поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
11.05.2017 Мәдәният

Илзидәнең моң дәрьясы

Хыялларыңны тормышка ашыру теләгең көчле булса, авырлыкларын сизмисең. Кечкенәдән үк җырларга яратучы Илзидә Госманова шул фикердә. Сәхнә тормышы белән янып-көеп йөрүче җырчы икенче ел рәттән моң сөючеләрне музыкаль тамашалары белән куандыра.

– Илзидә, исемең үзенчәлекле, сирәкләр рәтендә, мәгънәсе нинди аның?
– Үзем дә, сирәк исем, дип йөри идем. Эстрадага килгәч, Илзидәләр шактый икәнлеген белдем. Интернет аша да күп Илзидәләр белән дуслаштым. Мәгьнәсе – илнең үсүе, көчәюе.

– Синең хакта күбрәк беләсе килә…
– Балык Бистәсе районының Югары Ырга дигән матур табигатьле авылында туып-үстем. Алабуга мәдәният-агарту училищесын, аннан соң Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым. Гаилә хәлемә килгәндә – мин тормышта, улым һәм кызым бар. Алар инде үсеп, мөстәкыйль тормышка аяк басып киләләр. Тормыш иптәшем төзелеш өлкәсендә эшләсә дә, җырны, сәнгатьне, минем эшчәнлегемне аңлап, һәрвакыт ярдәм итеп яши. Әнием исән-сау, әтием вафат инде... Якын, таяныч булырдай дусларым, туганнарым бар.

Элек-электән гаиләбездә бер генә бәйрәм дә гармунсыз, җырсыз үтми иде, хәзер дә шулай. Әти-әнинең парлап җырлаганы бүгенгедәй күз алдымда. Аларга охшап, без дә авылда булган һәр концертта катнашып, җырлап үстек. Әмма җырчы булам дигән хыялымны шактый еллар узгач кына тормышка ашырырга насыйп булды. Нинди генә кызыклы, акчалы эштә эшләсәң дә, күңел барыбер үзең теләгәнне эзли икән. Минем белән дә шулай булды.

Мәктәптә балалар укыттым, редакциядә эшләдем. Тик эштән кайткач, кайчак: “Бу минеке түгел бит”, – дип елый идем хәтта. Шуннан зур сәхнәгә чыгу турында уйлана башладым. Халык алдында чыгыш ясар өчен туйлар-мәҗлесләр алып бардым. Редакция коллективы белән “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштык, “Һаман яратам” дигән җыр белән беренче урынны алдым. Анда чыгыш ясагач, бөтенләй канатланып киттем, җырлар яздырып, радиога бирдем, концертларда катнаштым.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевтан вокал дәресләре алдым. Хәзер инде иркенләп, бөтен күңелемне биреп җырлыйм. Үз төркемем белән шәһәр-авылларда концертлар белән йөрим. Мәктәптә укучылар белән дә эшлим: концерт-конкурслар оештырам. Узган көздә Казан сәхнәсендә “Хан кызының хак төше” дип аталган тәүге концертымны куйдым. Бу сезонда “Мәхәббәткә сәяхәт” дигән  программа әзерләдем, аны 16 майда  Филармония концертлар залында Казан тамашачысына тәкъдим итәчәкмен!

– Бүгенге эстрадада үз урыныңны табу җиңел түгелдер.
– Авыр, әлбәттә. Халыкка танылу – телевидение, радио аша бара, ә анда зур акчалар кирәк. Бер җырны дөньяга чыгару да бик чыгымлы эш. Җырчы аны шагыйрь-композитордан сатып ала, аранжировка эшләтә, тырышып клип төшертә. Радио-телевидениедә “әйләндерергә” акчасы да калмаска мөмкин. Менә шундый авырлыкларны җиңә-җиңә, тырышып йөргән көнем. Ләкин теләгем көчле, максатым бар. Узган ел “Төшләремә керә алан” дигән җырыма клип төшердем, ул төрле хит-парадларда алдынгы урыннарны яулады. 

– Иҗади сәфәрләрең ничек уза?
– Гастрольләр  вакытында кызык та, кызганыч та хәлләргә дә юлыгып кына торасың. Узган ел гастрольләрдә алтын алка һәм алтын чылбырымны югалттым. Концерт барышында 3-4 тапкыр алка-бижутерия алыштырырга туры килә. Бер авыл мәдәният йортында алкамны ашыгып алыштырган вакытта, ул идән ярыгына төшеп китте. Чылбырым да юкка чыкты. Алтын эшләнмәләр югалса, үзләре белән начар энергияне алып китә, дип юрап юанган булдым. Берсендә, Биектау ягына концерт куярга килеп төшкәч, барлык туфлиләрем дә өйдә онытылып калганы ачыкланды. Концертны куярга кирәк, халык җыелды. Озын күлмәкләрем белән сапогиларымны киеп җырларга туры килде. Халык күргәндерме-юкмы, әйтүче булмады, чыгышларымны тамашачы көчле итеп яратып, алкышлады.

– Күп җырчылар, тамашачыларны шаккатыруы бик кыен хәзер, дип сөйли. Син нинди фикердә?
– Хәзерге технологияләр заманында кайбер кеше, клубларга йөрмичә генә, концертларны өендә карауны кулайрак күрә. Аларны шаккатыру юлларын берәүнең дә уйлап тапканы юк әлегә. Әмма тере тавышлы концертны, энергетиканы, эмоцияләрне техника аша барыбер тоеп булмый. Сәнгать, җыр-моң яраткан кеше нечкә күңелле була. Минем дә күңел төшкән вакытлар булгалый. Ләкин концертларда тамашачының яратып алкышлавы, рәхмәт сүзләре канат куя, тагын да иҗат итәргә дәрт бирә.


Әтисе Рәхим, әнисе Гөлҗәүһәр.

Ире Әхтәм белән.

Улы Ринас, кызы Ландыш.


Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»