поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
03.05.2017 Экология

Җылы яшенле яңгырлардан соң, Татарстанда САЛКЫНАЙТАЧАК

Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан территориясендә 2 май көнне 17 сәгатьтән - 3 май көнне 22 сәгатькә кадәр республика буенча урыны белән тизлеге 15-18 метрга җитә торган көчле җил һәм яшен булачагын кисәткән иде.

«Яшен булу ихтималы әле дә бар. Хәзерге вакытта сүз 3 майда булачак тотрыксыз һава торышы турында бара. Көндез әле җылы булачак. Ягъни көндез температура артык төшмәячәк – көн кисәк кенә суытмаячак. Ләкин бу көн -  күрсәткеч түгел, яңгыр явачак, бераз суытачак, әмма пәнҗешәмбе һәм җомга шикелле үк салкын булмаячак», – дип аңлатты ул.

«Ә менә пәнҗешәмбе шактый суытачак, 4 майда көндез 9-14 градус җылы булыр дип көтелә. 5 майда көндез 7-12 градус, ә төнлә температура 0 градуска кадәр төшәчәк», – дип кисәтте Феликс Гоголь.

Ул шулай ук республика территориясендә яшен булу ихтималы сакланачагын җиткерде, тик ул билгеле бер урыннарда гына булыр дип көтелә.

«Республика буенча урыны белән - төнлә һәм иртәгә яшен булырга мөмкин. Әлегә яшен Казан яныннан узды, әмма аның бүген, иртәгә һәм аннан соңгы көндә булуы ихтимал», – диде Ф. Гоголь.

Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 майда Татарстанда һава температурасы шактый түбәнәячәк. 3 май төненнән 4 майга 3-8 градус җылылык, көндез 9-14 градус булыр дип көтелә. 5 майда төнлә - 2 градустан 3 градуска кадәр җылы һәм көндез 7-12 градус җылы булачак.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 6-8 май көннәрендә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак.

Сүз уңаеннан, 1 һәм 2 майда Казанда һава температурасы рекордка якынлашкан иде. 2 май көнне татарстан буенча иң югары температура 27,4 градус булган. Метеорологлар Татарстан башкаласында 26,5 градус җылылык булуын белдерде. 1 май көнне, температура рекордына 0,5 градус җитмәгән.


Оксана РОМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 02.05.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»