поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.04.2017 Хәйрия

Яман чир белән көрәшүче ике бала анасы: "Яшисем килә!"

Казанда яшәүче 40 яшьлек Венера Гайнетдинова бу сүзләрне еш кабатлый. Ике бала анасы инде бер ел буе яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да Венераның сәламәтләнүен теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк – якын кешеләрен терелтәселәре килә.

Венера узган елның апре­лендә авырып китә. Иң элек ул аягында кан тамыры чыкканны күрә. Аягы шешә башлый. Менә шуннан соң ул табибларга кү­ренә. Алар исә: “Аягыңда тромб бар”, – диләр. Венера тромб­тан дәва­лана башлый. Октябрь аенда “тромб” дигән­нәре кан тамырыннан бөтенләй читтә, зур шеш булып калкып чыга. Бары тик шул вакытта гына аның яман шеш икәне ачыклана.
 
“Менә шуннан бирле борчуда без. Туганыбыз өчен бик тә кайгырабыз. Улы Гадел буй җит­керсә дә, кызы Ралинага 5 кенә яшь әле. Әнинең бик кирәк чагы. Ничек тә ярдәм итәргә иде, – ди сеңлесе Олеся. – Венера – бик тә ярдәм­чел, яхшы күңелле кеше. Аның шулай авырып китеп, бу зәхмәтле чирдән ин­те­гүен кү­реп, йөрәк елый”.
 
Узган елның ноябрь аенда республика клиник онкология диспансерында Венераның аягына операция ясала. Татарстан онкологлары кан тамыры урынына эндопротез урнаштыра. Гаилә әлеге операциядән соң бар да төгәлләнер, Венера аягына басар инде дип уйлый. Әмма бар да без теләгәнчә түгел шул. Шул арада бавырына метастаз китәргә өлгерә. Табиблар аңа тизрәк химия терапиясе бирә. Әмма организм аны кабул итми. Никадәр генә яхшыга өметләнеп дәвалансалар да, алга китеш кү­ренми. Тикшеренә торгач, Вене­раның үпкәсендә дә метастаз башланганы беленә. Чир башка урыннарга да таралмасын өчен, көчле дарулар кирәк. Әмма алар бик кыйммәт тора.
 
 “Әлегә Венера икенче тапкыр химия курслары ала. Бераз гына булса да, ярдәме тимәсме дип өметләнеп торабыз. Дәва­лану тәмамлангач, Мәскәүгә барып күренмәкче булабыз. Бәлки андагы табиблар организмы кабул итәрдәй дарулар бирерләр. Бер ел буе төрле хастаханәләрдә йөреп, бар җыйган акчабыз бетте. Әле ярый, дуслар, туганнар ярдә­меннән ташламый. Әмма безгә зур суммалар кирәк. Шуңа да мәрхә­мәтле кешеләрдән яр­дәм сорарга булдык”, – ди Олеся.

Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:


Сбербанк картасы
4276 6200 3650 2106 (оформлена на Венеру Гайнутдинову)
Сбербанк картасы
4276 6200 2084 4589
(сын Адель Гайнутдинов).
QIWI кошелек +79270333022
Группа в контакте http://vk.com/club142353595


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.04.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»