|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2017 Фаҗига
Татарстанда уйнап йөрүче балалар башсыз ир-ат мәетенә тап булганКазанда Тынычлык бистәсендә балалар башсыз ир-ат мәетен тапкан, дип хәбәр итте “Татар-информ”га Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. Хайваннар ашаган башсыз һәм кулсыз ир-ат гәүдәсе 7 нче Дәүләки урамы буендагы чокырда табылган. Балалар анда футбол уйнау өчен мәйданны кардан чистарта торган булган. Ир-атны киеменнән һәм мобиль телефоны ярдәмендә таныганнар. Ул 55 яшьлек, 3 гыйнварда югалган шушы бистә кешесе булып чыккан. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын да җиткергәннәр. Хәзерге вакытта полиция үлем сәбәпләрен ачыклый, тикшерү бара.
--- |
Иң күп укылган
|