|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2017 Дин
Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләребезгә җавап бирерлек дин галимнәребез булырга тиеш”Бүгенге кунагыбыз — искиткеч күпкырлы шәхес, Балтач районы, Борнак авылында туып-үскән татар зыялысы, дин белгече, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин. Татар телендә камил сөйләшүче, тирән белемле Рәфыйк әфәнде белән теләсә-нинди темага көннәр дәвамында өзлексез гәпләшеп утырырга була. Әмма моның өчен, беренчедән, аны “тотарга” кирәк — хезмәт режимы тыгыз, эшлекле визит белән чит илгә дә еш чыга, икенчедән, гыйлемле шәхес белән озаклап әңгәмә кору өчен гаять зур әзерлек кирәк. Ничек кенә булмасын, кыска гына вакыт эчендә без аңардан кызыксындырган сорауларыбызның күбесенә җавап алдык кебек. Шуңа да дин белән әкрен-әкренләп кызыксыну, галим буларак диннең татар тормышында тоткан урынын аңлау Исламга якынайткандыр дип уйлыйм. Аспирантурада укыганда, эшли башлагач, Мәрҗани мәчетенә җомга намазларына йөри башладым. 1992 елда Татарстан диния нәзарәте оешты. Беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин иде. Ислам яңарышы башлангач, 1993 елда мине дингә тагын да якынайткан вакыйга булды. Ул елны Хаҗ сәфәренә җибәрү өчен дин юлындагы, ураза тотучы татар зыялыларын сайлап алдылар, миңа да шундый бәхет елмаеп, Хаҗ кылып кайттым. Шул елдан Ислам юлына ныклап бастым һәм әкренләп ул минем яшәү рәвешемә әйләнде. — Өйләнергә дә дини кыз эзләдегезме? — Укыту дигәннән, сез консерваториядә дә белем биргәнсез икән... — Үзегез җитәкчелек иткән Русия Ислам университеты белән таныштырып китсәгез иде: бирегә укырга кемнәр, ничек керә, нинди белгечлек алалар? “Үземнең дини белем алырга мөмкинлегем булмады, һичьюгы, балаларым укысын”, — дип, ата-аналар улларын, кызларын мәдрәсәләргә, дини уку йортларына җибәрәләр, шуңа да ул елларда дин сабагы алырга шәкертләр туплау күпкә җиңел иде. Әмма заман белән бергә дин мәгарифенә караш та үзгәрде. Хәзер әти-әниләр: “Балам дини уку йортын тәмамласа, кайда эшләр?” — дигән сорау куялар. Бу бик дөрес, чөнки ата-ана баласына белем бирү белән беррәттән, ул белемне алга таба кайда файдалана алыр дип тә уйларга тиеш — мәктәпне яңа тәмамлаган бала гына бу хакта уйлый алмый. Чыннан да, эш мәсьәләсенә килгәндә дин хезмәте бик кызыктырырлык өлкә түгел. Шуңа да бүгенге көндә дини белем алырга теләүчеләр саны артты дип әйтә алмыйм. Ислам фәннәре факультетында дин әһелләре әзерлибез. Шул ук вакытта Ислам өлкәсендә белем алган яшьләр тормышта үз урыннарын тапсын дигән максатта, дәүләт тарафыннан танылучы дипломнар бирү эшен дә киң җәелдердек. Хәзер шундый дүрт юнәлеш бар: теология, лингвистика (гарәп һәм инглиз телләре), икътисад һәм журналистика. Алар барысы да аккредитация узган, ягъни, ул белгечлекләр буенча бирелгән дипломнарны дәүләт таный. Бу — безнең өстенлек, чөнки дингә омтылышы булган, намаз укыган яшьләр мәчеттә генә түгел, ә җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә хезмәт куярга тиеш. Бүгенге бик мөһим проблемаларның берсе — мөселман зыялылары җитми дибез. Исламга тискәре мөнәсәбәт бик күп факторлар белән бәйле бит ул. Мәсәлән, без белгән мөселманнарның белемнәре түбән, алар әдәпсез гамәлләр кылалар икән, бу күренеш бөтен Ислам диненә тискәре мөнәсәбәт тәрбияли. Әгәр синең янда гыйлемле, тәрбияле, югары белемле мөселман булса, менә мөселманнар шундый икән дип, Ислам диненә дә уңай, позитив караш тудыра. Дөресен әйтик, Исламга караш тискәре инде, бик тискәре, аның объектив сәбәпләре дә бар, Ислам тарафдарларын экстремистлар дип атау да бар, чөнки мөселман илләрендә экстремистлык кебек күренешләр еш очрый һәм аны Ислам диненә бәйләп карау бар. Бу дөрес фикер түгел, әлбәттә. Чөнки террорлык, экстремистлык — сәяси, социаль-иҗтимагый тормышка бәйле күренешләр, аларның дингә мөнәсәбәте юк. Шуңа да Ислам дине турында уңай фикер формалаштыру өчен без, әлбәттә, белемле, катлаулы сорауларга җавап бирә алырлык мөселман зыялыларын тәрбияләргә тиешбез. Мәсәлән, безнең теология факультетын тәмамлаган белгечләр Президент аппаратында эшлиләр, без моның белән дә горурланабыз, лингвистлар тәрҗемәче булып эшли, мәктәпләрдә укыта, кайберләре чит илләрдә хезмәт куя. Хәзер инде журналистлар да чыгара башладык, дөрес, беренче курс бик кечкенә, өч кенә кеше чыгардык, алар зур шәхесләр булып киттеләр дип әйтә алмыйбыз. Ә хәзерге журналистлар группасы шактый көчле, дини сайтларда бик кызыклы материаллар эшлиләр. Журналистларыбызны да озакламый күрә башларлар дип уйлыйм. Әлбәттә, дин өлкәсендә эшләүчеләрне әзерләү ул безнең беренчел максат, без аларны әзерлибез, читтән торып булса да. Русиядә сиксәннән артык мөфти булса, егермеләбе бездә укый, аларга югары белем бирәбез. Бүгенге көндә, читтән торып укучыларыбыз белән бергә, 1300 студентыбыз бар. Алар Русиянең 45 төбәгеннән, шулай ук БДБ илләренең һәрберсеннән җыелган шәкертләр. Дөрес, соңгыларының санын бераз чикләдек, чөнки үзебезнең кадрларны әзерләргә кирәк. БДБ илләре шәкертләренә дистанцион уку ысулы тәкъдим итәбез, чөнки чит җирләрдән килүчеләргә дини белем бирү шактый четерекле эш, ник дигәндә, ул нинди идеяләр, фикерләр белән килә, нинди максат белән укырга кергән, нинди дә булса радикаль агым тарафдары түгелме дигән бик күп сорау туа. Шуңа, очраклы кешеләр эләкмәсен өчен, ул илләрдән читтән торып яки дистанцион укырга диния нәзарәтләреннән юнәлеш кәгазе булган шәкертләрне генә алабыз. Мәсәлән, бездә хәзер Казахстаннан 300 кеше дистанцион рәвештә укый. Ерак җирләрдән ике тапкыр сессиягә килеп йөргәнче, акча түләп, дистанцион уку финанс яктан да отышлырак, безгә дә уңайлы. Ул шәкертләр университет белән һәрвакыт элемтәдә, лекция тыңлыйлар, сорауларына җавап алалар. Хәзер Таҗикстанда һәм бүтән илләрдә дә шул рәвешле уку ысулын җәелдерергә уйлыйбыз. — Сездә уку түләүлеме? — Университетның тулай торагы бармы? — Сезнең уку йортына мәктәп тәмамлаган укучылар киләме? Хәзер игътибарны гарәп илләренә күбрәк юнәлтә башладык, чөнки Төркиядә укытуның тискәре ягы бар: студентлар төрек телен тиз генә өйрәнеп алалар да, барлык чыганакларны шул телдә укып, гарәп телен оныталар, ә бу бик тискәре күренеш. Әмма гарәп телле мөселман илләре белән дә проблемалар бар. Әйтик, Сүрия белән эшли башлаган идек, чөнки үзебезнең хәнәфи мәзһәбе традицияләре анда бик көчле, мәгълүм сәбәпләр аркасында, кызганыч, хәзер мондый мөмкинлек юк. Шуңа хәзер Марокконың Карауин университетында укытуга күчтек. Икътисадчыларны Малайзиядә укытабыз. Безнең вузны былтыр тәмамлаган ике икътисадчыбыз хәзер Дубайда банкта эшли. Малайзия — Ислам икътисады буенча иң көчле илләрнең берсе. Студентларыбызны Индонезиядә дә укытып карадык, унлабы шунда белем алды, хәзер аларның берничәсе үзебездә укыта. Әмма, сайлап алганнан соң без инде Мароккога тукталдык, чөнки ул гарәп иле. Үзебездә Болгар Ислам академиясе ачылгач, белгечләребезне югары дини белем алу өчен анда да җибәрү мөмкинлеге туачак. — Болгар Ислам академиясе ачылгач та сезнең университетны тәмамлаган белгечләрне читкә җибәрү ихтыяҗы калачакмы? — Академия әле нинди хәлдә? — Анда нинди белгечләр әзерләнәчәк һәм аларны кемнәр укытачак? Остазларга килгәндә, беренче мәлдә укытучыларны чит илдән чакыртачакбыз, чөнки бүгенге көндә магистрлар, докторлар әзерләрлек үз кадрларыбыз юк. Монысы да бик зур проблема. Русия президенты Владимир Путинның әйткән сүзе бар: “Русия мөселманнары өчен бүгенге иң төп бурычларның берсе — үз илаһият мәктәпләрен торгызу”. Ә без аны ничек торгыза алырбыз, гарәпләрне генә чакырып, моңа ирешеп булырмы? Юк, әлбәттә. Моның өчен нинди фәннәр укытырга кирәк? Билгеле, без инде Татарстан тарихын да укытырбыз, Русия тарихын да, хокук та укытылыр, әмма бу гына җитми бит әле, булачак дин галимнәре безнең үзенчәлекләрне яхшы белсен өчен дини фәннәрне ничек укытырга — менә шунысын хәл итәсе бар. Чөнки Русиядән чыкмыйча Болгар Ислам академиясендә генә укып, аларның гарәп менталитеты белән әзерләнгән кадрлар булып җитешү куркынычы да бар. Ул алай да булмаска тиеш. Без бу хакта да уйланабыз, стандартларны үзебез эшлибез, компетенция дигән әйберне беренче чиратка куябыз, ул буш сүз түгел. Ягъни, Болгар Ислам академиясендә укучы белгеч Русия гражданины булырга, үз илен, үзенең халкын яратырга тиеш. Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алмасак, яшьләрне һәрьяклап тәрбияләмәсәк, егетләребез, кызларыбыз чит илләрдән радикаль белем алып кайталар дип сөйләшкәндә, үзебезнең үк борын астындагы Болгар Ислам академиясенең бик зур проблемалар тудыруы ихтимал. — Бу академиядә уку түләүле булачакмы? — Хәзер мәчетләрдә татарларга караганда читтән килгән кешеләр күбрәк, шулай ук мәдрәсәләрдә, бүтән дини уку йортларында да күбесенчә читтән килүчеләр белем ала дигән фикер бар. Сезнеңчә, сәбәп нидә икән? Дини уку йортларына килсәк, чыннан да, туксанынчы елларда укырга кем килсә, шул кабул ителде, ә хәзер бу мәсьәләдә тәртип урнашып килә. Татарстан Диния нәзарәте хәзер мәдрәсәләр алдында да таләп куйды, безнең Русия Ислам университетында да шундый шарт үтәлә: читтән килгән студентлар саны 7-10 проценттан артмаска тиеш. Чит илдән килүчеләрне укыту мөһим, бәлки, үзенә күрә бер мәртәбәдер дә инде, әмма аның икенче ягы бар: уку йортын тәмамлагач, аларны эш белән тәэмин итәргә кирәк. Аннан ул татар мәчетенә татар бабае урынына кереп утыра икән, аның өммәт өчен дә, төбәк өчен дә проблема чыгаруы мөмкин. Русиянең бик күп төбәкләрендә татарларның мәчеткә аз санда йөрүе җитди мәсьәләгә әйләнде. Чөнки Үзәк Русиядә элек барлык мәчетләр — татар мәчетләре булган, аларны татарлар салган, Русия империясендә, Кавказдан тыш, ул мәчетләрдә имамнар булып, бары тик татарлар гына эшләгән һәм тарихи мәчетләребезне татар мәчете дип әйтергә безнең тулы нигезебез бар. Әмма хәзер татарлар мәчеткә аз йөри дип, имамны күп йөрүчеләр арасыннан сайлап кую күзәтелә һәм, кызганыч, илнең бик күп төбәгендәге мәчетләр, хәтта йөзәр ел эшләгән тарихи мәчетләр дә, татарларның дини йогынтысыннан әкрен-әкрен генә чыгып баралар. Аллага шөкер, әлеге проблема безгә кагылмый, Татарстанда — 1500, шул исәптән, Казанда 80 мәчет булса, аларның барысында да татар телле имамнар эшли. — Барлык мәчетләр дә белемле имамнар белән тәэмин ителгәнме? Аннан безнең имамнарның белемен арттыру үзәгебез бар, ел саен ике атнага исәпләнгән курслар үткәрәбез. Дөрес, барлык имамнарны да курсларга китерү мөмкин түгел, чөнки аларның 15 проценты — 80 яшьтән узган кешеләр. — Рәфыйк әфәнде, республика мәчетләрендә вәгазь татарча гына укылырга тиеш дигән фикер белән килешәсезме? — Президентның, дәүләт эшлеклеләренең халык белән бергә Ураза, Гает намазларына йөрүен дә дингә хөрмәт уяту, дингә җәлеп итүнең матур бер үрнәге дип бәяләргәдер?
Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|