поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2017 Хатлар

Без - байлыкны кая куярга белмәүче мәгънәсезләр...

Бу интернет мине көннән-көн ныграк гаҗәпләндерә. Юк, гайре табигый яңалыкларга да, сенсация булырдай хәбәрләргә дә егылып китмим. Оста фокусчы буларак, заман безне юкка-барга ышанмаска өйрәтеп бетерде кебек. Бөтендөнья пәрәвезендә күпләребезнең атасыз-анасыз сүзләре, нигезсез фикерләре, агу чәчеп утырган комментарийлары шаккатырудан туктамый мине.

Ил-көндә берәр шатлыклы вакыйга булдымы, республика башлыкларыбыз турында берәр язма күзгә ташланамы – китә тискәре комментарийлар... Аларга ышансаң, Татар иле чүплек башында көн итеп ятучы сукбай хәлендә дип уйларсың, билләһи. Иң кызыгы шунда, әлеге фикерне язучылар һаман шул бер үк кешеләр. Берничә сайтта, социаль челтәрдә армый-талмый зарланышып утырганчы, тотып бер юньлерәк эш башкарсалар, әллә кайчан коммунизм кырында утырасы идек, югыйсә. “Республикада халык хәерчелек чигендә, түрәләр берни эшләми, урлашудан башканы белмиләр, тормыш түзә алмаслык авыр һ.б., һ.б...” – тирә-ягына күтәрелеп карарга вакыты булмаган, көне компьютер экранына төбәлеп узган мескеннәргә бәлки яшәү, чыннан да, шулай начар тоеладыр ул? Ә чагыштыра башласаң, республикабыздан читкә дә чыгып кергәләгән, аек фикерле, каланчалары биегрәк кешеләр белән аралашсаң, бөтенләй икенче сүзләр ишетәсең.

Күптән түгел бик якын кешебез Саратов якларын урап кайтты. Казаннан төштән соң гына кузгалып китәргә туры килгән үзләренә. Кышкы көн кыска, тиз караңгылана. Татарстан чиген узганчы инде кич җиткән. “Җай гына җилдергән автобусыбыз берзаман дыңгыр-дыңгыр килә, сикертә башлады. Ни хәл соң бу, без кайда дип сорыйм юлдашларымнан. Бу юлны инде беренче генә узмаганнар миннән рәхәтләнеп көлде, Татарстан юллары тәмам, исәнме Русия юллары дип, тәмам аптырашта калдырдылар”, – ди ул. Кайтыр юлда шактый күзәткән тирә-якны.

Беткән авыллар, ташландык басу-кырлар – күрше төбәкләр аша узганда без җәннәттә яшибез икән дип кайттым, дип сөйләде туганыбыз соңрак. Мәскәү ягына автомобиль юлы белән барып кайтучылар да шул ук сүзләрне әйтә. Киров, Башкортстан якларын да бик мактап кайтмыйлар. Һәй, нигә кеше сөйләгәнне тыңлап торырга соң, шул күренеш үзебезгә дә кул сузымында гына бит! Безнең Әтнә районы Мари Иле республикасы белән чиктәш. Әллә нигә бер булса да, күршеләргә кунакка барып кайтыштыргалыйбыз. Ул Мари Иле юлларын күрәсең булса... Бомбага тотылганнан калган хәрабәләр дә моннан кайтышрак булыр, билләһи. Совет заманыннан бирле ремонт күрмәгән ул юллардан безнең як шоферларының коты очып тора. Мари Иле республикасыннан менә бетәм, менә калам дип кайта торгач, кинәт кенә машина бөтен калтырауларыннан, сикерүләреннән тынып кала. Ни булган икән дип, як-ягыңа карана башлыйсың...

Һәй, үзебезнең Әтнә районына кергәнбез икән дә, машина да тигез юлга чыкканына шат булып, майлагандай йөгерә, йөгерә генә түгел, оча башлаган икән. Юлы гына дисеңме?! Безнең як авылларының, кем әйтмешли, бакча башына урнашкан мари авыллары әле бүген дә табигый газ ягуның ни икәнен белми. Ә без, ваемсызлар, өйләргә газның кайчан кергәнен дә онытып бетердек түгелме? Мари авыллары бүгенге көндә совет елларыннан калган музей кебегрәк. Һәрхәлдә, елдан-ел йорт-җирен яңартып, бөтәйтеп, авыл җирендә дә шәһәр шартларында яшәргә күнегеп, бераз маемлый да башлаган без фәкыйрьләргә әнә шулай тоела.

Узган ел газетабызда Лаеш районыннан Гүзәл апа Галләмованың Волгоградка сәяхәте турындагы язмасында да әлеге фикерләр ярылып ята иде. Герой-шәһәрнең төссезлеген, юлларның начарлыгын бик үтемле итеп, Казан белән чагыштырып тасвирлаган иде ул. Инде башкалабыз турында сүз чыккан икән, соңгы елларда аның танымаслык булып үзгәрүен, яшәү өчен уңайлана баруын, белмим, барып чыккан пессимистлар гына күрмәс, мөгаен. Адым саен сәүдә үзәкләре, ресторан-кибетләр, матурлык салоннары, фитнес заллары...

Нәрсә, хәерчелек чигендә яшәгән халыкның күзен кызыктырырга гына салып куймаганнардыр бит инде аларны?! Ипигә акчаң булмаса, сәүдә үзәкләрендә киләп-сарып йөри алмыйсың. Маникюр-педикюры да, фитнесы да күзеңә күренми. Ә бит халык йөри ул урыннарга! Социаль челтәрләргә генә күз сал: кеше хәзер һәр адымын селфи итеп элеп куярга маһирланып китте. Туйлар-бәйрәмнәрне, мәҗлесләрне әйтмим дә – яхшы ресторан-кафеда, тамадасын, җырчысын чакырып, кем әйтмешли, бөтен килешен китереп, аяк тибеп бәйрәм итәр өчен кесәңнең такыр булмавы гына түгел, ә шактый ук калынлыгы да мәҗбүри бит. Бер сүзем юк, мөмкинлеге бар икән, эш кенә димәгән, безнең халык бәйрәмен дә итсен. Татарстанда кешеләр хәерчелек чигендә яши дигән уйдырмага каршы дәлил итеп кенә китерәм әлеге мисалны.

Бәйрәмнәр турында сүз кузгалган икән, Яңа елны гына алыйк. Ел саен декабрь азагында кибетләрдә ахырзаман җитә. Бер төн эчендә эчелеп һәм ашалып бетәргә тиешле ризыкның күләме гаиләнең айлык ихтыяҗына тиңләшә түгелме? Кирәксә-кирәкмәсә күз тондырып җыелган азык-төлеккә киткән чыгымны, Яңа ел курантлары сукканнан соң һавага салют булып очкан меңнәрне саныйбызмы? Ул фейерверкларның иң кәттәләре дә 5 минуттан артык һаваны бизәми, ә бәяләре... Өендә ачлыктан балалары елап утырган кеше шулкадәр акчасын күккә очыра аламы? Без бит, бер уйласаң, хәерче түгел дә түгел, без байлыкны кая куярга белмәүдән исрафчылык юлына баскан мәгънәсезләргә әйләнеп барабыз түгелме?

Гаиләнең һәр әгъзасы санынча җиңел автомобиль, кыйммәтле смартфон, лимитсыз интернет, өй тулы заманча техника – нәрсә, болар бар да хәерчелек билгеләреме? Мең, хәтта миллион тапкыр кабатлый алам – әйе, безнең халык яхшы яшәргә лаек! Ат урынына эшләргә күнеккән милләтебез рәхәтләнеп ял да итсен, иң тәмлесен ашасын, иң матурын кисен, иң кәттә транспортында җилдерсен, әмма шөкер дә итә белсен.

Халык өчен тир түккән затларның эшен аз гына булса да күрсен, рәхмәтле булсын, туган җире өчен горурланырга өйрәнсен, киләчәккә өмет белән карарга күнексен иде. Юк, берәүне дә дөньяга ал күзлекләр аша карарга чакырмыйм. Борынгылар да элек-электән югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит дигән. Без бәхетсезләр дип, ул кадәр үк өметсезлеккә бирелмик әле. Өмет качкан шайтаннар түгел бит без.

Гөлүсә БАТТАЛОВА. Әтнә районы, Күәм авылы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.03.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»