|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2017 Мәдәният
Татар музыка дөньясында зур югалту2017 елның 10 маенда 76 яшендә атаклы баянчы, мәшһүр композитор, Татарстанның халык артисты Ганс Хәмит улы Сәйфуллин вафат булды. Ганс Сәйфуллин татар филармониясенә 1961 елда баянчы- аккомпаниатор булып эшкә килә. Татар халкының затлы җырчылары Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Таһир Якупов, Идеал Ишбүләков, Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова, Рәисә Тимофеева һәм башка данлыклы җырчыларга уйный. Татар артистларының илләр-җирләр гизеп, татар сәнгатен дөньяның барлык почмакларында күрсәтеп йөргән елларында Ганс агага СССР буйлап татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә, шулай ук Монголиядә, Туниста, Италиядә, Мальтада, Төркиядә, Венгриядә, Румыниядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгариядә чыгышлар ясарга туры килә. Ганс Сәйфуллин татар эстрадасы өчен иң матур җырларны язган композитор дию дә ялгыш булмас. 400дән артык музыкаль әсәре бар аның. Халык арасында гаять популяр булган «Туган авылым урамы», «Акбүз атым», «Җәйге урман», «Миләүшә», «Син илдә бер генә», «Карап калам кошлар артыннан», «Әнием миләше», «Күрәсем килгән иде», «Бәхет дагасы» җырларын атау да җитәр иде... Ганс ага Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы әгъзасы иде. Ретро-концертларда даими катнашты, 2016 елда Татар филармониясе зурлап композиторның 75 яшьлек юбилеен уздырды.
--- |
Иң күп укылган
|