поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.04.2017 Язмыш

Мәүлиха бураны (ХИКӘЯ)

Яңавыл районы Тау авылында гомер иткән, 1958 елның 7 февралендә буранда адашып фанилыкка күчкән зурәнием Мәүлиха Сәяф кызы Әхмәдишинаның якты истәлегенә багышлана

Ул бүген төнлә тагы да Нурмөхәммәтен күрде. Имеш, икәүләп җигүле атка утырып күрше авылдагы апасының хәлен белергә барырга чыкканнар. Алдына кочаклап кечкенә кызы Зөһәйрәне утырткан, ә Фидаһи уллары әтисенә терәлеп диярлек утырган. Күңелдә шулкадәр тынычлык…

…Чү…Нинди шакылдаган тавыш бу? Мәүлиха татлы төшеннән аерылып кинәт кенә сискәнеп торып утырды. Караңгы. Салкын. Тәрәзә капкачының берсе шак-шок китереп бүрәнә стенага суга, җил әллә нинди кыргый җанвар тавышлары чыгарып улый. И, Ходаем, тагы буран чыккан бит, әле кичтән генә бар да тыныч иде дип, Мәүлиха торып керосинлы лампасын кабызып җибәрде. Аннан үз янында берни дә сизми изрәп йоклап яткан кызы Таһирәнең өстенә ипләп япты да берара күз яшьләренә ирек куеп, кызының йөзенә карап торды. «И, балакаем, бәхеткәйләрең генә була күрсен инде. Сине аякка бастырып яхшы гына бәндәләр белән кушылып яши башлаганыңны күрсәм ярар иде. Әтиең, Нурмөхәммәтем, күрә дә алмады бит сине. Шул каһәр төшкән сугыш… Аны сугышка алгач ике айдан соң гына дөньяларга тудың шул, нарасыем…» Мәүлиха акрын гына кызының чәчләреннән сыйпады. «Ярый әле син янымда, юанычкаем!» – дип эчтән генә елмаеп куйды. Олы улы Фидаһи гаиләсе белән Украинага киткәч, Зөһәйрә кызы да шул тарафларга чыгып китте. Үзе теләп түгел инде, әтисез баланың кайда кадере бар соң, авыр эшләр, төзелешләргә яшьләр кирәккәч, ирегенә дә куймый җибәрделәр. «И, балакайларым, сәламәт кенә була күрегез инде, үз-үзегезне саклагыз!» – дип, Мәүлиха берара улы һәм кызларының исәнлегенә, ил тынычлыгына багышлап догаларын укып алды. «Тагы да юлны каплагандыр инде бу кар, кызым йокыдан торганчы мәктәпне җылытып, кайтып җитәргә дә кирәк бит әле», – дип, Мәүлиха кызының өстенә рәтләп юрганын япты да, иске сырмасын киеп, башына инде таушала башлаган шәлен бәйләде. Мич буендагы киез итекләрен алып аякларына киде һәм дә биссмилласын әйтеп ишекне ачып тышка чыкты.

Тышка чыгу белән юеш кар Мәүлиханың битенә китереп сылады, тын алуы да авырлашып куйды. Битен кулы белән сыпыргач, сырма кесәсендәге бияләйләрен киеп буран сырып өйгән кар көртләрен ера-ера урамга чыкты. Буран әле күптән түгел генә чыкканга охшап тора, җиле көчәйгәннән-көчәя. Авыл читендәге кечкенә йортлары әллә нинди аерым дөньяда калган төсле тоелды Мәүлихага. Көч-хәл белән карны ера-ера, хатынкай мәктәп утырган урамга таба атлый башлады. Урамның ике ягындагы йортларның түбәләре генә азрак күренеп кала, Мәүлиха, адашмасам ярар иде дип, догаларын укый-укый алга атлый. Менә ул тыкрык почмагына килеп җитте, каршысында ике колач та җитмәслек өянке агачы тора. «Өянкекәем, син дә минем кебек ялгыз шул. Шушы буранга гына түгел, тормышның иң ачы җилләренә дә минем кебек ялгызың гына каршы торасың. Ә ялгыз хәлен ялгыз гына белә шул…Бу буранда адашучылар да күп булыр инде. Я Раббым, бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән калдыра күрмә!» – дип сөйләнде, өянкенең кәүсәсенә терәлеп хәл алгач.

Өянкедән соң сулга борылып, бакчалар артында берүзе генә утырган мәктәп тарафына юл тотты ялгыз хатын. Дөресен генә әйткәндә, юл шушыннан булырга тиешле дип фикер йөртте ул. Кар өемнәрен бар көчен җыеп үтәргә тырышты. Азаплануларның да чиге бар дигәндәй, ниһаять, алда мәктәпнең бер як стенасы белән аз гына түбә өлеше күренеп калды. Җил дә ул арада азга гына тынып калгандай итте. Мәүлиханың эченә җылы йөгерде, өшүләрен дә онытып соңгы көченә шул якка китте. Бәхетенә каршы, буран урап килеп мәктәпнең ишек алдына карны бик үк күп салмаган булып чыкты. Йозакны ачып ишекне тартты Мәүлиха. Яңа яуган кар ишек белән бераз этелгәч, кеше сыярлык кына арадан мәктәп эченә үтте хатын. Ярый әле кичә саламын, вак-төяк утынын да китереп куйган иде, алар булмаса, менә хәзер нишләр идең?

Карга батып инде бозга әйләнеп барган бияләйләрен бер як читкә салып куйды да, Мәүлиха бармакларына җылы тынын өреп алды, җылынып китмәсләр микән. Буран җиленең әчесе җанына үтте бу юлы Мәүлиханың. Мич капкачын ачып куеп, мич эченә бер уч салам салып ут кабызып җибәрде. Аннары инде аллы-гөлле булып уйнаган ялкын утлары өстенә тагы да салам өстәде. Утка салам нәрсә инде, күз ачып йомган арада ялмап ала да, комсыз итеп йота да куя. Салган саламы янып беткәнче дип, Мәүлиха мичкә коры-сары агачлар өстәде. Алары да шатыр-шотыр килеп яна башлады. Юанрак агач ботакларын мичкә ташлагач, Мәүлиха көрәк тотып мәктәп алдына чыкты. Буран котырганнан-котыра. Үз уйларына бирелеп хатынкай ишек алдын көрәп куйды, карны көчле җил сыпыруына карамастан, мәктәп ишек алдына җитәрлек сукмак ачты. Битенә кунган кар эреп, шәл читләре бозланып катты. “Мондый җилдә мәктәптә җылы да тормый инде, и Аллам”, – дип үз алдына сөйләнеп янәдән мәктәп эченә үтте. Эчтәге җылы һавада Мәүлиханың киез итекләренә ябышып каткан карлар эри башлады, аягына су үтте. Мичне томалап, тизрәк өенә кайтып киләсе итте. Йоклап калган кызы Таһирәне уятып, туендырып, күрше Ямады авылындагы мәктәпкә озатып җибәрәсе бар. “И, балакаем, ничекләр генә барыр икән, Ходаем, тынсын инде буран, тынсын!” – дип, хатын, мәктәпне бикләп, килгән юлыннан түгел, ә бакча башлап авыл очындагы өйләренә турыга гына чыгарга уйлады. Башта бакча башындагы читәннәрне шәйләбрәк, дөрес юлдан барды, ә инде берара юлны бөтенләй югалтты. Инде бакчалар бетеп аларның өе булырга тиеш иде бит! Кайда китте соң? Мәүлиханың башын мең төрле сорау борчыды. “И, Аллам, балаларым хакына бу зәмһәрир буранда адаштыра күрмә...” Бите буйлап аккан күз яшьләре шәл чуклары буйлап тәгәрәп төшеп каршыга искән көчле җил белән себерелгән карга буталып боз кисәкләренә әйләнеп сырмасына ябышып калалар. Инде кар көртләре бил тиңентен... Алда да, артта да, тирә-якта да берни дә күренми, бары тик кар, күз ачкысыз әче җил, себертмә буран... Әллә соң кычкырып караргамы? Карларны бар көченә бөтереп ерткыч җанвар кебек ыҗгырган буран Мәүлиханың тавышын үзенә йота барды. Кычкыруның файдасысызлыгын аңлаган хатын үксеп елап җибәрде. Салкын җил инде аның үзәгенә тәмам үткән иде. “Ходаем, ник тагын мине сыныйсың??? Аз күрдеммени соң шушы еллар эчендә? 9 ел гына бергә торып калган Нурмөхәммәтемне сугыш йотты. Таһирәмне дә күрми китте бит, бахыркаем. Инде Зөһәйрә дә көченнән дә килмәгән эштә... Болай да ятимлек ачысыннан айнымаган сабыйларымны тагы да үксез ятим итәргә уйлыйсыңмы, Ходаем? Таһирәм бит әле берни дә аңламый торган бала. Кайда барыр, кемнәр күзенә карап тилмерер, сабыем? Раббым, балаларым хакына исән чыгар мине бу бураннан!” Ә буран хатынның елавын да, сөйләнүен дә ишетмәде дә, күрмәде дә. Ул үч иткәндәй тагы да ныграк котыра барды. Елап эш чыкмаганын аңлаган Мәүлиха тагы да авыл ягын эзли башлады. Көртләрне көчкә ера-ера алга атлады. Тешен кысып, туңган аякларын атларга мәҗбүр итеп алга барды да барды. Берара алда зур кара әйбер хасил булды.. “.Я, Раббым, авылыма кайттым инде әллә?” – дип уйларга да өлгермәде, бу авылдан 3 чакрым ераклыкта урнашкан Шадырбай атамалы урман икәненә төшенде. Менә кайда килеп чыккан ул... Күпме ара үтелгән... Ә авыл артта. Ничек кенә булса да, соңгы көчне җыеп кирегә борылырга кирәк.... Кайтып җитәргә кирәк....Балалар хакына... «Я, Раббым!» Мәүлиха авызыннан шушы ике сүз генә чыкты. Урман буендагы усакка терәлеп бераз хәл җыеп торды да мескен хатын, кирегә борылды. Бу юлны бит ул йөзәр тапкыр үткән. Әле җәен генә Таһирәсе белән икесе шушында килеп берәр чиләк җир җиләге җыеп кайтканнар иде. Уңга борылмый гына турыга атласа, авыл кырыена килеп чыгачак, Алла боерса. Кар көртләренә чума-чума Мәүлиха алга китте. Инде менә ничек тә кайтып җитәчәк ул, кайтып җитәргә тиеш ул. Шушы уйлар аңа ниндидер яңа көч биргәндәй булдылар, җилегенә үткән салкын да бер мәлгә онтылып, тәненә ниндидер җылылык йөгергәндәй итте. Күпмедер ара үтелгәч, хатынга бөтенләй кызу була башлады, ул сырмасының өске төймәләрен ычкындырды. Менә бәреп егам дигән көчле җилгә каршы кулларын куеп алга атлавын дәвам итте. Ничек тә алга барырга, турыга, уңга да, сулга да тайпылмаска! Бик тырышса, берәр сәгатьтән Таһирәсе янына кайтып җитәчәк ул! Ә буран хатыннан ниндидер үчен алган төсле аңа каршы кар өермәсен тузгытыпмы тузгытты. Аунап булса да, шуышып булса да кайтып җитәргә кирәк! Аяклары тыңламас хәлгә килделәр мескен хатынның, ә инде үзен ниндидер йокы басканлыгын сизде. Ишеткәне бар иде аның, буранда адашкан кеше башта туңып өши, аннары кинәт аңа эссе була, ә соңыннан ул оеп йоклап китә. Бу куркыныч уйларны читкә куып, Мәүлиха ничек тә атлавын белде. Тик хәзер инде ул үзенә хуҗа түгел төсле иде. Күз алдында әле үзен тудырган вакытта үлеп киткән әнисенең йөзе чалынып киткәндәй була, әле сугышта һәлак булган абыйлары ерактан кул изи. Ә менә монсы Нурмөхәммәте түгелме соң? “Саумы, Мәүлиха! Менә бит кайттым!” – дип, Нурмөхәммәте аны куенына кысты. Иренең кайнар куенында Мәүлиха елап җибәрде. “Менә кайттым. Бөтенләйгә, хәзер без беркайчан да аерылмаячакбыз!” Мәүлиха Нурмөхәммәтен тагы да ныграк кочаклады, аның чәчләреннән, битеннән сыйпады, елмаеп шулкадәр якын һәм кадерле булган күзләренә бакты һәм дә башын иренең күкрәгенә салып изрәп китте...

Буран, барыбер үземнекен иттем бит, дип тантана итә иде бу вакытта. Мәүлиханың йөзенә кунган кар бөртекләре берара эреп бетеп бардылар да озакламый эремичә генә күзләренә, керфекләренә, бит очына кунаклый башладылар...

Юныс Миңнемөхәммәтов, Өмет


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»