поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.05.2017 Бәйрәм

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Җиңү Көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан татарстанлыларны котлады.

"Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Кадерле татарстанлылар!

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сезне чын күңелдән тәбрик итәм!

1945 елның 9 маенда илебез башкаласы Мәскәү шәһәре күгендәге бәйрәм салюты кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның тәмамлануы турында хәбәр бирде.

Әлеге җиңүгә күпмилләтле халкыбыз гаять зур югалтулар бәрабәренә иреште. Яу кырында һәлак булган дистәләрчә миллион сугышчыларыбыз, хәрабә хәленә китерелгән меңнәрчә шәһәр һәм авылларыбыз турындагы ачы хатирәләр әле дә булса йөрәкләребезне әрнетә, нацизм коллыгына, дөнья цивилизациясе казанышлары акылсыз төстә юкка чыгарылуга башка юл куймауны таләп итә.

Илебезгә ябырылган дошман, аның Европадагы иярченнәре бик мәкерле һәм көчле булып, бар куәтен Ватаныбыз өстенә юнәлтсә дә, ул халкыбыз рухын сындыра, тынычлык һәм гаделлек хакына көрәшкә күтәрелгән төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең бердәмлеген какшата алмады.

Мәскәү шәһәрен саклауда, Сталинград янында, Курск дугасында сугышкан, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе һәм Европа илләрен азат иткән, Берлинны штурмлаган, Манчжуриядән япон оккупантларын куып чыгарган каһарманнар сафында якташларыбыз һәм ватандашларыбыз да үз-үзен аямыйча көрәште. Фронтка киткән җиде йөз меңнән артык татарстанлыларның яртысы диярлек туган нигезенә кире әйләнеп кайтмады.

Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев, Гази Заһитов, Николай Столяров, Гани Сафиуллин, Михаил Симонов, Сабир Әхтәмов, Алексей Исаев һәм башка бик күпләрнең шанлы исеме – безнең чиксез горурлыгыбыз. Йөрәкләрендә дошманга нәфрәт хисе дөрләгән, курку белмәс сугышчыларыбызның, завод станоклары артында, конструкторлык бюроларында җиңү хакына фидакарь хезмәт куйган, фронтны һәм бөтен илне икмәк, кием-салым белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр.

Яшь буын һәм бүгенге Ватан сакчылары өчен хәзер дә ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннар – аларның исәннәре дә, мәңгелеккә күчкәннәре дә – һәммәсе алдында без чиксез бурычлы. Алар бүгенге көндә төрле буын вәкилләре, төрле кешеләр язмышларын бер сафта берләштергән үлемсез полк символына әйләнде. Киләчәктә дә Җиңү байрагы югарыда җилфердәсен, мәһабәт олуглыгы белән горурлык хисләре тудырсын!

Җиңүчеләр буыны вәкилләренә һәм аларның варисларына иминлек, тынычлык, исәнлек-саулык телим! Җиңү Көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар!"


---
Татар-информ
№ --- | 09.05.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»