поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
27.03.2017 Җәмгыять

Өч юбилей бергә

27 мартта – Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең профессиональ бәйрәмнәре. Ведомстводан тыш сак хезмәте, ЦСН, ОМОН, СОБР, авиаотряд, ЛРР, эчке гаскәрләр - Росгвардия иң оператив хезмәтләрне берләштерде.

Милли гвардия гаскәрләренең Ведомстводан тыш сак хезмәте ветераны - Казанда яшәүче Мануил Дәүләтшин гаиләсе әлеге бәйрәмгә өстәп әле быел тагын өч зур Юбилей бәйрәм итәчәк. 27 майда балалары, оныклары арасында ага матур итеп 90 яшен уздырачак. Мануил абый белән тормыш иптәше Роза апа гаилә корып җибәрүләренә дә быел 60 ел икән. Ә 29 октябрь көнне ветеран озак еллар хезмәт иткән Ведомстводан тыш сак идарәсе 65 еллыгын бәйрәм итәчәк. “Бу Юбилей да – гаиләбез бәйрәме”,- дип сөйли хөрмәтле ветеран.

         1927нче елда Мөслим районында туган егет сугыш башланган елны 7нче сыйныфны тәмамларга өлгергән була. Ирләр сугышка озатылгач, апасы – бригадир, үзе – апасы янында учетчик булып кала. 1944нче елга кадәр яшьлек еллары колхоз басуларында үтә аның: барысы да фронт өчен!

         Армиягә алынган көнен бүген дә яхшы хәтерли: 44нең 20нче августы. Аның яшьтәшләре кем өч, кем биш сыйныф бетергән, Мануил – җидене! Грамоталы егет! Андыйларны авиациягә алырга дигән разнарядка була. Челәбе өлкәсенең Троицк шәһәрендәге авиация училищесын 10 айда бетерүгә Германия белән сугыш тәмамланган була инде. Кичәге курсантларны көнчыгышка җибәрәләр. 92 кешедән торган өч классны бер теплушкага төяп, сугышчан часть эшелонына эләктерәләр дә 972нче штурм авиация полкына юнәтәләр.

         Мануил ага өчен сугыш 1945нче елның 8 августында башлана. Япониядә очарга, атарга, бомбага тотарга туры килә аңа. Бу сугыш тәмамлангач, частьләрен Дальний портына күчерәләр. Биредә 1952нче елга хәтле хезмәт итә ул. Бу елларны уку теләге көчәя. Кытайда 2нче номерлы Совет урта мәктәбен тәмамлый. Жуковский академиясенә юл тота. Хәрбиләрне кыскарту башлангач, Казанга авиация институтына юллама ала. Әмма ул вакытта октябрь ае: төркемнәр күптән җыелып, инде ай ярым вакыт укырга да өлгергән. Обкомга да барып карый укыйсы килгән егет. «Булыша алмыйбыз,»- дип җавап кайтаралар аңа. Киләсе елга гариза калдырып, туган авылына кайтырга уйлый. В.И. Ленин укыган уку йортын үз күзләре белән күрәсе килү теләге аның язмышын үзгәртә. Казан дәүләт университетының киң коридорларын урап чыга, аудиторияләргә дә күз сала. Инде чыгып киттем дигәндә партком бүлмәсен күреп ала. Егет формадан, үзе коммунист, ник әле тәвәккәлләмәскә… Бик яхшы каршы алалар. Хәлен аңлап, шунда ук деканнар белән сөйләшеп, юридик факультетка имтихан бирергә рөхсәт итәләр. Шулай итеп, гел уйламаганда, Ленин университетында 1 курс студенты булып куя. 

         Тугъры тормыш иптәше Роза ханым белән дә университет таныштыра аны. Өйләнергә әле уйда да юк: укуны тәмамлап йөри, уголовное право белән өстәмә шөгыльләнә. Химия факультеты бинасында тәрәзә төбендә китап укып утырган 19 яшьлек гүзәл кызга күзе төшә. Сөйләшәләр, танышалар, әмма дуслашу бераз соңрак килеп чыга...

         Туган якларында практикасын тәмамлап, башкалага юл тоткан чак. Транспорт ул елларда бик юк. Бөтен кеше Чаллыга юнәлә, аннан Казанга пароход йөри. Бер ханым кызына күчтәнәч тапшыруын үтенеп сорый. Булачак каенанасының «фәрманыннан» баш тарта алмаган егет үзе дә белмичә булачак хатыны өчен Казанга күчтәнәч күтәреп килә. Ул әлеге дә баягы тәрәзә төбендә китап укып утырган кызчык булып чыга да инде. Дәүләтшиннар гаиләсе 1957нче елдан бирле бергә. Быел бу күңелле вакыйганың да юбилее!

         Мануил Дәүләтшин Ижевскида тикшерүче, мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче вазыйфаларын башкара. Казанда ОБХССта хезмәт итә. Ул елларда Ведомстводан тыш сак хезмәтен җитәкләгән Дәүлеев Гали (кызганычка каршы, мәрһүм инде) аны Бауман районы сакчыллык бүлегенә чакыра. Мануил Мадышевич 1967нче елда Кремльне, башкала үзәгендәге барлык әһәмиятле объектларның иминлеген булдыручы сакчыллык бүлеген җитәкли һәм биредә 17 ел буена хезмәт итә. Аның хезмәт елларында сак сыйфатын яхшырту максатыннан каравылчыларны милиционерлар белән алмаштыру, беренче патруль экипажлар булдыру гамәлгә ашырыла.

         1967нче елда биредә республиканың беренче саклау пульты эшли башлый: телефон станциясеннән ерак түгел объектларны техник чаралар белән саклый башлыйлар. Гомердә күрмәгән техник җиһазларга баштарак үзләре дә ышанып бетә алмаганнар: каравылчыларны эштән җибәрергә куркып – хезмәткәрләр тикшереп, техниканы да кулланып, берьюлы үзләре дә күзәтеп торганнар. Ә бүген бу хезмәт республикада 13700 объектның, 42300 фатирның иминлеген булдырып тора. Быел көзен Ведомстводан тыш сак хезмәте 65 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк.

Автор: Фирая Гайфиева



 


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»