поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2017 Хатлар

Балтачтан Флера Габдуллина ШИГЫРЬЛӘРЕ

Исәнмесез! Мин - Флера Габдуллина. Балтачта яшим. Сезгә үземнең берничә иҗат җимешемне тәкъдим итәм. Һәм аларны Сезнең сайтыгызда күрүгә өметләнеп калам.

 

 

 

 

 



Тәүге ярлар.

Кавышмыйча калган тәүге ярлар,
Кичерегез диеп үтенмим.
Җанга сагыш сарып, моңлансам да,
Үткәннәргә Һич тә үкенмим.

Еллар үткәч кем гаепле диеп,
Яңартмыйк без җанда хисләрне.
Сагынып искә алыйк өзелеп сөйгән ,
Шул йөлдызлы, айлы кичләрне.

Искә алып сөйләр үткәннәр бар,
Тәүге сөю тәмен татыдык.
Үткәннәрдән Һаман саркып тора,
Җан иркәләп, назлы яктылык.

Сарсын җанга сагыш, кем моңланмый,
Кем уйланмый батып уйларга?
Күңел яши бары хисләр белән,
Күңел бай бит хискә болай да!

Тәүге ярлар ныграк яратырга
Өйрәтте бит яңа ярларны.
Тәүге ярлар калсын үткәннәрдә,
Авыр кайчак аңлау җаннарны.

Бу дөнья.

Нигә катлаулы бу дөнья,
Гаеплеме соң үзебез?
Ишетелми каламы соң,
Әллә әйткән һәр сүзебез?

Җитеп бетми катгыйлыкмы
Ул әйтелгән сүздә һәрбер?
Сискәнеп лә куя җаннар,
Кайгы телгәч , әрнеп бәгырь.

Канатабыз терсәк, тезне,
Керми җанга тик акыллар.
Алтын кебек күренә күзгә
Ялтыраган ник бакырлар?

Бер дә юкка ,җан яралап,
Ишетәбез нахак сүзләр.
Чын асылын еллар үткәч,
Бәгырь көйгәч, күрә күзләр.

Аңламыймы безне дөнья,
Үзебезме санламыйбыз?
Әллә инде язмышларның
Дөресен без сайламыйбыз?

Дөнья гүзәл, җиһан матур,
Пәрдә каплап, күрми күзләр.
Тотмыйбыз биргән киңәшне,
Артык кайчак әйткән сүзләр.

Без үзебез күп беләбез,
Акыллы бит газиз башлар.
Язмышларга ник үпкәләп,
Түгәбез соң кайнар яшьләр?

Бар гаепне сылтама син,
Бу дөньяга катлау җанлы.
Үз гаебең танымыйча
Читләргә бит сылтау җайлы!

Сокланып яшә дөньяга.

Гомер мизгел, тәмен татып,
Яшәп калырга ашык.
Кирәк булса ташлан суга -
Елгага аккан ташып.

Ташланырга көчең җиткәч,
Чыгарсың батмый йөзеп.
Бер төсле тормыш туйдыра,
Күпме соң була түзеп?

Рәнҗетсәләр - кичерә күр,
Йөрмә син ачу саклап.
Чыпчык җаныңның үпкәчел
Өч тиен хакын хаклап.

Көлсәң - көл син ихлас итеп,
Күзеңнән яшьләр тамсын.
Бар сагыш, кайгы җандагы
Күңел күленә батсын.

Гаепләрләр дип курыкма,
Канунны халык язган.
Тәмле телеңне кызганма,
Күңел бит була аздан.

Сөйсәң - сөй син чын йөрәктән,
Җылы бирми чи утын.
Тәвәккәлләр таш яра бит,
Качмасын куркып котың.

Үткәннәр өчен үкенмә,
Офтанып итмә гомер.
Картайма син тумас борын,
Һаман яшь калсын күңел.

Бүгенге көн белән яшә,
Һәр минуттан тәм табып.
Төтәп утырган шәм булма,
Янсаң -ян дөрләп янып.

Гомер кыска, үтәр -китәр,
Син - кунак җирдә әдәм.
Сокланып яшә дөньяга,
Секундын итмә әрәм.

Тулган күңел.

Мөлдерәмә тулган күңел,
Бер сүз әйтсәң- ташыр кебек.
Җәйге яңгыр кебек ишеп,
Туфан суын түгеп- түгеп.
Күрмәмешкә салышыгыз,
Үткән чакта минем яннан.
Сөйләнмәгән серем калсын,
Сорамагыз тәүбә җаннан.
Казынмагыз хисләремдә,
Ятларга юк анда урын.
Күңел бакчамны яктыртсын,
Тик уйларым толым- толым.
Бакча түгел, җанда диңгез,
Актарыла хисләр шашып.
Җанга урын тапмагандай,
Китәр иде ташып, качып.
Бирегез сез бары минут,
Җәфалама хәлем сорап.
Мөмкин булса, инде күптән
Биргән булыр идем сөйләп.
Нишләтим соң күңелемне,
Ачылырга юк, теләми.
Горур хәерче кебек ул,
Кызганулар һич теләнми.

Мин - бәхетле.

Мин - бәхетле, курыкмыйча,
Бар дөньяга әйтә алам.
Ләкин менә хисләремне,
Дөрес итеп, аңлата алмам.

Алма түгел, йөрәгемне
Һич тә булмас ярып салып.
Энҗе кебек чәчелмәсләр,
Төптә калыр хисләр качып.

Аңламаслар бар да дөрес,
Һавалы дип җан теләрләр.
Мактанчык дип, арттан сөйләп,
Хисем таптап, я көләрләр.

Я көнләшеп ят күрерләр,
Сәламемне биргән алмый.
Минем хәлне , беләсез бит,
Бәхетлеләр генә аңлый.

Бәхетледән көнләшкәннәр,
Җаны әрнеп, гомер бакый.
Әйтмәсәң дә күренеп тора,
Бәхетленең җаны балкый.

Күзләрендә күк балкышы,
Кош тота ул авызы белән.
Илаһи наз тула җанга,
Кулга алган һәрбер гөлдән.

Сабый кебек сөенә җаны,
Бәхетленең җаны керсез.
Хисләр белән яши алар,
Тозсызны бит "күрә " күзсез.

Әнә тагын бер үрмәкүч
Ятьмә үрә, корбан көтеп.
Алма кебек бәхетемнең
Әйтсәм кыры кителер кебек.

Алтын урталык кайда?

Алтын урталыкны эзлим,
Таба алмыйм, ул соң кайда?
Туктап калган кебек булды
Тормышым барган җайга.

Кемдер әйтә мактау кирәк,
Перәннек сузып тәмле.
Камчы белән ору кирәк,
Белмәсә җаны мәнне.

Кешеләр бит төрле - төрле,
Һәркемнең үз фикере.
Биш диючеләр дә була
Ике тапкыр икене.

Андыйларга файда итмәс
Перәннек тә, камчы да.
Үз фикерләреннән кайтмас
Кире җаны да тамчы да.

Күпләр аңлый бер әйтүгә,
Әдәмнәр җаны мәнле.
Күз карашыңнан төшенә
Алары синең хәлне.

Кайсына кирәк аңлату,
Я сүгү тоз - борычлап.
Зыян итми алсаң әгәр,
Кырку җанын кыргычлап.

Түгелә күз яшьләре дә,
Догалар да укыла.
Кемдер тыңлый сүзсез генә,
Кайсы тиргәп укына.

Агачның да яфраклары
Охшамый бер -берсенә.
Кешеләр дә кабатламый
Ялгыш кына берсен дә.

Кирәк була перәннек тә,
Зыян итми камчы да.
Үзең хәл итәсең , дустым,
Кайсы кирәк кайсына.

Яхшы сүз - җан азыгы дип,
Бик белеп әйткән халкым.
Халкымның һәр әйткән сүзе
Хак дөрес, ул саф алтын.


---
Матбугат.ру
№ --- | 05.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»