поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.04.2017 Язмыш

Яшен... (ТОРМЫШТАН АЛЫНДЫ)

Наҗия фатир ишеген ачалмый азапланганда, күрше ишектә Шәрифә карчыкның башы күренде. Әби, каш астыннан сөзеп карап, аңа телеграмма сузды: – Һаман бәйрәм итеп йөри-сеңмени әле? Менә, почтальон кыз сиңа телеграмма калдырып китте, – диде. Аннары: – Инде минем кебек корткага әйләнеп бара, һаман ташламый шул гадәтен, – дип, мыгырдана-мыгырдана, ишеген япты.

Бүлмәсенә кергәч, краннан салкын су агызып эчте дә, чишенеп тә тормый, диванына барып ауды Наҗия. Башы үтереп чатный. Дус хатыннары белән азаккы пен-сиясен юганнар иде шул. Аннары Саҗидәнең туган көнен үткәр-деләр. Күбрәккә киткән, кунарга да кайталмады. Бераз йокымсырап алгач, исенә төшереп, кесәсендәге телеграм-маны кулына алды, укый башлады. Авылдан Хәлимә апасы салган, бертуган энесен җирләргә чакыра. Наҗия сикереп торып утырды. Наил энесе үлгән, бердәнбер энесе. Ни булды икән? Иллесе дә тулмаган иде бит әле. Алай чирләп йөргәне дә булмады шикелле. Баш авыртуын да онытып, Наҗия юлга җыена башлады. Ара хәтсез, тизрәк кайтып җитәргә кирәк.

Безнең халык мәетне урыслар шикелле өч көн тотмый, җирләп тә куярлар. Наҗия, эчкән башы белән, телеграмманың нинди көнне җибәрелгәненә дә күз салмады. Тизрәк акчаларын барлады. Ярый әле, тотылып бетмәгән, хәергә дә, юлына да җитәрлек. Күчтәнәч-ләрен барышлый алыр, хәзер адым саен кибет, хәергә акчаларын да шунда ваклатыр. Өс-башын алыштырып, авто-вокзалга ашыкты. Автобуста бер өч сәгатьләп селкенгәннән соң, калган егерме чакрымны, бер машинадан төшеп, икенчесенә утырып, попуткада кайтты. Туры туган йортына атлады. Тик ишек бикле булып чыкты. Димәк, Наҗия соңлады, җирләгәннәр Наилне. Ике йорт аша гына телеграмма җибәргән икетуган Хәлимә апасы яши, шунда китте. Авылда башка туган-тумачасы юк аның. Хәлимә, аны күрүгә, чәйнегенә тотынды. Чәй кайнаган арада, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Наил кичтән бик каты эчкән булган. Иртән бер-ике кешегә эчәргә сорап кергән, тик бирүче булмаган.

Кайтып караватына ауган. Хәлимә апасы, ” нишләп бер дә күренми бу арада?”– дип, барып керсә, инде Наилнең күзләре мәңгелеккә йомылган булган. Андый үлем белән үлгәннәрне табиблар яралар бит. Ярып карагач, йөрәге туктаганын әйткәннәр. Берәр рюмка эчсә, бәлки, үлмәс иде, дигәннәр. Гәүдәсен кайтаруга, каберен казып, көтеп торганнар. Җәйге эсседә мәетне озак тотып булмый, шулай итеп, җирләп тә куйганнар. Икәүләшеп, Наилне жәлләп, елашып алдылар. Эчсә дә бик әйбәт кеше иде шул Наил, усаллыгы булмады. Аның кебек эчәргә яратучылар азмыни бу дөньяда, буа буарлык алар. Барысы да хатыннары белән яшиләр. Авыл җирендә ир-атсыз яшәве бик авыр бит. Ә моның хатыны күп уйлап тормаган, куган да чыгарган, тегесе дә башын иеп чыккан да киткән. Алма кебек ике баласы хатынында калдылар.

Ярый әле, туган нигезе таралмаган иде. Кайтып төп йортта яши башлады. Колхозга эшкә чыкты, терлекче булып эшләде. Запойлап эчә башласа, эшеннән чыгарып тордылар да, айныса тагын килеп алдылар. Хәзер авылда эшләр кеше калмады шул. Наил эчсә дә, бүтәннәр кебек сүгенеп, сугышып йөрмәде, шым гына өендә эчеп ятты. Хатын тәрбиясе күрмәгәч, аз гына эчсә дә исерде. Эчәргә дә шул юашлыгы аркасында өйрәнде. Кем әйтсә дә эшенә йөгерде, бер өмәдән дә калмады. Өмәчегә зарплата түләмиләр шул, алдына сасы көмешкә генә утырталар. Чәй эчкән арада шуларның барысын да бәян итте Хәлимә апасы. Наҗия шым гына тыңлап утырды, берни дип тә әйтмәде. Аннары, өй ачкычын сорап алып, туган йортына юнәлде. Наил, эчсә дә, йорт-кураны тәртиптә тоткан икән. Куллары алтын иде шул аның. Өй эче дә чиста, мәет чыккач юганнар, җыештырганнар. Бүлмәләрдә ата-ларыннан калган борынгы әйберләр булса да, монда әле яшәрлек. Сатсаң, алучысы да табылыр.

Авылда йортлар очсыз тора бит ул. Наҗиянең үзенә өй кирәкми, шәһәрдәге фатирын хосусыйлаштырды. Шәһәр тормы-шына өйрәнгән кеше авылга атлыгып та бармый. Хатын хәтсез вакыт уйланып, тәрәзәдән карап утырды. Авыл үзгәргән, урам буйлап иномаркалар чаба. Йортлар төзек, заманча, болары “сибиряк”ларныкыдыр инде. Тик менә, аларныкы кебек, буш өйләр дә күбәйгән. Халык авылдан кача башлады шул хәзер. Эш юк, эш булмагач акча да юк. Эш эзләп илнең төрле почмакларына таралалар. Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да китәләр Себер якларына. Наҗия дә кайчандыр авылын калдырып киткән иде. Шәһәрдә ГПТУ бетерде. Институтка керергә теше үтмәсен белгәч, барып та тормады. Мебель фабрикасында эшләде. Тулай торакта яшәде. Тик иргә чыга алмады, төскә-биткә чамалы булгач, алучы булмады. Шәһәрдә матур кызлар җитәрлек, егетләр сайланып кына өйләнәләр иде. Авылда калса, ирсез утырмас иде дә, тик гектарлап чөгендер утап ятасы килмәде. Әнисенә уташып та туеп беткән иде.

Яше утыздан узгач, бер гаиләле ирдән кыз бала тапты. Авырга калган көйгә араны өзде, әйтеп тә тормады. Чөнки бала Наҗиягә генә кирәк иде. Наҗия, кем әйтмешли, Ходай матурлык өләшкәндә, мич башында утырып калучыларның берсе булгандыр инде. Чәчләре, каш-керфекләре дә сап-сары, мәте төсендәге күзләре бәләкәй генәләр, зур авыз, шалпык иреннәр. Җитмәсә өске тешләре алга чыгып торалар. Әнкәсе мәрхүм, күз яшьләрен сөртә-сөртә: ”Атаңа охшап, бигрәк ямьсезсең инде, балам,”– дия торган иде. Наҗия аңа үпкәләп тә куя, тик “ Нигә аңа бардың соң?”– дип әйтергә теле әйләнмәде. Атасы бик әйбәт кеше иде, йөзе дә ир кеше өчен ярарлык. Яшьлеге әлеге заманга туры килсә сары каш-керфекләрен, чәчләрен буяр, (буятмаса да була – хәзер сары төс модада), тешләрен рәтләтер, зур авызы да модада булыр иде. Әнә бит хәзер иреннәренә силикон дигән нәмәрсә тутыртып, негр авызлы булып йөрүчеләр бихисап. Теге ирне үзенә карата алганына әле дә аптырый Наҗия. Бик матур җырлый ул. Ходай матурлык бирмәсә дә, моңны жәлләмәгән. Әллә аның җырына гашыйк булдымы икән ул? Ни булса да булды, ул кеше аны бәхетле – балалы итте. Шуңа да рәхмәтле аңа Наҗия.

Кызы атасына охшап, бик матур, өстәвенә акыллы да. Андый балаларга хас булганча, бәләкәй чагында берничә тапкыр әтисен таптырды таптыруын. Наҗия һәр очракта да алдарга җаен тапты. Ә үскәчрәк инде дөресен сөйләп бирде. Акыллы кыз шым гына тыңлап утырды һәм башкача бу турыда сүз кузгатмады. Яхшы укыды, тәртипле булды. Әйткәнебезчә, Наҗия бик матур җырлый. Матур җырлаганын белеп калып, еш кына мәҗлесләргә чакыра башладылар, туйлардан калдырмадылар. Ашларга йөргәндә, кызын күрше Шәрифә әбигә калдырды. Әби ялгызы гына яши, карты күптән дөнья куйган, балалары булмаган.

Гөлназ аңа тәмам ияләшеп, картәбием диеп йөри иде. Әби дә ризалашып алып кала. “Бәлки шунда үз яртыңны табарсың,” – дия иде. Тик җырларын әсәрләнеп тыңласалар да, йөрәк хисләрен ачып салучылар табылмады. Дөньяга азрак соңлап килсә, туйларда тамада булып акча сугып ятар иде Наҗия. Ә ул бушка җырлады. Җырлап туктаган араларда тамак та чылаткалады. Бер-ике рюмка төшерсә тавышы тагын да көрәеп киткәндәй тоелды. Шулай эчәргә хирысланып китте. Юк-юк, бөтенләй алкашка чык-мады ул. Ләкин эчәргә яратты. Тик соңгы елларда элекке танышлары аңардан читләштеләр, урамда очрашканда күрмәмешкә салышып узалар. Иң якын ахирәтләре генә ташламадылар, чөнки алар да аның кебек ялгызлар, төшерергә дә әвәсләр.

Гомер агышын туктатып булмый, Наҗия инде пенсиядә. Йөрәкне иң өйкәгәне – бердәнбер кызы читләште аңардан. Унбер классны тәмамлагач Гөлназ, бер иптәш кызына ияреп, бөтенләй чит өлкәгә китеп барды. Чыгып киткәндә: “Эчүеңнән туйдым,” – диде. Кемнең баласы эчкәнне яратсын инде. Наҗия үзе аңлый моны, тик тыела гына алмый. Артыгын эчми ич, урамда аунап ятмый, бик җыйнак булмаса да, бүлмәсе дә тәртиптә. Ирләр ияләштерми, тавышлы кунаклар җыймый. Тик шул эчүе белән кызын гына таш бәгырьгә әйләндерде, шикелле. Кызы эшкә урнашты, читтән торып укып, институт бетерде. Сирәк кенә кайткалап йөрде. Бәйрәмнәр алдыннан шалтырат-калады. Тик бервакытта да ачылып китмәде, әнисе белән эч серләрен дә бүлешмәде. Алай да, бер кайтканында, йөргән егетенең фотосын күрсәтте. Бик чибәр, киң кулбашлы иде егет. Күзләре дә акыллы итеп карап торалар. Аңа чыкса, кызының бәхетле булачагын сизенде ана йөрәге. “Ичмасам, кызым бүтәннәр кебек, тулы гаиләле булсын иде,” – дип теләде. Чынлап та, кызы озакламый шул егеткә кияүгә чыкты, хәзер оныгы да бар.

Наҗия картәни дә булды. Тик Гөлназ аны туена чакырмады, бәби туганын да шалтыратып кына әйтте. Ниһаять, аңлады Наҗия. Кызы ояла, аның ямьсезлегеннән, эчүеннән ояла. Кияве аның барлыгын, бәлки, белмидер дә. Яшәгән шәһәрен белсә дә, адресын белмәгәч, тотып кына юлга да чыга алмый шул. Сизенә Наҗия, Гөлназ Шәрифә әбисен онытмый, хәбәр-ләшеп торалар. Аның хәлләрен дә әби җиткереп кенә торадыр әле... Аның уйларын бүлеп, капка шыгырдады. Хәлимә апасы килгән икән. – Аш салдым, бүген бездә кунарсың, җизнәң мунча да якты, – диде. Наҗия сумкасыннан бер ярты аракы алып, өстәлгә утыртты. – Әйдә, апа, утыр. Наилне искә алыйк, – диде. – Юк-юк. Капкан нәрсәм түгел, – дип, Хәлимә апасы шундук каршы килде. Берүзе эчеп утырырга алкаш-мыни ул. Ник әйткәненә үкенеп, Наҗия яртысын кире сумкасына тыгып куйды. – Ашым кайнап чыгадыр, – дип, апасы өенә ашыкты.

Наҗия янына башка керүче булмады. Ул зиратка барырга булды. Ишектән чыккач, кире борылып кереп, ярты салган сумкасын кулына алды. Ишекне бикләп, ачкычын күтәрмәгә җәелгән линолеум кисәге астына тыкты. Инде кич тә булып килә. Көне буе кояш кыздырганга тышта бик бөркү иде. Юлда аңа таныш булмаган берничә кеше очрады. Кыяфәтләренә караганда, алар да аны танымыйлар иде, шулай да, авыл гадәте буенча, баш кагып уздылар.

Наҗия, зират капкасын ачып, күккә ашкан каен, кара-гайлар арасыннан энесенең каберен эзләп китте. Зират тәмам урманга әйләнеп беткән, бу агачларны ул бәләкәй чакта өмә  ясап утыртканнар иде. Рәт-рәт булып тезелеп киткән кабер ташларыннан, аңа бик күп таныш йөзләр карап торалар. Ул чыгып киткәннән бирле ярты авыл монда күченеп беткән икән шул.

Энесенең туфрагы да басылмаган каберен көчкә эзләп табып,  кырында бик озак утырды Наҗия. Ничек тә акча юнәтеп, кабер ташы куйдырырга кирәк булыр. Кызына шалтыратып карар, бәлки ярдәм итәр. Наил абыйсы бик ярата иде аны бәләкәй чагында. Гаиләле чакта, елына бер булса да килеп, авыл күчтәнәчләрен калдырып китә иде мәрхүм. Гомер дигәнең аккан су кебек шул. Адәм балалары бүген бар, иртәгә – юк. Наҗиянең күңеле нечкәрде, шулчак сумкасындагы яртысы исенә төште. Бормасын шартлатып ачып, шешә авызыннан гына аз-азлап эчә башлады.

Соңгы елларда Наҗия авылда сирәк күренде. Өзелеп көткән әти- әнисе дә, аш пешереп каршылаган килене дә юк. Хәер, ул кайтса, Наил бик куана иде. Наҗия күчтәнәчсез кайтмый, бүләген дә онытмый, яртысы да була. Хатын-кыз заты килеп кергәч, өе дә ямьләнеп киткәндәй тоела. Наил: “Китмә, апа, күңелең булганчы тор”, – дисә дә, шәһәр кешесен эш көткәнен аңлый. Пенсиягә чыккач та, кайтып бераз торалмады шул, бер офиска идән юучы булып урнашты. Атнасына ике тапкыр бара эшенә. Конвертка салып аена өч мең акча түлиләр. Көне буе ничек өйдә ятмак кирәк. Болай, ичмасам, кеше күреп кайта.  Авылда гына бит ул өйдәге эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел.

Күпме утыргандыр, көн караң-гылана башлады. Кояш баткан икән. Наҗия, көчкә кузгалып, урыныннан торды, аннары сумкасыннан башланмаган чәкүшкә шешә алып, кабер өстенә утыртып куйды. Алпан-тилпән атлап чыгар юлны эзләде. Шөлекләр арасында озак кына буталанып йөри торгач, зиратның өске ягында үсеп утырган  ялгыз карагай кырына килеп туктады. Тик ач карынга эчелгән аракы үзенекен итте, бәлҗерәгән гәүдәсен тота алмый, агач төбенә чүгәләде. Эчеп бетелмәгән аракы шешәсе, кулыннан төшеп, тәгәрәп китте.

Күкне каплап кара болытлар җыела башлады. Мөгаен, яңгыр явар. Аркасын агачка терәп, оеп утыра торгач, хатын йоклап китте. Көчле җил исә, яңгыр сибәли башлады. Тик Наҗия моны тоймады.  Туктаусыз яшен яшьни, күк күкри, чиләкләп яңгыр коярга тотынды. Бермәл, бөтен тирә-юньне яктыртып, күк гөмбәзеннән җиргә чаклы ут сызыгы сузылып төште, берничә секундтан, колак тонды-рырлык итеп, чатырдап, күк күкрәде. Шул минутта ялгыз карагайны ут ялмап алды. Яшен агач төбендә кәкрәеп яткан хатынны үтәли тишеп чыкты. Бераздан, яңгыр ничек тиз башланган булса, шулай ук тиз туктады да.

Хәлимә Наҗияне бик озак көтте. Инде мунча да узды. Ире түзмәде – мунчага китте. Аптыраган Хәлимә кулына фонарик тотып, аякларына резина итекләрен киеп, Наилнең йортына юнәлде. Бикле ишекне күреп, ишек төбендә бераз таптанып торды да, кайтырга чыкты. “Шәһәргә кайтып киттеме икән? Ичмасам, хушлашмады да” – дип әченде.

Иртәгәсе көнне күк йөзен тагын кара болытлар каплап алды. Бу юлы яңгыр, туктамыйча, ике көн буе яуды. Бик вакытлы яуды, эсселектән җир өстендә бармак сыярлык ярыклар барлыкка кил-гән, бөтен табигать суга сусаган иде.

Хәлимә генә үзенә урын таба алмады. Наҗиянең кинәт юкка чыгуы шөбһәләндерә иде аны. Күрше-күләннән дә сораштырды. Берничә кеше, сумка тотып, урам буйлап китеп барганын күргәннәр, авылдан чыгып киткәнме, юкмы, берсе дә белми иде. Бермәл: “Зиратка кермәдеме икән?” – дигән уй килде килүен, тик, бу яңгырда анда нишләп йөресен, – дип,  уйларын шундук башыннан куды.

Наҗияне очраклы рәвештә генә табып алдылар. Җир кипшенгәч, яшен суккан агачны күрергә дип, зиратка кергән ике яшүсмер тап була аның гәүдәсенә. Зират көн дә кереп йөри торган урын түгел шул.

Шул ук көнне авылдашлары Наҗияне җирләделәр. Хәлимә Наилнең җидесен, Наҗиянең өчесен укытты. Үлгәннәр турында начар сүз сөйләргә ярамый диләр. Шулай да авыл хатыннары үзара гына:  “Мөселман зиратында аракы эчеп, исереп яткан, җитмәсә, мәр-хүмнең баш очына шешә утыртып киткән, дөньяда булмаганны. Ходай җәзасын алган ул Наҗия”, – диештеләр.

Хәзер зиратта янәшә генә, өр-яңа ике кабер тора. Туфраклары да басылмаган, әлегә үлән дә үсмәгән. Баш очларына кабер ташы куючы булыр микән?

Гөлфизә Кәлимуллина, Өмет


---
Матбугат.ру
№ --- | 21.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»