поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.05.2017 Дин

Төнге намаздан кайтып килүче имамны ерткычларча кыйнап, машинасын яндырганнар

Пенза өлкәсе мөселманнары Россиянең югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Тәҗетдиннән үзләрен яклауны сорый. РИА Новости хәбәр иткәнчә, бу үтенеч белән алар апрель азагында Бестянка авылында имам Ислам Давыдовны билгесез затлар ерткычларча кыйнаганнан соң чыккан.

"Төнге намаздан соң Кузнецк районының Бестянка авылындагы үз йортына кайтып җиткән Пенза өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте имам-ахунына һөҗүм ясала. Өч җинаятьче, сәбәбен дә аңлатып тормастан, бита ярдәмендә имамны башына сугып ега. Аннан аяк һәм бита белән кыйный башлыйлар", — диелә Тәҗетдин исеменә язылган хатта. Бу мәгълүмат Үзәк диния нәзарәтенең сайтында басылган.

"2016 елның май ахырында Мәскәү вакыты белән якынча төнге сәгать берләрдә шул ук Ислам-хәзрәт Давыдовның йорты каршында билгесезләр аның машинасын яндыра. Якыннары белән киңәшләшкәч, бу хәл турында хокук саклау органнарына хәбәр итмәскә булалар. Чөнки золым кылучылар шушы эштән соң зыян салудан туктар, дип өметләнә алар. Әмма, быелның 24 аперлендә булган вакыйгалар бу карарның ялгыш булганын исбатлый һәм җинаятьчеләргә тагын да кыюланырга мөмкинлек бирә ", — дип борчыла Пенза җәмәгатьчелеге.

Пенза өлкәсе имамнары раслаганча, Давыдовның эшчәнлеге "рухи-әхлакый яңарышка һәм кешеләрне исламны дөрес аңлауга юнәлтелгән була". Имамнар хокук саклау органнарыннан җинаятьчеләрне табып, җаваплылыкка тартуны тәлап итә.


---
Татар-информ
№ --- | 02.05.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»