17.04.2017 Дин
Татарстан мөфтие һәм Баш казый каләм ияләрен имамнарны гаепләп, тәнкыйтьләп язмаска өндәде
Имамнарга һәм аларның ихтыяҗларына йөз белән борылырга, үз араларында һәм өммәттә теләктәшлек тәрбияләргә, хокукларын якларга, русча әйткәндә “корпоративная солидарность” дигән төшенчә кертергә кирәк. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
“Имамнарның җәмгыятьтәге абруен күтәрмичә, без максатларыбызга ирешә алмаячакбыз”, – дип белдерде мөфти.
“Безнең алда өстенлекле булып түбәндәге мәсьәләләр дә торырга тиеш: татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм укыту программаларына кертеп җибәрү; татар дини-фәнни мәктәбен торгызу; уку-укыту программаларын һәм материалларын стандартлаштыру; милли үзаңны һәм телне саклау; Коръәнне татар һәм рус телләренә кануни тәрҗемә итү. Әлеге нәтиҗәләргә ирешү өчен, милләткә рухи-әхлакый юнәлеш бирә алырлык, тирән белемле татар дин белгечләрен һәм мөселман зыялыларын тәрбияләргә кирәк. Татарстан Республикасы ислам мәгарифе дәрәҗәсен үстермичә моңа ирешү һич мөмкин түгел. Кызганычка каршы, әлегә кадәр мөгаллимнәр арасында ислам һәм шәригать фәннәре буенча магистр яки фән докторы дәрәҗәсендәге белгечләр юк. Болгар ислам академиясен ачу бу мәсьәләне хәл итәр дип өметләнәбез”, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфти мөселман дин әһелләренең кадрлар резервын туплау бурычын шәрехләп, бу өлкәдәге концептуаль документларны эшләүгә якын киләчәктә үк керешергә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, зыялыларны әзерләү мәктәпләрдә үк башланырга тиеш. “Бу уңайдан, “Госмания” хакында әйтеп үтми булмый. 100дән артык бала укуга карамастан, “Госмания”нең көнкүреш шартлары ифрат дәрәҗәдә начар хәлдә”, – диде ул.
Корылтайдан соң журналистлар белән булган әңгәмәдә, Камил хәзрәт имамнарның абруен күтәрү каләм ияләреннән дә торганын билгеләп узды. “Кайчак журналистлар арасында имамнарны тәнкыйтьләүчеләр була. Берәр бай кеше турында шелтә белдереп язсагыз, әллә нинди тавыш чыга. Ә нигәдер безнең имамнарны мыскыл итәләр, ә бернинди тавыш та чыкмый. Без моны туктатырга ниятләдек. Имамнарның абруен күтәрмичә, динебезнең абруе үсми. Имамнар турында анекдотларга да нокта куярга вакыт. Хәзрәт булу – ул җитди вазифа, зур дәрәҗә. Халык арасында йөри торган тискәре сүзләрне туктатырга кирәк”, – ди мөфти.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев аның фикерен җөпләп, бүген, кызганычка каршы, элек әсәрләрдә сурәтләнгәнчә мулла образын тискәре итеп күзаллау дәвам итүен ассызыклады. Шулай да, Гариф Ахуновның Габбас мулланы укымышлы, уңай образ итеп күрсәтүен билгеләп узды. Җәлил хәзрәт журналистларга мөрәҗәгать итеп: “Мулларны матур, уңай яктан күрсәтик”, – диде. Аның фикеренчә, никах укыган өчен муллаларның акча соравын тәнкыйтьләп язу да урынсыз. “Бүген кайсы тармакны гына алсагыз да, бушка эшләүче юк. Мәдәният хезмәткәрләренә җырлап-биеп кенә, акчасыз тамагыгызны туйдырыгыз, клубны да үзегез тотыгыз, дисәк, берәр кеше калырмы эштә. Яисә, артистлар табыннарны алып бара, акча ала, беркем гаеп итми. Йә булмаса, сез дә гонорарсыз гына, халыкны агарту өчен мәкаләләр языгыз, дисәләр, ничек булыр иде?! Ә муллаларныкы гаепкә чыга. Җәй көне безгә мәчетне төнге 11дә ябып, төнлә 2 нче яртыда ачасы. Мулла мәчетне дә тотарга тиеш, 5 тапкыр намазын да укырга тиеш, ә аны гаеп иттеп язалар. Киләчәктә объективрак язсагыз иде”, – дип мөрәҗәгать итте Баш казый журналистларга.