поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
10.05.2017 Экология

Татарстанда ҺАВА ТОРЫШЫ сөендерми

Татарстанда атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде.

“Башлангыч фаразлар буенча, бу атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр җылылык турында сүз дә булырга мөмкин түгел”, – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Метеорологлар иртәгә, 11 майда, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм секундына 15–18 метрга кадәр көчле җил фаразлый.

12 майда төнлә төбәкнең көньяк-көнбатышында уртача тизлектә җил, 5 градуска кадәр җылы, ә аерым районнарда 1 градуска кадәр салкын булуы да мөмкин. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр, максималь җылылык 9–14 градуска кадәр җитәчәк.

13 майга каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, күпчелек районнарда яңгыр, көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Күпчелек районнарда 0 дән 5 градуска кадәр җылы, аерым районнарда -1 градус булачак. Көндез җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитә. Максималь һава температурасы +8-13 градуска күтәреләчәк.

Шулай итеп, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, Мәскәүдә 9 май көнне теркәлгән соңгы 72 елда билгеләнгән иң түбән һава температурасы (+4 градус) бездә көтелми.

“Һава торышы рекордлар куймый. Бездә бу чор өчен һава температурасы нормадан 5–6 градуска түбән булачак һәм салкынча, тотрыксыз һәм яңгырлы һава торышы сакланачак”, – дип йомгаклады Ирина Трущина сүзен.


Оксана РОМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 10.05.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»