярты ел чамасы шунда командировкада булырга туры килде. Прораб булып эшләгәч, заводның төзелеш бүлегендә еш була идем. Шунда эшләгән, сугышта да булган бер татар кешесе белән танышып, дуслашып киттек.

Ул яраланып, исемнәре ялгыш буталып, башка исем белән йөргәне, фаҗигале дә, кызыксынырлык та язмышы турында сөйләде. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

1943 елның февралендә мин армиягә киттем. Оренбург өлкәсенең Тоцкидагы уку лагерена эләктем. Минем кырыема урта буйлы, таныш малайга охшаган татар егете килеп басты.
- Кайсы яктан? Исемең ничек?
- Бишбүләк районыннан Шакиров Фәрит.
- Ә мин Закиров Хәмит, Абдулино районыннан.
- Таныш кебек күренәсең, әллә очрашканыбыз булды микән?
- Юктыр. Бер-беребезгә охшаганбыз гына бугай.

Чыннан да исемнәр-фамилияләр дә охшаш икән бит. Шулай танышып гомергә дуслаштык.

Безнең төркемгә танкларга ата торган мылтыклар биреп, ничек танкка тидерергә өйрәтә башладылар. Кич белән Фәрит үзенең авылда яшәгәнен, ә мин үзем турында сөйләшеп ятабыз.

Алар авылының колхоз рәисе акыллы кеше булган икән. Яшьләргә: “Менә 6 айда авылга 10 үлем кәгазе килде. Егетләр, фронтка киткәнче өйләнегез! Һәлак булсагыз, дөньяда балагыз булса да калыр”, - дип, үзе кемгә-кемне димләп йөргән. Фәритне дә 7нче класста укыганда ук үзенә бик тә ошаган Нурия исемле кызны ризалаштырып, өйләндереп куйган. Сугышка китәр алдыннан гына малайлары туып, Сәгыйть исеме кушканнар.

Мин дә бит ярты ел элек кенә өйләндем. Миңа әтисез үсәргә туры килде. Әти ягыннан икетуганым Әхмәт агай безгә гел ярдәм итеп тора иде. Фин сугышында уң аягын туңдырып, бөтен бармакларын кискәннәр.

Протез белән йөрсә дә, авылда почтальон булып эшли хәзер. Хатыны ягыннан аңа кардәш тиешле, урам аркылы гына торган Зөләйха исемле кызга өйлән дип бик кыстагач, риза булдым инде. Ялгышмадым. Биш ай бер-беребезне яратышып яшәдек.

Июнь аенда безне фронтка озаттылар. Фәрит белән дә аерылышмадык. Башта Мәскәү ягына барабыз дип уйлаган идек, каядыр Воронеж ягына борып җибәрделәр.

Бер җирдә бераз туктап тордык, аннан ике көн җәяү барып, ниһаять, фронтка килеп җиттек. Беренче сугышта ук икебез дә каты яраланганбыз. Шуны гына хәтерлим, беренче снаряд окоп кырыенда гына шартлап, контузия алганмын. Икенчесе шартлагач, аның кыпылчыклары башыма тиеп, аңымны бөтенләй югалтканмын.

Воронеж шәһәрендәге гос¬питальдә генә аңыма килдем. Койкада ятам. Башны селкетеп тә булмый. Бернәрсә дә ишетмим – контузия галәмәте инде. Иягем бик аз гына селкенә, шуңа кашык белән ашаталар. Ә сул як яңагыма снаряд кыпылчыгы кергән булган. Аны казып алып, битемне тегеп куйдылар да күз төбеннән 5-6 сантиметрга астарак яраны көн саен чис¬тартып, бәйлиләр. Ул кыпылчык миңа турыдан-туры эләккән булса, миемә барып кергән булыр иде. Ярый әле бераз кырыйданрак бәрелгәнгә исән калганмын.

Бер ай чамасы узгач, мине торгызып, күкрәгемә “За отвагу” медален тактылар һәм таныклыгын бирделәр.

Каты яраланганнарны ир¬тәгә санитар поезды белән Уфа госпиталенә озаталар дигәч, шатландым, туган якка кайтам икән ич! Һәркайсыбызга кайда ничек яралануыбыз турында белешмә тараттылар. Шуны укып кына госпитальдә Фәрит исеме белән ятуымны белдем. Медаль таныклыгында да Фәрит Шакиров дип язылган. Күршедә яткан лейтенантка бу турыда әйткәч, ул: “Нинди исем белән булса да, дәваласыннар гына, аягыңа баскач, барсын да төзәттерерсең”, - диде.

Соңыннан гына белдем: госпитальдә Фәритнең документларын минекеләр белән ялгыш алыштырып, ул үлгәч, “Хәмит үлде” дип минем авылыма үлем кәгазе җибәргәннәр.

Уфа госпиталендә хәл¬ләр әкрен генә аруланып бара. Ләкин бер көнне көтмәгәндә башым әйләнеп китеп, егылганмын. Тик артык зарар булмады. Яңак ярасы да төзәлеп бетеп бара инде.

Бары тик яра битне боза икән. Уңнан карасаң, ягымлы гына егет, сулдан карасаң, кырыс, усал кеше кебек күренәсең. Ике атнага бер госпитальдә комиссия үткәреп, терелгәннәрне фронтка озаталар, ә хәрби хезмәткә ярамаганнарны кырыебызда гына урнашкан заводка эшкә күчерәләр.

Шулай өч айлап яткач, мине дә комиссиягә чакырдылар. Шунда мин үземнең башка фамилия белән йөртелүем турында әйтмәкче дә булган идем. Ләкин торып басып, аяк-кулларымны селкетеп аска таба иелгән вакытта башым нык кына чатнап китеп, аз гына егылмый калгач, мине тагын калдырдылар. Бары тик бер биш ай узгач кына, заводка эшкә күчерделәр. Врачлар башыңны төрле якларга селкетергә тырыш, кан күбрәк йөрсен, хәрәкәттә - бәрәкәт бит, диделәр.

Заводның шәһәр кырыенда гына, үз эшчеләренең тамакларын туйдыру өчен, бәрәңге һәм төрле яшелчәләр үстерергә җирләре бар икән. Мине шунда көрәк-сәнәк һәм башка кирәк-яракларны саклый торган зур бүлмәгә кладовщик итеп куйдылар. Гомумторакта яшәргә урын да бирделәр.

Көрәк, сәнәк, тырма сапларын бераз юынып үз урыннарына беркетеп куя алганымны белеп-күреп алгач, миңа башка эшләрне дә тактылар - су краннарын, электр приборларын төзәтергә китерә башладылар. Ярты ел дигәндә, хуҗалыкның үз кешесенә әйләндем дә куйдым. Завхоз эшләрен дә миңа тәгаенләделәр.

Үз исемемә ничек күчү турында бер таныш юрист белән сөйләшеп караган идем. Ул: “Не советую. Могут задержать на неопределенный срок и запрашивать документы. Если в срок не докажешь кто ты на самом деле, тотчас отправят на фронт в штрафбат”, - диде.

Бераз кеше рәтенә керә башлагач, авылга Әхмәт агайга хат язып салдым. Үземнең башка исем белән йөргәнемне дә әйттем. Бер айдан соң миңа җавап килеп төште.

“Хәмит туган! Хатыңны укып чыккач, барсына да ышанып, синең исән-сау икәнеңә шатландым. Тик синең өчен бер яхшы хәбәр дә яза алмыйм. Әниең синең үлем кәгазеңне алгач, ай ярым дигәндә үлеп китте. Әтиеңнән ерак түгел урынга күмдек. Хатының Зөләйха синең үлгәнеңне белгәч, аның күпме күз яшьләре түгелгәнен үзе белән Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Аның апаң ягыннан безгә кардәш икәнлеген беләсең бит. Аягы яраланып фронттан кайткан түбән оч Гариф малаен димләп, Зөләйхага өйләндердек. Ару гына яшәп яталар. Авылда ике кулың исән булса, бер аягың чатан булса да, яшәп була. Бер кызлары туды. Син инде, энекәш, исән калганыңны авылга белдермә. Зөләйха ишетсә, бу аның йөрәгендә гомергә төзәлми торган яра булачак. Үз гаиләсенә дә зарар китерәчәк. Әниең үлеп, йортыгыз буш калгач, балалар ут белән шаярып, ул да янды. Хәзер анда колхоз фураж сак¬лар өчен келәтләр төзи”.

Шулай башка кеше исеме белән яшәргәме инде хәзер? Хәрби архивка хат язып, үзем турында сораштым. “Рядовой Закиров Хамит в боях на Курской дуге был тяжело ранен, умер в госпитале города Воронежа и там же похоронен. За уничтожение трех танков противника был представлен к награде орденом Красной Звезды», - диелгән иде миңа килгән җавап хатында.

Сугыш тәмамлангач, завод үз эшчеләренә ике катлы, 16 квартиралы йортлар төзи башлады. Мине төзелеш бүлегенә күчереп, шул йортларга су, җылылык кертү эшләрен йөкләделәр.

Беренче йортны төзеп бе¬тергәч, үземә ике бүлмәле фатир да бүлеп бирделәр. Анда яши башлагач, башыма “Хәзер сиңа берәр мөлаем йөзле, яхшы холыклы, тугры хатын гына эзләргә кирәк” дигән уйлар еш кына керә башлады.

Бер көнне, төштән соң, миңа “Сине ишек төбендә көтеп торалар” дигәч, аска төштем. Эчке яктагы урындыкларда бер хатын бер үсмер малай белән утырып тора иде. Мин алар янына барып җиткәндә теге яшь хатын торып басты да еларгамы, елмаергамы теләгәндәй, кулларын миңа таба сузып: “Син Фәритме?” - дип сорады. Мин “Әйе” дигәч: “Мин бит Нурия. Син исән! Син исән-сау икәнсең бит!” – дип кочаклап, еларга ук тотынды. Мин шунда гына аңлап алдым – бу бит Фәритнең хатыны Нурия һәм аның улы Сәгыйть. Аптырап китеп: “Бу Сәгыйтьме?” – дип сорадым. “Шул инде. Үзенә ун яшь тулды”. Малай да яныма килеп, минем билемнән кочаклап, “Әти-әти”, - дип үксеп елый башлады.

Нишләргә!? Нишләргә!? Сорашырга тотындым: “Кайчан килдегез, кайда тукталдыгыз?” - дим.

- Нигә бер хат та язмадың, Фәрит? Әллә төрмәдә утыр¬дыңмы? Әллә тагын гаиләң, балаларың бармы?
- Юк, башка сәбәпләр булды.
- Башка сәбәпләрең чүп кенә ул. Мин сине таптым, без башкача аерылмаячакбыз! - дия-дия, Нурия иңнәремә сарылды.

Аларны ашханәгә алып кереп тамакларын туйдыргач, кибеттән ризыклар сатып алып, фатирыма алып кайттым. Керүгә, Нурия бүлмәләрне әйләнеп чыкты да: “Барин кебек яшисең икән бит”, - диде һәм үзенең Сәгыйтьне үстергәндә нинди кыенлык¬лар, җәберләүләр күргәннәрен сөйләде дә сөйләде генә. Сугыштан соң мине эзләп күпме хатлар язганын, бары тик бер атна элек кенә адресым язылган хат алгач, шатланып бирегә килүе турында әйтте.

Мин дә сугышта ниләр булганын, фашистларның өч танкысын яндыруым, каты яраланып, башыма контузия алуым, башта Воронежда, аннан соң Уфа госпитальләрендә дәвалануым турында сөйләдем.

Кич белән Сәгыйть икенче бүлмәдә йоклап киткәч, Нуриягә: “Менә хәзер мин сиңа нишләп хатлар язмаганымның сәбәпләрен сөйләп бирә¬чәк¬мен. Дөрес, бу синең өчен яхшы хәбәр түгел, тик бик кайгырма, язмыштан узмыш юк, диләр бит!” – дип, бернәрсәне дә яшермичә, Фәрит белән Тоцкида ничек очрашып, дуслашып китүебезне, сугышта икебез дә яраланып, аңсыз хәлдә бер госпитальгә эләгүебез, шунда безнең документларыбызны ялгыш алмаштыруларын, Фәритнең терелә алмыйча, үлеп киткәнен, ә мине үлгән дип, хатыныма үлем кәгазе җибәрүләре турында сөйләп бирдем. Ул вакытта контузия аркасында ишетмәү сәбәпле, үземнең Фәрит исеме белән йөргәнемне Уфага күчергәндә генә белү¬емне әйттем.

Мин сөйләп бетергәндә Нуриянең төсе үзгәрә башлап, күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште, һәм ул бер нәрсә дә әйтмичә, кузгалмыйча, каткан кеше кебек утыруын дәвам итте. Мин курка калып, аның янына утырып: “Нурия, хәлең ничек?” – дип сорагач кына, ул тамак төпләреннән чыккан ят тавыш белән:
- Нигә син миңа боларны сөйләдең? Бөтен шатлыгымны челпәрәмә китердең? Малаемны тагын ятим калдырдың бит! Нигә сөйләдең? Нигә сөйләдең? - дип, кабатлый-кабатлый, хәлсез йодрыклары белән минем күкрәгемә бәрә башлады.

Азрак тынычлангач, мин аны күтәреп койкага илтеп салдым. Шунда ул мине үзенә тартып алды... Бераздан ул мине кочак¬лап, үбә-үбә: “Бу син, Фәрит, башка кеше түгел! Контузия генә башыңны миң-герәүләт¬кән! Ташла, оныт ул уйларыңны! Син Фәрит! Минем бердәнберем! Улыңа кара! Кемгә охшаган? Паспортыңа кара! Син минем законлы ирем! Мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен!” – дип өзгәләнә башлады.

Чыннан да, иртән инде мин икенче кеше булып уяндым. Кичә булган зур үзгәрешләр, гомердә дә күрмәгән Нуриянең иркәләүләре мине бөтенләй үзгәртте, күңелемә, бигрәк тә башыма, аңлата алмаслык әллә нинди җиңеллек бирде. Кемгә өйләнергә, ничек тугры хатын табарга хыялланып йөри башлаган идем бит инде. Менә Ходай үзеңә өзелеп ярата торган хатын табып бирде. Сине үз әтием дип йөрүче үсеп килә торган малаең да бар!

Конторага барып чираттагы отпускамны алдым. Анда минем хатыным, малаем белән очрашуым турында хәбәр таралган иде инде. Төзелеш башлыгы янына кереп, хәлләремне сөйләп, гаилә сәбәпләре аркасында дип, үз исәбемә тагын бер елга отпуск алдым.

Өйдә мине түземсезлек бе¬лән көтеп торган Нурия:
- Иртәгә үк авылга китәбез. Минем сине табу шатлыгым күкрәгемә сыймый. Урам буйлап сине култыклап, барсы¬на да күрсәтеп йөрисем ки¬лә! Белсәң иде бу баланы үс¬тер¬гәндә күпме кыенлыклар, җәберлекләр күргәнемне. Икетуган апам бер кыяфәтсез ирне миңа йортка кертергә ярты ел димләп йөрде. Тик мин аңа: “Фәритемне көтәм” дидем. Шуннан ул мине дошман итеп күрә башлады. Кайбер ирләр юхаланып, ярак¬лашырга тырышып, миңа ябышырга теләгәч, “Мин иремне көтәм!” дигәнгәме, әллә нинди начар нәрсәләр әйтеп мине мәсхәрәләргә кереш¬теләр. “Ул әллә кайчан каберендә череп беткән инде. Исән булса да, бер калын марҗа куенында мыркыл¬дап ята торгандыр. Син хәзер кемгә кирәк!? Картаеп, бөкрәеп беткәнче Фәритеңне көтеп ятарсыңмы?” - дип үртәделәр.
- Алла бирсә, кайткач, икенче көнне үк, авыл башында яшәгән әтиеңнең туганы Хәсән бабайларга барып, хәлләрен белеп, үзебезне күрсәтеп, кайтканда арт урамда яшәгән минем апаларга да кереп чыгарбыз. Сине култыклап, башымны югарыга күтәреп, күкрәгемне киереп барганымны барсы да - дошманнарым да, дусларым да, күрсеннәр! Ничә еллар бит мин бу турыда хыялландым!

Икенче көнне Нуриянең авы¬лына кайтып төштек. Барысы да Нурия әйткәнчә булды. Бер ай чамасы вакыт йортта җитешмәгәннәрне төзәтеп, кунактан кунакка йөреп узды.

Сәгыйть белән мәктәпкә, ата-аналар җыелышына баргач, классларында бер шөрептә генә асылынып торган тәрәзә форточкасын күргәч, түзмәдем, өйгә кайтып, кирәк-яракларны алып килдем дә яхшылап беркетеп куйдым. Ябылып бетми торган ишекнең күгәннәре арасына шайба кыстыргач, ул да ябыла башлады. Мәктәп директоры боларны күреп: “Башка классларда да мондый эшләр күп. Бәлки аларны да төзәтерсең, азрак түләрбез дә”, - дигәч, риза булдым. Үзем белән Сәгыйтьне алып бара башлагач, аның шатлыгы эченә сыймады.

Шулай башланган яңа тормышка мин бик ияләшеп киттем. Еллар берсе артыннан берсе уза торды. Сәгыйть өйләнгәч, Нурия белән бөтенләйгә шәһәргә күчтек. Заводның төзелеш бүлегендә элеккечә эшли башладым.

Тик картая барган саен, үземнең кем икәнлегем турындагы уйлар башыма ешрак керергә тотынды. Кайвакытта бераз хыялланып та ятам.  Туган авылыма кайтырга да туган йортым кырыена яңа такталардан озын өстәл ясатырга һәм, бөтен якын-ерак туганнарны бергә чакырып, мулладан, әти-әниемә багышлап, Коръән укытырга, “Мин үлмәдем, исән!” дип белдерергә...

Ләкин бу хәл беренче сөйгән ярым – хатыным Зөләйханың, күңеленә каты таш булып ятачак бит. Нурия белсә-ишетсә, аңа тагын да авыррак булыр... Ә Сәгыйть улым, ике оныгым нишләрләр? Хәзер аларга барсам да, үзләре килсә дә, икесе ике ягымнан килеп, сикерә-сикерә, “бабакай-бабакай” дип, муеныма асылыналар. Юк, бу хыял гына, алай ярамый!

Шулай Фәрит исеме белән үләрмен микәнни? Бу хәлгә Аллаһы Тәгалә ничек карый икән? Мулла килеп балага исем кушып, Аллаһы Тәгалә хозурына тапшыра, үлгәч, ул җеназа укып, ахирәт дөньясына озата. Башка исем белән йөргәч, бу дөнья белән ахирәт дөньясы арасында асылынып калмаммы? Әллә мулла янына барып, миңа җеназа укыганда “бу бәндә сугышта контузия алып, төрле исемнәр белән йөргән, үзең дөресләп кабул кыл” дип әйтергәме? - дип сүзен тәмамлады танышым.

Тик мин аңа бер киңәш тә бирә алмадым. Эшебез тәмамланып, өйләребезгә кай¬тып киткәч, башкача очра-шырга да туры килмәде.


Әмир ҖӘББАРОВ, Самара шәһәре
Бердәмлек
№ --- | 12.05.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»