28.03.2017 Шоу-бизнес
Мәликә кияүгә чыга?
Мәликәне Казандагы сәүдә үзәгендә туй күлмәкләре салонында очраттым.
— Мәликә, кияүгә чыгарга әзерләнеп йөрисең мәллә?
— Юк, туйга карамыйм (елмая). Сәхнә өчен матур ак күлмәк эзлим!
— Гаиләгездә яңалыклар бар дип беләм.
— Әйе. Ниһаять, Мәскәүдә 4 бүлмәле фатир алдык. Аны 7 елдан артык көттек. Моңарчы бер фатирдан икенчесенә күченеп йөрдек.
— Әниең Гөлсинә апаның хәлләре ничек?
— Аллага шөкер, әнием миңа һәрчак терәк. Исән-сау гына була күрсен. Хәзер фатирга урнашу белән мәшгульбез.
— Әтиең белән аралашасыңмы?
— Интернет, телефон аша аралашып, хәлләребезне белешеп торабыз. Еракта булса да, әтием һәрвакыт йөрәгемдә. Концертларда чыгыш ясасам, ул дулкынлана. Яңа җырлар язсам, беренче итеп аңа тыңлатам. Музыкант буларак, ул миңа киңәшләрен бирә. Әнием турында сораша. Аның үз гаиләсе. 4 һәм 1,5 яшьлек балалары бар. Аның өчен шатланам гына. Кечкенә улының күзләре нәкъ минеке кебек. Балаларын күргәч, якын итәрмен дип уйлыйм.
— Үзең дә тизрәк гаилә корып, бәби алып кайтырга ниятләмисеңме?
— Әлбәттә, барлык кызлар кебек, мин дә әни булу турында хыялланам. Дөньядагы иң зур бәхет ул, ләкин гаилә кору, бала алып кайту миннән генә тормый бит. Балаларымның әтисе җаваплы кеше булуын телим. Кияүгә яратып чыгасым килә. Хәзер кеше бер-берсен күрергә, тыңларга теләми. Тормышта ихласлылык төшенчәсе бетеп бара. Еллар узса да, мәхәббәткә, могҗизага ышанасы килә. Кайчакта иң мөһим кыйммәтләр турында онытабыз. Бу хакта бик борчылам. Рухый яктан якын кеше булуын телим. Тормыш корырга кирәк, дигән максат белән генә күптән кияүгә чыккан булыр идем. Булачак ирем белән бер-беребезнең җаннары туры килүен телим. Барысы да Ходай кулында инде.