поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.05.2017 Мәдәният

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле турында китап дөнья күрәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тәкъдиме һәм өлкә татар милли-мәдәни оешмасының башкарма директоры Шамил Галимовның эшлекле катнашы белән Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле турында төрле елларда газета-журналларда басылып чыккан язмалар һәм фотосурәтләр бер китапка тупланып, басмага әзерләнде.

Ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Колючев коллективның 45 еллык тарихын тасвирлаган китап чыгару турында күптән хыялланган иде. Ул шушы дәвердә газета-журналларда басылган бөтен язмаларны һәм күпсанлы фотосурәтләрне җыеп барган. Шуларны аерым китап итеп тупларга мин, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәре Эльмира Шәвәлиева - Варфоломеева, алындым.

Бу эш 2016 ел башыннан ахырынача дәвам итте һәм әле тагын Хәридә Дашкина, Раушания Ситдыйкова кебек татар теле белгечләре катнашы белән уңышлы гына тәмамланды.

Ә менә “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан - гасырга” дип аталган бу җыентыкны бастырып чыгару өчен акча табуы кыенрак булып чыкты. Бөтен ышанычны өлкә хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә бирелә торган грантына багларга туры килде.

Ансамбльнең җитәкчесе әле 2016 елның башында ук грант алу өчен тиешле документларны әзерләп министрлыкка тапшырган иде. Кызганыч ки, ул вакытта акча башка проектка бирелде.

“Тырышкан ташка кадак каккан” дигән мәкальне истә тотып, Илгиз Колючев быел да шул ук юлны таптаудан туктамый.  Документлар белән бергә инде күптәннән әзер китапның макетын да илтеп күрсәткәч, ниһаять, бу юлы грантны шушы проект¬ка бирергә, дигән карар кабул ителде.

Менә көтеп алынган якты көн килеп тә җитте. 26 апрельдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында катнашып, 2016 елда губернатор премияләрен алучыларны бүләкләде һәм 2017 елның беренче яртысында грант отучыларга сертификатлар тапшырды.

- Регион җитәкчелеге мә¬дәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә саллы ярдәм күрсәтеп тора, - дип ассызыклады Николай Иванович бү¬ләкләрне тапшырганда. - Грантлар һәм губернатор премияләре шундый ярдәмнең бер төре булып, талантлы кешеләрне күрсәтү, халык алдында таныту өчен кулланыла. Моның өчен өлкә бюджетыннан ел саен 3,75 миллион сум акча бүлеп бирелә, - диде.

Татар сәнгатькарьләре, язу¬¬чылары һәм шагыйрьләре дә бу ярдәмнән читтә калмый, әлбәттә. Ике ел элек өлкә “Бер¬дәмлек” татар газетасы редакторы Рәфгать Әһлиуллин әзерләгән “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дигән китапны бастыру өчен, өлкә хөкүмәте тарафыннан 240 мең сумлык грант бирелгән булса, быел да менә шундый ук сертификат “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 45 еллык тарихы турындагы китапка тапшырылды. Аны губернатор кулыннан милли-мәдәни автономия рәисе Әнвәр Горланов кабул итеп алды.

Димәк, бер-ике айдан яңа китабыбыз табадан төшеп, үз укучысын табачак.

Светлана ОСЬМАЧКИНА фотосурәте.
Николай МЕРКУШКИН Әнвәр ГОРЛАНОВка грант тапшыра.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 07.05.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»