|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2017 Бәйрәм
Татарстанда «Георгий тасмасы» акциясе старт алаКазан ел саен Россия күләмендә уздырыла торган “Георгий тасмасы” акциясенә кушыла. Җиңү паркында узачак масштаблы чара барышында бүген йөзләгән яшьләр-волонтерлар шәһәр урамнарына чыгып, Ватан тарихына ихтирам билгесе буларак, тасмалар кешеләргә таратачак. Барлыгы 300 меңнән артык тасма таратылыр дип көтелә. “Мин истә тотам! Мин горурланам!” шигаре астында үткәрелүче әлеге акция 2005 елдан бирле оештырылып килә. Аның төп максаты – яшь буынга әлеге канлы сугышта җиңүнең нинди олы бәягә яулануын, кемнәрне истә тотарга, кем белән горурланырга тиешлегебезне искәртеп тору. Георгий тасмасы 17 нче гасыр ахырыннан башлап югары хәрби бүләк – Изге Георгий орденының бер өлеше ул. Бөек Ватан сугышы вакытында ул Дан орденын бизи, дип хәбәр ителә акция сайтында. Шулай ук укыгыз: Георгий тасмасын ничек тагу тыела? (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|