поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.05.2017 Мәдәният

Камал театры артистлары Самара мәктәбенә кунакка килгән

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларын һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистларын якын дуслар дип әйтсәң дә буладыр. Шәһәребезгә гастрольгә килгән саен, камаллылар бу мәктәптә булмыйча китмиләр.

Быел укучылар белән очрашуга театрның директоры Илфир Якупов һәм артистлар Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Алмаз Шәрибҗанов һәм Ирек Кашапов килгән иделәр.

Иң элек алар башлангыч сыйныф укучылары белән аралаштылар. Балалар камаллыларны мәктәп гимнын җырлап каршы алдылар. Мондый сәламләү белән рухланган артистлар да бурычлы калмаска булдылар, һәм Раил Шәмсуаров “Кара урман” җырын сузып җибәрде. Аның моңлы тавышы укытучыларның да, сабыйларның да күңелләренә үтеп кереп, иң нечкә хисләренә кагылгандыр, мөгаен. Артистлар шунда ук балаларны мондый тирән уйлардан арындырырга тырыштылар. Илнур Закиров балаларга актерлык буенча мастер-класс күрсәтте. Ул әле песи, әле эт булып кыланды, маймыл сыман сикергәләнде, ташбакача йөреп күрсәтте, ә зирәк балалар, көлешә-көлешә, ул гәүдәләндергән хайваннарны атап бардылар.

Очрашу ахырында Илфир Якупов яктылыклыларга Камал театры турында матур, зәвыклы итеп эшләнгән китап бүләк итте. Балалар да яраткан артистларын бүләксез җибәрмәделәр.

Өлкән сыйныф укучылары белән очрашу да кызык¬лы узды. Камаллылар үзләре белән кыскача таныштырганнан соң, балаларның сорауларына җавап бирделәр. “Актерлык сәләте сездә тумыштанмы әллә моңа уку йортында өйрәтәләрме? Сәхнәдә уйнау - балачак хыялыгыз идеме?”  кебек сорауларны аеруча 11нче сыйныф укучысы Ильяс Бирюков яудырды.

Камаллыларның барысы да балачактан артист булырга хыял¬ланмаган икән. Мәсәлән, Алмаз Гәрәев - химик, ә Илнур Закиров агроном булырга теләгән. Соңгысы хәтта авыл хуҗалыгы институтын тә¬мамлаган, аннан соң гына, икен¬че югары белем алырга теләп, Фәрит Бикчәнтәевның актерлар осталыгы курсларына килгән. Егетләрнең барысы да   бу талантлы режиссерның укучылары. “Сәләт - сәләт белән, ә укырга, һичшиксез, кирәк!” - дип сөйләделәр алар үзләре турында.

Опера театрындагы кебек һәр артистка беркетелгән аерым роль дә юк икән, “Бүген мин - ялчы, ә иртәгә хан ролен башкара алам”, - диде Ирек Кашапов.

“Бер спектакльне сәхнәгә куяр өчен күпме вакыт кирәк?” - дигән сорауга Илфир әфәнде: “Нәкъ бала туган кебек - 9 ай”, - диде һәм эшнең һәр этабы турында балаларга бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Безнең шәһәргә камаллыларның инде  8нче тапкыр килүләре икән. Ә самаралылар арасында татар театрын сөючеләр елдан-ел арта бара.

- Оренбургта, мәсәлән,  киресенчә -  татар мәдәнияте белән кызыксынучылар са¬ны азая бара. Ә Самарага үткән елларда ике спектакль алып килсәк, быел дүрт әсәр тәкъдим иттек. Аның өчесе Драма театрының зур сәхнәсендә, ә Туфан Миң¬нуллинның “Агыла да болыт агыла” әсәре буенча куелганы кече сәхнәдә үтте. Самаралылар белән без интернет аша да аралашып торабыз, - диде җитәкче.

“Яктылык”ның татар теле укытучысы Нурзидә Фәй¬зуллина да камаллылар белән гел тыгыз элемтәдә булуларын белдерде.
- Күбегез театрдан тыш сериалларда да уйный. Бу фильмнарны караганда якын танышларыбызны күргәндәй булабыз. Сезнең уңышларга куанабыз, геройларыгызның язмышы өчен борчылабыз.

Мәктәбебезгә килеп,  укучыларыбыз белән аралашу өчен вакыт тапканыгызга да зур рәхмәт. Театр эстетик һәм әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйный,  ә артистларны зәңгәр экран аша гына күреп түгел, үзләре белән күзгә-күз аралашу да балаларга файда бирә, - дип укучылар һәм укытучылар исеменнән рәхмәтләрен әйтте ул.


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 07.05.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»