|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2017 Бәйрәм
Кече Рбишчада Бөек Җиңүне билгеләп үттеләрКызыл Октябрь районы Кече Рбишчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чараны 7 майда “Адҗа авыл” төркеме зурлап оештырды. Бу көн иртәсендә Зур һәм Кече Рбишча халкы мәктәп коллективлары “Георгий тасмасы” һәм “Үлемсез полк” акцияләрендә катнаштылар. Алар Кече Рбишчаның Ватан сугышы корбаннары һәйкәле алдыннан юлларын башлап, ике авыл урамнары буйлап үттеләр. Бәйрәм чарасын алып баручы Вәлит Яруллин һәйкәл алдында махсус корылган сәхнәгә район һәм Зур Рбишча авылы башлы¬клары Халит Сөләйманов белән Наил Хөсәиновны, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте ко-митеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанованы, Зур һәм Кече Рбишча мәктәпләре җитәкчеләре Гөлнара Фәхретдинова белән Йо¬сыф Нуреевны чакырды. Хөрмәтле кунаклар авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм бу җиңүнең безгә ничек бирелүе турында да сөйләп үттеләр. Әлфия Мөхәммәтҗанова, үз чи¬ратында, шушы эшләрдә актив¬лык күрсәткәннәре өчен Радик Яруллинны, Рөстәм Юсиповны, Гөлнара Фәхретдинованы һәм Йо¬сыф Нуреевны мәгариф бүлеге исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тантаналы чыгышлар тәмамлангач, 10 чакрымлык вело¬пробегка старт бирелде. Велоси¬педчылар ике авыл буйлап үткән арада, районнан килгән “Җиңү ав¬тобусы” әгъзалары, Уразавыл һәм Рбишча мәктәпләре укучылары концерт тәкъдим иттеләр, сәхнә ал¬дында тамаша карап утыручыларга һәм барча кунакларга үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен һәм Георгий тасмалары өләшеп чык¬тылар. Аннары, ниһаять, авылның түбән очындагы борылышта финиш сызыгына ашкынучы велосипедчы¬лар күренде. Оеш¬тыручылар велоузышта катнашкан иң кече Азиз Хамидуллинны һәм өлкәннәрдән Нәҗип Салахетдинов¬ны бүләкләделәр. Мәктәп алдында ук махсус хәрби-кыр кухнясы да оештырылган иде. Шунда кунаклар өчен солдат ботка¬сы һәм кайнар чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә булды. Бәйрәмнең икенче өлешендә, Ка¬заннан чакырылган җырчылар Ил¬наз Сафиуллин, Ринат Фәйзуллин, Мәскәүдән бәйрәмгә кайткан Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов, яшьләр ара¬сында популярлык яулаган Ра¬дик Яруллин, “Туган як моңнары” ансамбле, шулай ук, район һәм авыл үзешчәннәре зур концерт бирделәр.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|