|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2017 Дин
Ишавыл мәчетенә 150 ел тулдыУзган гасырларда Ишавылда халык көче белән төзелгән мәчеттә янгын чыккан. Ул бөтенләй янып бетмәсә дә, аны ремонтлау күп чыгымнар таләп иткән һәм бабаларыбыз яңа мәчет төзергә карар кылган. Авыл халкы күрше рус авылы Масловка хал¬кы белән бик дус яшәгән. Масловканың зур җир биләүчесе Ишавыл имамы Минәҗетдин белән бик дус булган. Урак өстендә ярдәм иткәннәре өчен ишавыллыларга ул үзенең зур яңа горницасын мәчет төзү өчен бүләк иткән. Ике катлы горни¬ца кызыл агачтан эшләнгән булган, түбәсе такта белән ябылган. Авыл халкы ул бинаны сүтеп, атлар белән Ишавылга ташыган һәм Анды авылы балтачыларын яллап, мәчет төзеткән, манара да күтәргән. Төзүчеләр бик тырышып эшләгәннәр, мәчет түшәменең өске ягына төзелеш елын да балта белән тактаны чиртекләп язып калдырган¬нар, рәхмәт үзләренә. Быелгы елның май аенда мәчетебезгә 150 ел булыр, Алла боерса. Сугыш елларында мәчетебез ябык торды. мәчетнең манарасын төшермәсеннәр өчен, авыл халкы анда колхозның иген складын ясаган иде. Мәчет эшләмәсә дә, халык анда ремонт ясатты – түбәсен яңа калай белән яптырды, манарасын ремонтлатты. Мәчетнең манарасы бик биек иде, аны төшереп, 3 метрга кыскарттылар. Кышын да, җәен дә җомга намазларын мәчеттә укыйбыз. Шәһәрдә яшәүче авылдашлар да мәчетебезгә ярдәм итеп тора. Али Үмәров үз акчасына мәчетне тышкы яктан сайдинг белән бик матур эшләтте. Мәскәүдә яшәүче Сания Иксанова (Абузарова) тәрәзәләрне пластикка алмаштырды, Хайдәр Хәсәнов манарага тавыш көчәйткечләр һәм мәчет эченә микрофоннар куйды, зур лампочкалар элде. Мәчетнең коймасын шулай ук Сания Иксанова бик матур иттереп тимердән эшләтте.
Садек МАГҖАНОВ, Ишавыл |
Иң күп укылган
|