поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.12.2009 Җәмгыять

КИЧӘ КОРБАН ГАЕТЕ ИДЕ...

Шаулап-гөрләп быелгы Корбан гаете дә үтеп китте. Бәйрәм уңаеннан телевидение тапшырулары да күрсәтелде, газеталарда бик күп язмалар басылды. Барысы да бер рухта – имеш, халык исламга елдан-ел ныграк тартыла. Ә мин алай димәс идем. Динебез дә телебез кебек үк тернәкләнеп китә алмады, җәмәгать.

...Корбан гаетенең икенче көнендә астагы күршеләребез Флүрә белән Сергейның кычкырышкан, дөбер-дөбер сугышкан тавышларына уянып киттем. Бәйрәм-сәйрәмнәрдә шулай «төшерергә» яраталар алар. Шуннан керфекле күземә йокы кермәде инде. Карчыклар шикелле сукранып, үз-үзем белән сөйләшеп яттым. Үзең дин тотмасаң, бүтәннәрнең хисләрен аз гына булса да ихтирам итәргә кирәк ләбаса.

 

Күңелемә юаныч эзләп, шәһәр үзәгенә барып кайтырга уйладым. Китап кибетләренә дә керәсем бар иде. Урамга чыксам, подъезд төбендә үк үзебезнең йортта яшәүче япь-яшь татар кызларының тәмәке көйрәтеп торуларын күреп, кәеф тагын кырылды. Бәйрәм табыны артында «бисмилла» әйтеп пешерелгән ризыклар белән сыйланып кына утырыр урында, минәйтәм...

 

Шприц, презервативлар белән чуарланган ишегалды сукмагы буйлап тукталышка атладым. И Раббым, чалган корбаннарыбыз безнең бу гөнаһларыбызны юып бетерә аламы икән, Лут кавеме кебек, тау-таш белән бастырып куймасаң гына ярар иде инде Син безне.

 

Бауман урамында кеше аз иде. Кичәге бәйрәмнән шәһәр халкы әле айнып бетмәгән, күрәсең. Урамның бирге башындагы кечкенә генә бер китап кибетенә сугылдым. Мин эзләгән биология буенча БДИга әзерлек китабы 413 сум тора икән. Аннары подвалдагы татар китабы кибетенә төшеп, 30 сумга Нәҗибә Сафинаның «Кан хәтере», 25 сумга Марсель Галиевнең «Учымда тургай шәүләсе» дигән китапларын сатып алдым. Алдым да... гарьлегемнән күзләремә яшь бөялде. Ничек бу көнгә төштек соң без? Шундый шагыйрьләребезнең шигърияте бүген шалкан бәясенә сатыла! Нәрсә, биология – кирәкле фән, чөнки аның киләчәге бар, ә татарның шифалы теленең, сихәтле сүзенең юкмыни?! Бездә газиз телебезгә, динебезгә менә шундый мөнәсәбәт. Корбан гаете дә күп кардәшләребез өчен өстәмә ял көне, табын артына җыелышып эчеп утыру өчен бер форсат кына булды. Кич белән мунчада эшләүче апам шалтырата: «30 меңлек билет саттым. Татарлар махмырдан чыгу өчен мунчага йөри бит хәзер», – ди.

 

...Ә элекке көнне Корбан гаете иде.


Мәрьямбану ХАФИЗ
Шәһри Казан
№ 223-224 | 05.12.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»