поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.05.2017 Фаҗига

Бала килеш немец концлагереннән могҗиза белән котылган Ирина әби ЯЗМЫШЫ

Сугышта катнашкан ветераннар, фашист лагерьларында тоткынлыкта яшәгән солдатлар турында күп язмалар әзерләргә туры килде. Әмма фашист тоткынлыгында булган балалар белән беренче очрашуым. Бүген алар – 90 яшькә якынлашучы әбиләр. Шуларның берсе Питрәчтә яши. Ирина Галимова балалардан кан тапшырттырган куркыныч Дахау концлагеренда әсирлектә була.

Ирина Мельник (кыз фамилиясе) Украинаның Хмельницкий өлкәсендәге Давидковцы авылында туа. Фашистларның авылга ничек бәреп кергәннәрен бик яхшы хәтерли ул. Халыкны талап, азык-төлекне үзләренә җыя башлыйлар. Бу хәл көн дә кабатланып тора. “Безнең авыл зур, ул вакытта 800 хуҗалык бар иде. Ә немецлар бездән дә күбрәк. Те­ләсә кайсы йортка кереп, үзләре­нә ки­рәкле әйберне күтәреп алып чыгып китәләр. Тавыгы да, дуң­гызы да калмады. Кайбер йортлардан хуҗаларын куып чыгарып, үзләре шунда яши башладылар. Авыл советы йортына үз әләмнәрен элделәр. Әле ярый кызларга тимәделәр”, – дип искә ала куркыныч вакыйгаларны Ирина Васильевна.

Авыл зур гына түгел, таза хәлле дә була. Гектарлаган алма-груша кебек җиләк-җимеш бакчаларын эшкәртү өчен Мельник­ларга да биш кызы һәм бер улы ярдәм итә. Өстәвенә урман терәлеп үк тора. Сугыш башлангач, авылның ир-егетләре партизаннарга кушылып урманга юл ала. Иринаның әтисе ул чакта авыл советы җитәкчесе була. Шуңа да бабайны шактый тин­терәтәләр. Азакта авылдагы балалар белән бергә аны да фашист лагерена озаталар. Тик карт кеше эшкә ярамас дип, бәхетенә, Василий Федоровичны кире кайтарып җибәрәләр.

Авыл әнә шулай 1943 елга кадәр оккупациядә яши. Бу вакытта авылда эшкә яраклы ба­лаларның барысын да җыеп алып китәләр. Ирина да бертуган апасы Прасковья белән 1943 елның 21 мартыннан 1945 елның 3 маена кадәр фашист концлагерьларында көн күрә. “Ике немец полицайлар белән кереп, йорт саен балаларны сайлап алып чыктылар. Безнең әтине дә алдылар. Поездда бик озак бардык. Апам белән лагерьга кадәр аерылышмадык. Өйдән алып киткән әйберне ашап, булган киемне өскә ябып йокладык. Немецлар безне этләр белән саклады”, – дип сөйли Ирина Васильевна, ул көннәрне искә алып.

Өзек-өзек сөйләсә дә, барысы да хәтерендә аның. Башта балаларны иң куркыныч  лагерьлардан саналган Освенцимда юкка чыгармакчы булалар. Шул тирәдә туктап торган эшелон Германиягә кадәр үк барып җитәргә дигән приказ ала. Тоткыннарны Дахау лагерена алып китәләр. Әсирләр өстендә медицина тәҗрибәсе уздырылган урын буларак тарихка кереп калган концлагерь бу. Ирина һәм аның белән килгән тоткыннардан кан алалар биредә. Ә организм кабат үз хәленә кайтсын өчен аларны немец йортларына таратып эшләтәләр, ашаталар. Кан бирәсе көнне кабат җыялар.

Кыз балалар Дахауның чә­нечкеле тимерчыбыклы барак­ларын немец йортларына урнашкач онытып та торалар. “Минем хуҗа хатын әйбәт иде. Эшлибез, ашаталар. Уллары сугышта һәлак булган. Әмма моның өчен миңа карата нәфрәтле булмадылар. Без әле чиркәүгә дә бергә йөри идек. Аларның утырып дога кылганнары хәтердә калган. Мин аларның 26 яшьлек кызлары белән бергә эшләдем. Хуҗа­лык­лары бик зур, эшләре бик күп. 7 сыерлары гына бар иде, шул сыерлар өчен терлек азыгы әзер­ләдек, сарайларын чистарттык. Хуҗалар мине үз өс­тәленә утыртып ашатты, өй­ләрендә йоклатты. Лагерьга кан бирер өчен генә йөри идек. Ә апам поляк гаиләсенә туры килде. Аны анда гел кыйнап торганнар, җәбер­ләгәннәр дә”.



Американнар килеп азат ит­кәнче, лагерьда яшәүче бала­ларның язмышы төрлечә хәл ите­лә. Күбесе авырудан, хәлсез­лектән кырыла. Исән калганнары кире үз өйләренә кайтарыла. Шө­кер, Ирина да, апасы Прас-ковья да исән кала. Украинага кайтканда авыллары таланган, өй­ләре яндырылган була инде. Гаиләләре исә землянкада көн күрә.

...1994 елга кадәр фашист тоткынлыгындагы хәлләр турында искә алучы да булмый өйләрендә. Ә көннәрдән беркөнне Украинада яшәүче Прасковья апасыннан хәбәр килеп төшә. “Тоткынлыкта булучыларга акча бирелә, хәрби комиссариатка барып карагыз әле”, – дигән хәбәр  алгач, алар Хмельницкий өлкәсенә архив справкасы алыр өчен хат язалар. Аннан Ирина Мельникның фашист концлагеренда булганын раслаган язу килә. 1994 елның 20 октябре була бу. Ирина Галимова ул вакытта Түбән Кама шәһәрендә яши. 1959 елда Азнакай егете Марс белән тормыш корып, алар Татарстанга күченеп кайта. Ире Марс белән алар 30 ел бергә гомер кичерә, дүрт кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Бүген Ирина  Ва­силь­евна  кызы  Елена гаиләсендә – Питрәчтә гомер итә.

Дахауда үткән көннәрне, сугыш чорын сораша башласаң, бертуктамый сөйли ала. Йөрәккә тигәнне үлгәнче онытып булмый шул.


Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»