|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2017 Фаҗига
Петербургта янә фаҗига булган (ФОТО, ВИДЕО)Санкт-Петербургның көнчыгыш өлешендә урнашкан торак йортта көчле шартлау тавышы ишетелгән, дип хәбәр итә "Интерфакс". Билгеләп үтелгәнчә, әлеге мәгълүматны тикшерү өчен һәлакәт урынына шәһәрнең оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Шартлау Бердәмлек проспектында урнашкан 21нче номерлы күп катлы торак йортта булган. Шаһит булучылар куйган бер фотода югары каттагы диварның бер өлеше җимерелгәне күренә. Аның ватыклары җәяүлеләр йөри торган юлга төшеп, шунда туктап торган бер машинага зыян салган.
--- |
Иң күп укылган
|