поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
03.04.2017 Мәдәният

«Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыйпов исеме биреләчәк

Похвистнево районының Гали авылында тугызынчы тапкыр танылган эшкуар һәм милләтпәрвәр Расих Латыйпов оештырып килгән «Халкым минем» фестивале булып узды. Нишлисең бит, шулай язган булгач, быелгысы үзеннән башка гына үтте…

Билгеле булганча, бу бәйге өлкәбездә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Быел фестиваль бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың юбилеена багышланган иде. Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган иҗат бәйгесендә 15 яшьтән - 50 яшькәчә конкурсантлар катнашты. Һәр катнашучы Сара Садыйкова иҗат иткән җырны башкарырга тиеш иде. Алар 15 - 20, 21 - 35 һәм 36 - 50 яшькәчә төркемнәргә бүленеп чыгыш ясадылар.

Фестиваль, гадәттәгечә, Похвистнево районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиоканалы һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы ярдәме белән уздырылды. Быелгысының төп иганәчесе Гали авылында туып-үсеп, бүген Казанда яшәүче Дания Әсхәт кызы Тулова-Хәсәншина булды. Күптән түгел генә ул Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң югары бүләк — «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруы авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Рябов, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешманың башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина һәм башкалар бар иде.

Бәйгедә катнашучыларга Татарстанның халык артисты, җырчы Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр жюри әгъзалары сайлап алу белән шөгыльләнделәр.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә дә оештырылган иде. Анда Гали уңганнарының кул эшләре, авыл тарихы турындагы мәгълүматлар күрсәтелде.

Сайлап алу туры узганнан соң галилеләр гала-концертка җыелды. Жюри әгъзалары,  тамашаны алып баручылар Гөлназ Шәйхи һәм Фердинанд Сәлахов тамашачыларны сәламләделәр.
- «Халкым минем» иҗат фестиваленең чишмә башында Гали авылының легендар егете Расих Мөҗәһит улы Латыйпов торды. Аның идея¬се белән оешкан иҗат фесвивале тугыз ел дәвамында үсте, баеды, төрлеләнде. Быел да бәйгене зурлап уздыру — аның хыялы иде. 10нчы фестивальгә дә планнары зурдан иде. Нишлисең бит, рәхимсез үлем Расихыбызны  безнең арабыздан алып китте. Гали авылы гына түгел, бөтен татар дөньясы үзенең затлы улын, бөек шәхесен, милләтпәрвәрен югалтты…

Расих Латыйпов туган авылын, туган җирен, авылдашларын хөрмәтләде, гаиләсен, туганнарын, дусларын яратты. Ул халык дип, милләт дип, Гали авылы дип яшәде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасын оештыручыларның берсе, оешма рәисе урынбасары, Гали авылында үткәрелгән I Бөтенроссия авыл Сабан туен, Похвистнево районында «Туган тел» татар җәмгыятен оештыручы, гомумән, олпат шәхес Расих Мөҗәһит Латыйповны бер минут тынлык белән искә алыйк әле, — дип башлап җибәрде чараны күзләренә яшьләре тыгылган Гөлназ ханым.

- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән быелдан «Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыйпов исеме бирелсә, бик яхшы булыр иде, — диде ул бер минутлык тынлыктан соң. Бу тәкъдимне тамашачылар хуплап каршы алды.

Аннан соң сүз мөхтәрәм кунакларга — өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр Ларионовка, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Рябовка бирелде. 

- Расих Латыйпов — үз авылының, районының, халкының патриоты булды. Аның исеме мәңге онытылмаячак…  “Халкым минем” бәйгесенең дәвамлы булачагына да ышанасы килә, - дип белдерделәр алар һәм мәрхүмнең туганнарына сабырлык, ә фестивальдә катнашучыларга иҗади уңыш¬лар теләделәр.

Александр Иванович Гали егетләрен көрәшкә өйрәтүче Хәйдәр Гәрәевне өлкә губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләде, Дания Туловага тапшырырга дип алып килгән “Куйбышев - запас башкала“ күкрәк билгесен аның әнисе Нәҗибә апага бирде.

Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов чараны оештыручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Расих Латыйповка тәгаенләнгән «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан» дип аталган күкрәк билгесен Гөлназ Шәйхи аның хәләл җефете Кәүсәр ханымга тапшырды.
Ахырда иң яхшы җырчыларның исемнәре яңгырады һәм алар бүләкләр һәм дип¬ломнар белән бүләкләнде. Лауреатлар октябрьдә Казанда үтәчәк “Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең II турына узды. Бу исә иң зур бүләк булгандыр, минемчә.

Беренче урыннарны Самараның мәдәният институтында укучы Камышлы кызы Розалия Хәкимова, самаралы Фәрзәнә Мәхмүтова, Гали авылыннан Алия Әхмәтова һәм камышлылы Наил Хәкимов яулады.

Гали авылында яшәүче игезәкләр Наилә һәм Камилә Хәсәновалар, Яңа Ярмәктән - Алисә Хаматшина, Яңа Мансурдан - Зилә Шәрәфетдинова, Мәчәләй Мәдәният йортының вокал ансамблендә катнашучы Рауза Иваева, Асия Исмәгыйлева, Бибинур Газизова, Разия Канюкаева, Зөләйха Мияссәрова һәм аларның җитәкчеләре Жанна Әмирова икенче дәрәҗә лауреат исе¬менә лаек булдылар.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Әлсинә Дәүләтбаева һәм Яңа Мансур авылында яшәүче Зөлфия Арсланова  өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Гала-концертта конкурстан тыш чыгыш ясаучылар да булды. Беренче булып сәхнәгә Камышлы районы һәвәскәрләре чыкты. Атаклы “Ак каен” фольклор халык ансамбле бәйрәмне бик матур итеп ачып җибәрде, ә Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, Казан кунакларына Камышлы бавырсакларын тапшырды.

Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз  Фердинанд Сәлахов та үз репертуарыннан берничә җыр башкарды. Тамашачы аның чыгышын көчле алкышларга күмде.

Рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм башкалар оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әй¬теп, яшь талантларга мәйдан бирүче фестивальнең дәвамлы булуын теләделәр.

- Киләсе елда унынчы фестивальне Расих Латыйповның туган көнендә, 17 февральдә, зурлап уздырырбыз, Аллаһы теләсә. Аның исеме Гали авылындагы бер урамга бирелсә, татар җәмәгатьчелеге бик шат булыр иде, - дип тәмамладылар тамашаны алып баручылар. Аларның бу тәкъдимен халык алкышларга күмеп каршы алды. 

Римма НУРЕТДИНОВА,
“Самар татарлары”
сайты мөхәррире.


---
Бердәмлек
№ --- | 03.04.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»