поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.04.2017 Мәдәният

Тинчурин театры, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Сөй гомерне!”, “Шүрәле-online" спектакльләрен күрсәтә

Быел милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 131 ел тула. Апрель Татарстанда Тукай ае буларак билгеле. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге айны ел да зурлап уздыра.

Быел бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, 17 апрельдә Мамадышта Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән "Сөй гомерне!" шигъри драмасы күрсәтеләчәк. 24 апрельдә әлеге спектакльне Яшел Үзәндә яшәүчеләр тамаша кыла алачак. “Сөй гомерне!” – Г.Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителеп халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре, “Исемдә калганнар”(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Артистлар баян, кубыз, курай, фортепиано, гитара кебек музыка уен коралларында уйнап, тамашачыны милли моңнар белән илһамландыра. Шигъри драманың премьерасы   2011 елда булды.

Аның режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә – Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайтты.

Театр тарафыннан Тукайның туган көне уңаеннан  оештырылачак чараларның чираттагысы 25 апрельдә була. Бу көнне Тинчурин театрында Казан укучыларына Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Шүрәле-online ” cпектакле тәкъдим ителер дип көтелә. Балалар Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие белән таныша алачак.  Милли рухлы әкият каһарманнары белән бергә чит илнең популяр мультфильм геройлары – Шрек, Спайдермен һәм башкалар да бар. Төрле тылсым һәм могҗизаларга, уен-көлке һәм җыр-биюләргә бай леге әкият нәниләр күңелендә Туган җиргә, Туган телгә, Китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шул ук вакытта балаларга Дуслык, Изгелек, Яхшылык кебек уңай төшенчәләр хакында кабат искәртер.
 


---
Тинчурин театры
№ --- | 13.04.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»