поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.12.2009 Җәмгыять

АЛТАЙ ЕРАК ТҮГЕЛ

7-11 декабрьдә Казанда "Евразия далаларының урта гасырлар археологиясе" дигән I халыкара конгресс һәм "Идел-Алтай: Евразия цивилизациясе чыганаклары" дигән конференция булачак.
Әлеге гыйльми чараның үзенчәлеге турында сөйләвен сорап, ТФА каршындагы Тарих институты директоры Рафаил Хәкимгә мөрәҗәгать иттек.

– Без әллә ни күп галим чакырмаска уйлаган идек. Әмма 12 илдән 150 дән артык кеше килер дип уйлыйбыз. Белгечләр бик күп. Берничә йөз кешене дә җәлеп итеп булыр иде. Әмма эшне дәвам итәсе бар бит әле. Болгариядән, Казахстаннан, Кырымнан гыйльми институт җитәкчеләре килер дип торабыз.

 

Һәрхәлдә Алтын Урдадан иртәрәк чорны өйрәнергә җыенабыз. Ул заманнарга күпмедер кагылышлы, бигрәк тә без белмәгән нәрсәләр бар икән, билгеле, ул мәгълүматлар читкә кагылмаячак.

 

Тарих, археологиядән башка музыка, фольклор, тел проблемаларын да күтәреп булыр иде. ТӘСИдә, КДУда яхшы гына белгечләребез бар. Әмма аларның күбесе татар теленең нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнә. Телләрне, бигрәк тә Алтай телләрен чагыштырып өйрәнүчеләребез юк диярлек. Шуңа күрә эшебезне киләчәктә дәвам итәр өчен нинди структураларга таянып булачагын да тәгаенләү кирәк. Бу чарабызны 2010 елның язында Болгария Фәннәр академиясе галимнәре белән дәвам итәргә исәп.

 

Аерым алганда, музыкага килгәндә, татар музыкасы тибет музыкасына бик охшаш. Тик әлегә Япония, Корея, Тибеттан белгечләр чакырмаска булдык. Чөнки катнашучылар күбәйсә, эшләве авыр була. Болай да конференциябез 3-4 көнгә сузыла. Нәтиҗәле, уңышлы эшләү өч көн кысасында гына мөмкин. Әле бит Алтай тематикасын башлап кына җибәрәбез. Конференция барышында нинди кысаларда эшләячәгебезне тәгаенләячәкбез. Бу көннәрдә шактый ераклашкан Идел-Алтай багланышлары тиешле югарылыкка күтәрелеп өйрәнелә башлар дип өмет­ләнәм.

 

Тора-бара Тибет, бүтән төбәк вәкилләре дә килми калмас. Дөрес, бер япон галиме килер дип көтелә. Әмма аны очраклы рәвештә генә килеп эләкте дияргә мөмкин. Токио университеты, Корея белән сөйләшүләр бара. Алар инде башка конференциягә килер дип өметләнәбез, – дип сөйләде ул безгә.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 241 | 02.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»