поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.04.2017 Дин

Татарстан мөфтие сайланды (ВИДЕО)

Казанның “Корстон” комплексында уза торган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын яклады.

Мөфти ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. Каршы тавыш бирүчеләр булмады.

Сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач, янә сайланган мөфти Камил Сәмигуллин Корылтай делегатларына "Ышанычыгызны аклармын" дип вәгъдә бирде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисенең, мөфтинең беренче урынбасары сайланды. Мөфти Камил хөзрөт Сәмигуллин Рөстәм Вәлиуллин кандидатурасын тәкъдим итте. Делегатлар аны хуплады.

Искәртеп үтик, әлеге кандидатурага Казанның “Котдус” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Вәлиуллин, Казанның Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов дәгъва кылган иде.

Рөстәм Вәлиуллин сайлауга кадәрге чыгышында үз фикерләре белән чыгыш ясады. "Безнең төп максат - Татарстан өммәтен ханәфи мәзһабенә, Татарстан дин галимнәрә, мәгърифәтчеләре мирасына таянып үстерү", - диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Баш казые сайланды. Әлеге вазифаны янә Җәлил хәзрәт Фазлыев башкарачак.

Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын бертавыштан хуплады. Баш казый ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.

Сайлауга кадәр Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгышында казыйларның төп бурыч-вазифалары турында билгеләп үтте. Аерылышулар күп булуы, имамнар әзерләү, мәчетләргә балалар йөрмәүгә карата булган шикаятьләр ишетелү кебек мәсьәләләрне күтәрде.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 17.04.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»