поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.04.2017 Юмор

«Алкаш Гомәр кайда тора?» яки Кушамат кайчан кушыла?

«Алкаш Гомәр кайда тора?»
Элек, авылыбыз гөрләп торган вакытта, безнең урта мәктәпкә практика узарга яшь укытучылар күпләп килә иде. Шулай бервакыт класс җитәкчесе итеп билгеләнгән яшь кенә укытучы кыз укучыларының әти-әниләре белән танышып чыгарга ниятли.

Бер дәфтәргә исемлек төзеп, ул завуч Әкрам абый янына керә. Әкрам абый исемлекне карый да: “Сеңлем, безнең авыл бик зур, халкы күп, шунлыктан кирәкле кешене кушаматы буенча гына табып була”, – дип, һәр исем-фамилия артына кушаматларын өстәп чыга. Исемлектә Гомәрләр генә дә бишәү икән. Чатан Гомәр, Кәҗә Гомәр, Сукыр Гомәр, Телсез Гомәр һәм Алкаш Гомәр. Кушаматлары белән сорашып бара-бара яшь укытучы күп әти-әни белән таныша. Тик Алкаш Гомәр белән генә уңайсыз хәлгә кала. Бер капка төбендә юан бүрәнәләрдән бура бурап ятучы киң җилкәле, зур гәүдәле ир-ат янына тукталып, ул: “Абый, белмисезме, Алкаш Гомәрләр кайда тора?” – дип сорый. Ә теге кеше исә нәкъ менә ул эзләгән Гомәр булып чыга.

“Мин инде ул Алкаш Гомәр, ни йомыш, сеңлем?” – дигәч, укытучы кыз коелып төшә, оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй була. Теге ир: “Ярар, ярар, уңайсызланма, сеңлем, эчеп-эчеп тә исермәгәнгә авылдашлар үз итеп таккан кушаматым ул минем”, – дигәч, укытучы кыз үз җаена кайта.

«Нимес» икәнеңне оныттыңмы әллә?..»

Авылыбызда нинди генә кушаматлы кешеләр юк иде. Яңа елның чыршы бәйрәмендә Кыш бабай булып киенгән немец теле укытучысы Габбас абый Мөбәрәкшин авылдашларны кушаматлары белән барлап, котлаудан башлый иде: “Охо-хо-хо, зал тулы урман кунаклары – бүре, поши, аю, куян, бурсыклар килгән. Карга, торна, чыпчыклары, тавык, әтәч, үрдәкләр, айгыр, сарык, бозауларга чаклы, карагыз, ничек рәхәтләнеп утыралар! Ерак дип тормаганнар, чит илләрдән дә вәкилләр килгән: кытай, монгол, кыргыз, грузин, яһүд, нимесләр дә бар икән арабызда”.

Шунда җиткәч, бәйрәм хөрмәтенә бераз төшереп алган ир: “Син үзең дә “нимес” бит, әллә оныттыңмы?” – дип кычкырып җибәрә.
Ачулану юк, үпкәләү юк, халык әнә шулай кушаматларны да искә төшереп, бәйрәм итә.

«Бөтенегезне дә катырам»

Кушаматлары чәчрәп торган авылдашлар халык арасында очрашканда бер-берсенә төрттереп үртәргә яраталар иде. Көя Гомәр күренсә, Ябалак Миңгали:
– Әнә, көя килә, хәзер тешләргә тотыначак, – дип сүз башлый иде.
– Юк, тешләмим, көйдерәм генә мин сезне, – дигән була тегесе.
– Көйдерерсең менә, Мороз Миңгали туңдырып ташлар үзеңне, – ди берәве.
– Юк, туңдыра алмас, ябалак-ябалак кар ява башлады, көн йомшарырга чамалый, – ди икенчесе, Ябалак Миңгалигә ишарәләп.
– Бу салкында Елан Миңгалие нишләп йөри инде тагын? – диләр, өченче Миңгалине күреп.
– Телегезне тоймасагыз, чагам үзегезне, – ди тегесе, көлеп.
Ул да түгел, кибет тирәсендә Чукрак Нәсибулласы күренә:
– Барыгызны да сазлыгыма батырам бит (безнең якта баткаклык-сазны чукрак дип тә атыйлар), – дип гайрәтләнә.
– Юк, – ди Мороз Миңгали, – иң гайрәтлесе монда мин – бөтенегезне дә катырам!
Менә шулай шаярыша иде кушаматлы авыл агайлары.


Рәҗәб ӘХМӘТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.04.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»