|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2017 Криминал
Татарстанда гимназия директоры ришвәт алуда гаепләнәРоссия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казан шәһәренең 16нчы татар-инглиз гимназиясе директоры, 34 яшьлек Чыңгыз Латыйповка карата җинаять эше кузгаткан. Ул Россия Җинаять кодексының 290нчы маддәсе 3нче бүлеге (ришвәт алу) буенча шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның апрелендә бер ир-ат Латыйповка ул җитәкләгән гимназиягә баласын күчерү буенча мөрәҗәгать иткән. Үз чиратында Латыйпов аңардан 100 мең сум акча сораган. Ир-атның ул кадәр суммада акчасы булмау сәбәпле, директор түләүне 15 меңгә калдырган. Бу хакта ата кеше хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Шуннан соңгы вакыйгалар оператив хезмәтләр күзәтүе астында барган. 18 апрельдә кич гимназия бинасында ир-ат тиешле акчаны директорга биргәч, Казан шәһәре Идел буе районының тикшерү органнары һәм Икътисади куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан директор тоткарланган.
--- |
Иң күп укылган
|