поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.04.2017 Хатлар

Сагынудан юк чара... Журналист Эльвира Ибраһимова (Мутавалова) якты истәлегенә

Без анын белән гадәти шартларда, ничектер үзеннән-үзе аралашып киттек. Биектау радиосына яңа диктор килүен, аның чишмә чылтыравына тиң тавышын ишетеп белә идем. Мине ул радиога интервью бирергә чакырды. Беренче очрашуда ук аның гадилеге, эчкерсез саф күңеле, самимилеге мине әсир итте.

Эльвира күңелдә матур хисләр, күтәренке кәеф тудырырга сәләтле якты кеше иде. Аның белән очрашып сөйләшү – үзе бер бәйрәмгә әйләнә.

Эльвира турында күптән язасым килеп йөрсә дә, кул бармады. Күңелдәге ачы сагыш язарга ирек бирмәде. Аның турында күпме генә язсаң да аз булыр иде кебек. Эльвираның барлык кылган гамәле туганнарына, дусларына, гомумән, кешеләргә яхшылык эшләү, хәленнән килгәнчә ярдәм итү, милләтенә хезмәт итү иде. Ул - чын мәгънәсендә халык баласы, һәрвакыт кеше мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстен куйды. Шуңа күрә мин бер дә арттырмыйча, Эльвираны - милләт турында кайгыртучы олы йөрәкле Татар кызы дип әйтә алам. Аның халкына, туган теленә, туган ягына булган мәхәббәте иҗатында, кылган гамәлләрендә чагылды.

Фаҗигале хәлдән соң, Эльвираның якты образы республика матбугатында да урын алды. Тыйнак кына безнең күңелләребезгә үтеп, миһербанлылык, шәфкатьлелек орлыклары чәчкән Эльвирабызның вакытсыз безнең арадан китеп баруы купләрне тетрәндерде. Бу хисләр шигырь булып, чәчмә әсәр булып ташып чыкты:
...Уйлыйм һаман...
Тар булгандыр сиңа җиһан,
Сыймагандыр фанилыкка.
Ул җаныңның ярсулыгы
Алып китте бакыйлыкка.
Китеп бардың...
Ышаналмый синсез калган
Җаннар елый гаҗизлектән.
Туган көнең синсез үтә,
Саплап гомер, тәкъдир йөртә.
Күреп белми идем сине...
Белмәсәм дә,
Шулкадәрле авыр...
Мең кат тыңлыйм тавышыңны,
Йа, Ходаем, бирче сабыр!... (Сүрия Мингатина)
 
...Сагынамын!!! Нигә алды күкләр?
Фәрештәдәй кебек кызчыкны?!
Сабырлыкнын да чиге була,
Нигә, Тәңрем, безне сыныйсың?! (Резида Храмова)
 
Гомеренең соңгы коннәрендә дә ул “Ярдәм” мәчетендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр хакында, авылының мәчете турында, бөтен татар халкы яратып өлгергән “Татар – FM рариосы” турында кайгыртты. Мин аның батыр йөрәкле булуына, беркайчан да зарланмавына соклана идем, аннан күп нәрсәгә өйрәнә идем. Нечкә күңелле, йомшак тавышлы бу кыз кайдан көч алды икән?! Күрәсең, кечкенәдән ятим булып бер әни җилкәсендә биш бала үсү - үзенекен иткәндер, язмыш еламаска, көчле булырга өйрәткндер. Әтисез үсүнең авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ятимнәр генә аңлыйдыр шул...
 
Эльвира һәрвакыт каядыр ашыкты, ашкынды. Күрәсең, ул үзенең кыска гына гомерендә эшләп калдырасы изге гамәлләрен кылырга ашыккандыр.Ул миңа ут ялкынында талпынган күбәләкне хәтерләтә иде. Шулай дип аның үзенә дә әйтәнем булды.
 
Эльвира туган ягы Балтачта бик күп районкүләм чараларда катнашып бик матур чыгышлар ясады. Моны ул йөрәге кушканча яратып башкарды. Шундый кичәләрдән иҗат дәрте, көч җыеп кайта иде. Шул көч аны яшәртте, яңа иҗади эшләргә канатландырды. Бу аның өчен бик мөһим иде. Аның үзенең дә әйткәнен хәтерлим: “Миңа “турыдан – туры эфир” кирәк, әгәр дә шул булмаса минем хисләр күңелгә сыеп бертми һәм мин авырый башлыйм “- дигәнен.
 
Ул - үз эшенең югары дәрәҗәдәге профессионалы булды. Башлаган һәр эшенә җаваплы карап, зур осталык белән җиренә җиткереп башкаруы күпләрне, шул исәптәм мине дә, сокландырды.
 
Эльвира, туган ягы Балтачны, бик яратты. Әҗәлен сизгән кебек соңгы җәйне ул Балтачның бөтен матур почмакларында булып, күрәсең,
саубуллашып йөрүе булгандыр. Һәр атнаны ял көннәрендә ул Балтачка “очты”. Чишмә буйларында, урман кырыйларында фотосурәтләр ясап миңа да җибәрде. Шушы гаҗәеп гүзәл табигатьле төбәккә дан җырлаган Балтач сандугачы Эльвираның иҗатын туплап, Актаныштагы дуслары аның якты истәлегенә багышлап диск чыгардылар. Аларга изге эшләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу дискта беренче чиратта, әлбәттә, туган ягына, әниенә олы мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр урын алган. Балтач ягы, Таузар кызы- Эльвира кебек игелекле баласы, чын мәгънәсендә патриот кызы белән горурлана ала.
 
Язмамның азагында, мин Балтачлыларга бер үтенеч-тәкъдим белән мөрәҗәгать итәсем килә. Бәлки, Эльвира истәлегенә аның туган авылы мәктәбендә почмак (музей) булдырырсыз, бәлки, балалар оешмасына аның исемен бирерсез. Нәрсә генә эшләсәгез дә ул моңа лаек дип уйлыйм. Ул, башкарган шигырендәге кебек, тапкан кыйбласын югалтмады, тормыш девизына хыянәт итмәде:
 
Кеше кайчан матур була,
Кеше матур шул вакыт:
Иле очен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың аврлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
 
Эльвираның тормыш мәгънәсе аның девиз итеп алган шушы шигырь юлларында чагылды. Аның мисалында балаларда туган ягына, иленә, халкына мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Эльвиранын язмаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәнгатьле сөйләмне үстерүдә файдаланырга була. Эльвираның сөйләме - саф татарча, аһәңле, Татарстан радио һәм телевидениесы дикторларына үрнәк итеп куярлык сөйләм.
 
Мин язмамны Эльвира дустымның бертуган апасы Алсу Хәкимҗанова сүзләре белән төгәллисем килә:
 
Кышлар, сеңлем...
Сине җиргә бирде...
Шул кышлар алды куйнына.
Күңел фәрештәсе булырсың син
Кадерлебез, гомер буена. 

Нурдидә Гаязова, Биектау районы. Хезмәт


---
Матбугат.ру
№ --- | 25.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»