поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.03.2017 Шоу-бизнес

Булат Җиһаншин: Эстрада җырларын тыңлаганга гына яшьләр татар телен онытып бетерми

Үзенчәлекле тавыш иясе, җырчы-композитор-аранжировщик, озак кына интервьюларда катнашмаган Булат Җиһаншин, ниһаять, бүген сөйләшергә теләде. Булатның иҗаты күп төрле – заманчадан башлап, RnB, поп, халыкчан-лирикага хәтле. Ә җырлары төрле җиңүләр яулады. Мәсәлән, аның “Я, хуш, сау бул” җыры күп еллар буе иң популяр телефон рингтоны булып тора. Ә “Туган якта” җыры Болгар радиосының “Кайнар Хит” хит-парадының беренче җиңүчесе булып “Милли музыка премиясе” лауреаты булды.

Соңгы вакытта Булатны милләт, тел, эстрада темалары борчый башлаган. 
 
– Булат, күңелеңнең тынычлыгын ниләр качырды? 
 
– Соңгы вакытта милләтебезне кысулары, халкыбызны зомбига әйләндерүләре ачуымны чыгара. Мин милләтче түгел, дөньядагы барлык милләтләрне дә яратам. Ләкин һәр кеше туган телен ныграк яратырга тиеш. Аңыбызга рус телен сеңдерү буенча көчле, җитди эш алып баралар. Бөтен җирдә рекламалар рус телендә яңгырый. Татар яшьләре русча сөйләшмичә нишләсен инде? Бер инглиз теле укытучысы телне өйрәнер өчен, яныңда шул телдә сөйләшүче булырга тиеш дигән иде. Шулай итеп кеше телгә ияләнә һәм инглиз телендә сөйләшә башлый. 
 
Аннан бездә “Европа плюс”, “МУЗ ТВ” кебек төрле музыкаль каналлар бар. Анда русча, инглизчә, французча җырларны гына әйләндерәләр. Ләкин татарларның да супер треклары бар бит. Әгәр без Россия Федерациясендә яшибез икән, закон бар милләткә дә тигез карарга тиеш: эфирларда чуваш, башкорт, татар җырлары яңгырап торсын! Шуңа мин илебезнең төрле республикаларында иҗат итүче барлык музыкант, композитор, җырчыларга петиция язарга тәкъдим итәм. Болай барса, безнең телләребез үләчәк! Яшьләрнең аңына телевизор, радио аша тәэсир итәргә кирәк. Мин балаларымның рәхәтләнеп татар телендә сөйләшүләрен телим, ә минем кебек интегүләрен түгел. 
 
 
– Телебезне саклауны нидән башларга кирәк синеңчә? 
 
– Башта әлеге мәсьәләне республика дәрәҗәсендә реклама бирүчеләр белән хәл итәргә кирәк. Татар каналына реклама бирәсең икән, рекламаң да шул телдә яңгырасын. Әгәр алай эшләргә теләмиләр икән, ике тапкыр күбрәк түләтергә. Аннан урамнарда, хезмәт күрсәтү урыннарында, кибетләрдә ике телдә элмә такталары торырга тиеш. Кемдер үтәми икән – штраф. 
 
Телеканаллар буенча да шуны әйтәсем килә: хәзерге вакытта телевизион тапшырулар саны төгәл ике телдә бара, ләкин бу бит бик дөрес түгел, минемчә. Андагы тапшырулар саны түгел, ә татарча һәм русча телеканаллар саны тигез булырга тиеш. Өегездә 100 канал бар икән – аның 50се туган телдә булса дөресрәк бит инде... Ләкин, бу әле чынга ашырлык әйбер түгел, шуңа күрә Татарстан телеканалларында булса да тапшыруларның, фильмнарның 90 проценты үз телебездә генә булырга тиеш. 
 
– Милләт өчен үзең нәрсәләр эшлисең соң? 
 
– Яшьләр дә игътибар итсен өчен Илһам ага Шакиров заказы буенча заманча дискын чыгардым. 70-80 еллардагы язмаларны тагын да сыйфатландырып, Илһам абыйның тавышын якынайтып әзерләдек анысын. Дискның тышы да заманча дизайн белән булды. Шулай ук 1984 елда төшерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге тавышны яңартып сыйфатландырдым. Кирәкле урында оригиналь музыка ясап куйдым. 
 
– Илһам Шакировның дискын чыгарып милләт өчен файда эшләдем дисең. Ләкин бит аның өчен сиңа түләгәннәрдер? 
 
– Эшем өчен бер тиен дә алмадым. Чөнки мин аны чын күңелдән, бар җанымны биреп эшләдем. 
 
– Эстраданы сүгүчеләргә нәрсә әйтерсең? 
 
– Ә бәлки аны сүгәргә кирәкмидер? Эстрада җырларын тыңлау аркасында гына яшьләр үз телен онытмый бит инде. Шуңа да татар телендә нәрсәдер эшләргә тырышып йөргән җырчыларны бәлки сүкмәскә, ә киресенчә, аларга булышырга кирәктер? Әйе, кемдер “арзанлы товар” җитештерә. Ләкин тырышлыгы өчен булса да макта син аны! 
 
– Җырчыларның күбесе русча сөйләшә, интернетта да шул телдә язалар, гәрчә татарча белсәләр дә... 
 
– Мин дә аптырыйм. Бу бик көлке һәм аяныч. Мода куып, текә булып күренәселәре киләме? Ләкин бит аларны урыс кешеләре түгел, шул ук татарлар укый. 
 
 
– Быел “Болгар радиосы” премиясен бирү тантанасында катнаштың... 
 
– Әйе, былтыр, шагыйрь Нур Амстердам белән бик матур, халыкчан “Туган якта” исемле җыр иҗат иттек. Бу җырның идеясе кинәт килде күңелемә, анда ике мәгънә салынган. Беренчесе: читтә яшәүче кардәшләребез турында булса, икенчесе – яшерен мәгънә: “туган якка кайту” монда “туган телебезгә кайту”ны аңлата... Бәлки шуңа да, бу иҗат җимешебез халыкка хуш килгәндер.
 
Нәзилә Хуҗина«Акчарлак» газетасы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»