|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2017 Хәвеф-хәтәр
Өч сәгать аерма белән Казанда ике тарихи бина янды (ФОТО, ВИДЕО)Кичә Казан үзәгендә килеп чыккан ике янгынның беренчел сәбәпләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат үзәге хәбәр итте. Тукай урамындагы «Бертуган Крестовниковлар» фабрика-сәүдә ширкәте йортындагы янгынның килеп чыгуы электр техникасы комплексы белән бәйле дип фаразлана. Икенче янгын килеп чыккан «Баһаутдинов-Апанай (Мәрҗәни) йорты, 1873 елгы» саклауда булмаган, аңа керү ирекле булган. Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, янгын чыгуның төп сәбәбе - билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе.
--- |
Иң күп укылган
|