поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.05.2017 Мәдәният

Фәрит Мифтахов: Якташыбыз, татар театры атасы Габдулла Кариевның туган көнен догадан башладык

8 май – Габдулла Кариевның туган көне. Татарстанның Норлат районы якташлар җәмгыяте, татар дин әһелләре салкын җил, ишеп яуган яңгырга кармыйча танылган драматург, артист һәм режиссерны искә алу өчен Яңа татар бистәсе зиратына килделәр. Татар театрының атасы рухына дога кылынды, каберенә чәчәкләр салынды.

Быел чараны Норлат якташлар җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты, Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов оештырды. Беренче тапкыр искә алу кичәсендә 2006 елда, ягъни Кариевның 120 еллык юбилеенда катнашкан булган Фәрит әфәнде. Ул вакытта татар театрына нигез салучыны аның үзенең туган авылында – Күлбай Морасада хөрмәтлиләр. Чараны анда Норлат районы хакимият башлыгы Фатыйх Сибагатуллин оештырган була. Габдулла Кариевның киләсе 125 еллык юбилеенә багышлап “Җыен” фонды белән берлектә китап чыга. Узган елны исә Норлат хакимияте Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм татар театрлары белән берлектә  Күлбай Мораса җирлегендә 130 еллык юбилеен үткәргән иде.

“Быел 8 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге һәм Норлат якташлыгы исеменнән Габдулла Кариевның каберенә чәчәкләр куярга,  зиярәт кылырга карар иттек”, ди Фәрит Мифтахов.

Мәшһүр татар режиссерының иҗатына игътибар елдан ел арта. Күлбай Мораса авылындагы Кариев музее мөдире Люзия Вәлиуллина шулай дип белдерә. Драматургның татар сәнгате өчен нинди зур әһәмиткә ия шәхес икәнлеген тагын бер кат искәртә ханым.

“Габдулла Кариев татар милләтен театрлы итү өчен бик күп көч куйган. Театр булдырам дип үзенең булган бар мал-мөлкәтен, хәтта киемнәрен саткан ул”, диде музей мөдире.

Чарада катнашучыларның күпчелеге мондый шәхесләрне онытырга хакыбыз юк дигән сүзне кабатлады. Фәрит Мифтахов та һәр кеше үзенең тарихын белергә тиеш дип белдерде. Мәктәптә укыган елларында ул Тукай, Кариев кебек шәхесләр турында тирәнтен белем бирелмәвен, ягъни чын исемнәрен, язмышларын, кайда җирләнгәннәре турында сөйләнелмәвен әйтте. Шуңа да милләтебезне алга илткән ул-кызлары турында мәгълүмат туплап, аны киләчәк буынга тапшыруны эшләрендә катнашырга тырыша икән.

Ә якташлар берлеге рәисе Кариев исемендәге театр фестивален булдыруга ничек карый? “Бу мәсьәләне иҗтимагый рәвештә хәл итә алмыйбыз. Шулай да театр сөюче һәм шул ук вакытта шәхесләрнең якташы буларак мондый фестивальләр белән бик кызыксыныр идек”, ди Фәрит Мифтахов.

Якташлар җәмгыяте рәисе Күлбай Мораса авылына “күчтәнәч” белән кайтачаклары турында да әйтте. 13 майда алар мәдәният министрлыгы, театр артистлары белән бергә кабат Кариев каберенә барып чәчәкләр куярга, аннары драматургның туган авылындагы музеена кайтырга, кичен мәдәният йортында спектакль куярга җыеналар. Кариев театры артистлары тамашачылар игътибарына “Гашыйклар утравы” пьесасын тәкъдим итәчәк.

Татар театрының атасын искә алганнан соң, килүчеләр Яңа бистә зиратыннан ерак түгел урнашкан Ал мәчет белән таныштылар, чәй эчтеләр. Мәчет-мәдрәсәдә экскурсияне мәчетнең имам-хатыйбы, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин үткәрде. Ул исә, һәр килгән кешене кулыбыздан килгәнчә кунак итәчәкбез дип безнең белән елмаеп саубуллашты.

Раилә Вәлиуллина


 
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 09.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»