поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
19.04.2017 Могҗиза

Чын фәрештә булдыңмы әллә? (МОГҖИЗА)

Гаҗәп һәм сәер хәлләр безнең тормышта әледән-әле кабатланып тора. Әмма күпчелек очракларда без аларга әһәмият бирмибез. Менә шундыйларның берсе. Бу хәл мин Ростов өлкәсе Волгодонск шәһәрендә яшәгәндә булды.

Ул көнне мин Ростовка барырга, аннан самолет белән Мәскәүгә очарга тиеш идем. Билет алып, автобус бусагасына баскач, арттан бер кеше җиңемнән тартты. Миңа таныш түгел ул ир-ат бик гади киенгән иде, хәтта миңа аның чиста, пөхтә киемнәренең бер ун ел элеккеге мода буенча тегелгән булуы бераз сәер дә тоелды. Ләкин иң гаҗәбе, ул мине бик яхшы белгән кеше кебек:

 – Нихәл, Фәрит, – диде.

 Билгеле инде, аның мине яхшы белүе, ә минем бу кеше турында бер генә мәгълүмат тә белмәвемнән бераз каушап калдым. Кем икәнлеген искә төшерә алмавымнан оялып, таныш кешегә җавап биргән кебек сәлам кайтардым:

– Әйбәт кенә.

– Әйдә әле, бераз сөйләшеп алыйк, – ди бу миңа.

– Сөйләшергә вакыт юк шул, менә автобус кузгала, билет кулда, – дим. Ә үзем, бу кешенең кем икәнлеген аңларга тырышып, хәтеремне эшкә җигәргә тырышам.

 Шулчак ул автобус шоферына күрсәтергә дип тоткан билетны кулымнан тартып алды да:

– Унбиш минуттан икенче автобус китә, мин аны хәзер алыштырам, – дип, кассалар ягына йөгерде. Бу хәлгә аптырап, автобустан төшәргә мәҗбүр булдым. Хәер, мин хәзер теләсәм-теләмәсәм дә бу автобуска утыра алмый идем. Бу сәер кеше кассалар янында бер мизгелгә генә күздән югалып алды да, иң гаҗәбе, бер-ике секундтан яңадан күренде. Мин инде, билетны алыштыра алмаган, ахрысы, дип уйлап бетергәнче ул миңа икенче автобуска билет сузды да:

 – Мә, унбиш минуттан соң китәрсең, әйдә, әнә теге чирәмгә утырып, сөйләшеп алыйк, – диде. Сумкасыннан бер шешә кызыл шәраб чыгарды.

 – Юк, рәхмәт, мин юлдагы кеше, миңа эчәргә ярамый, – дим.

 – Ярар, алайса, мин дә бик яратып бетермим ул нәрсәне.

Без аның белән шулай да, җылы җәйнең йомшак хәтфә үләненә утырып, икенче автобусның китәр вакыты җиткәнен сөйләшә-сөйләшә көтәргә мәҗбүр булдык. 40 – 45 яшьләрдәге бу сәер абзый минем гаиләм, эшем, тормышым турында бик яхшы хәбәрдар булып чыкты. Ул хәтта бер ел элек кенә туган кызымның исеменә чаклы белә иде. Ләкин күпме генә аның кем булуын искә төшерергә тырышсам да, файдасы булмады. Ул минем өчен таныш түгел иде. Сөйләшү җыен юк-бар турында гына булды. Шулай да унбиш минут бик тиз үтеп китте. Мин эчтән генә бу адәмнән котылганыма шатланып, автобуска утырдым. Автобус кузгалгач, сәер абзый юл читендә миңа ниндидер мәгънәле елмаю белән кул болгап калды.

Егерме минутлар барганбыздыр. Шулчак бер борылыштан соң  коточкыч күренешкә тап булдык. Волгодонск шәһәреннән унбиш минут алдан киткән автобус, күпернең баганаларын бәреп, 25-30 метр биеклектән канал өстенә төшеп кадалган. Якын-тирәдә 10-15 ашыгыч ярдәм машиналарына үле гәүдәләрне төйиләр. Минем йөрәк “жу” итеп китте. Бу мин утырып китәргә тиешле автобус бит! Теге абзый мине үлемнән коткарып, шул автобустан алып калган булып чыга түгелме?!

 Шунда мин аның йөзен төсмерләргә тырышып карадым. Әмма хәтердә яңарта алмадым. Шулай да яңадан Волгодонск шәһәренә кайтып, бу сәер һәм могҗизалы абзыйны табып, аның алдына тезләнеп, рәхмәт әйтергә кирәк дип, үз-үземә вәгъдә бирдем. Ләкин мин аны өч ел дәвамында эзләсәм дә, таба алмадым. Бәлки, бу мөмкин дә булмагандыр, чөнки фәрештәләрне үз теләгең белән күреп булмый бит.

Фәрит Шәрифуллин, Өмет


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»