|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2017 Фаҗига
Ярый әле үзебез исән калдыкКукмарада яшәүче Җиһаншиннар йортында 7 март көнне кичен янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. “Ул вакытта мин эштә идем. Әле ярый, әти-әнием, хатыным, балам исән-сау калган”, – дип искә ала уллары Илнар. Насыйбуллин урамында урнашкан бу йортта Илнар гаиләсе һәм әти-әнисе белән бергә яшәгән. Ул көнне бу гаиләгә кодагыйлары да кунакка килә. Кухнялары йортның аскы өлешендә урнашкан. Бөтен гаилә бергә җыелып, шунда чәй эчеп утырганда, шартлау тавышы ишетелә. Бәйрәм алды бит, берәрсе салют белән шаяра дип уйлыйлар. Бераздан урам яктан ут шәүләсе күренә. Бу вакытта мунчалары янып беткән була инде. “Ул көнне көчле җил чыккан иде. Янгын тиз арада йортка күчә. Ярый әле, әби (хатынның әнисе), 3 яшьлек баланы күтәреп, урамга чыга. Аның артыннан башкалар да йөгерә”, – дип сөйли Илнар. Никадәр генә тырышсалар да, өйдәгеләр янгынны үз көче белән генә сүндерә алмый. Янгын сүндерүчеләр дә йортны саклап калырга өлгерми. Әле ярый, күршеләрнең ихатасын коткарып калалар. Тикшерүчеләр фикеренчә, янгын мунчада кыска ялганыш булу аркасында чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|