поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.04.2017 Дин

"Хатын-кыз казый белән киңәшмичә аерылып китә алмый"

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия төбәкләреннән вәкилләр белән берлектә, талак мәсьәләсендә сөйләшергә кирәк дигән фикердә. “Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән вәкилләрне, Голәмәләр шурасы әгъзаларын җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә килергә иде”, - дип белдерде ул.

Аның әйтүенчә, талак буенча Татарстан өчен эшләнгән нигезләмәне бөтен Россия күләмендә кертү зарур. “Талакны ир кешегә бер әйтү җитә. Бер әйтә икән, өч ай эчендә хатыны белән килешмиләр икән, хатын-кыз ирекле була, әмма аннары никах укытып, кире үз иренә чыга ала. Өч күрем эчендә татулашсалар, иренә никахсыз да кире кайта ала. Ә менә өч талактан соң, хатын-кыз яңадан үз иренә чыга алмый, яңадан үз иренә чыгарга теләсә, башта башка иргә кияүгә барып, аннан аерылырга тиеш, аннан соң гына үз иренә кабаттан чыга ала. Бүген ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмичә йөриләр, чөнки ул инде азаккы карар. Шуңа күрә өч талак куркыныч әйбер, аерылыр өчен бер талак та җитә”, - дип ачыклык кертте Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый әйтүенчә, әгәр ир талак әйтмичә, аерам дигән ният белдереп, ЗАГСта аерылышу турында кул куя икән, ул барыбер талак санала. “Күрәсем килми дигәндә, анда ниятен тикшерергә кирәк”, - диде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренә караганда, хатын-кыз иреннән аерылырга теләсә, казыйга ни сәбәпле аерылырга теләгәнен аңлатырга тиеш. Казый аның сәбәбен дөрес дип тапса, ирен чакырып, аңа талак әйтергә киңәш бирә. “Бүген, кызганычка каршы, аерылышулар күбрәк хатын-кыз инициативасы белән була. Ә хатын кыз, шәригать буенча, казый белән киңәшмичә аерылып китә алмый. Аерылышу нияте турында мөрәҗәгатьләр көннән-көн арта”, - дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый бүген Россия төбәкләрендә казыят институты булмавын билгеләп үтте. “Оренбургтан да, Башкортстаннан да хатын-кызлар “бездә казыйлар юк бит, хәл итегез инде” дип шалтыраталар. Бер караганда, казыйлар булмагач, алар мөфтиләрне чыгарырга тиеш инде. Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән Голәмәләр шурасы вәкилләрен җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә киләсе иде”, - диде ул.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 19.04.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»