поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.05.2017 Хәйрия

“Еламаган минутым юк. Ниш­ләргә белмим. Тормышыбыз җимерелде..."

Казанда яшәүче Эльза Апакова бердәнбер кызының сәламәт­леге өчен борчылып яши. “Еламаган минутым юк. Ниш­ләргә дә белмим. Кинәт килеп чыккан бу авыру бар тормышыбызны җимерде”, – ди ул. 2015 елда Эльза кызы Кари­наның аягында тары ярмасы кадәрле генә шеш күреп ала. Баштарак аңа бик игътибар итмиләр. Әмма нәкъ бер елдан ул шешнең үсә башлавы аларны куркуга сала.

“Тизрәк хастаханәгә йөгер­дек. Табиблар карый торгач, моны алдырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Без дә тизрәк шул шештән котылырга булдык. Әмма алдыргач та, ул тиз генә төзәлмәде. Урыны бозылды, ялкынсынды. Бары тик шул чакта гына онкологка барырга булдык. Алар исә бер дә сөендермәде. Бу шешнең яман икәнен әйттеләр”, – дип сөйли Эльза ханым.

Карина еш кына Мәскәү актрисасы Ирина Горбачева уйнаган театрларга йөри торган була. Аның белән очрашканы да була. Авырып киткәч тә, нәкъ шул актриса  ярдәм күрсәтә аларга. Чит илдә дәваланыр өчен зур суммада акча бирә. Карина чит ил клиникасында 30 тапкыр нурланыш терапиясе ала. Инде бар да артта кала дигәндә генә, кызның аяклары шешеп, пешеп чыга.
 
“Табиблар, нурланыш килешеп бетмәгән, диделәр. Хәзер менә өйгә кайтардылар. Яралары төзәл­гәнче Казанда яшибез. Аннары тагын  китәсе. Алты тапкыр химия терапиясе аласы бар. Әмма матди мөмкин­ле­гебез дә җитми. Анда барып яшәр өчен дә акча кирәк. Ярты елсыз кайтып булмас, диләр. Кызымны бик тә яратам. Мин аны үзем генә  үстердем. Бар тормышымны шул балама багышладым. Ничек тә ярдәм итәсем килә. Әмма барысы да акчага килеп төртелә. Аның өчен бер нәр­сәмне дә кызганмас идем. Әмма сәламәтлекне сатып алып булмый. Тик шулай да яхшыга гына өметләнәм. Кызымны аякка бастырасыма ышанам”, – ди ул.
 
Каринага – 26 яшь. Ул да авыруларын онытып, яңа тормыш башларга хыяллана. Гаилә корасы, балалар үстерәсе килә аның. Бер­гәләп ярдәм итәргә алынсак, без Каринаның хыялларын тормышка ашыра алабыз.
 
Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен реквизитлар

Саклык банкы карталары:  5313100151258547, 639002629030595291, әнисе Апакова Эльза Эдуардовна исемендә


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»